
Беренче башкала
Болгар иле башкаласы турында бәхәсләр
31 июля 2017

Ибн Фадлан Алмыш хан каршында Багдад хәлифе әл-Мөкътәдирнең хатын укый. Авторы: Н.Хаҗиәхмәтов, 1997 ел.
БАШКАЛА БОЛГАРМЫ?
«Болгармы беренче башкала, Биләрме?» проблемасын чишүдә, минемчә, эчтәлеген төрлечә, кем ничек тели шулай аңларга мөмкинлек бирә торган фрагментар язма чыганакларны түгел, бәлки археология материалларын кулланып эш итү әһәмиятлерәк.
Соңгы елларда кайбер рус галимнәре болгар калалары һәм авыллары, элегрәк уйланылганча, IX гасыр ахырында – X гасыр башында түгел, ә бераз соңрак, Х гасырның икенче яртысында һәм ахырларында гына барлыкка килгәннәр, дип тәкрарлый башладылар. Дөрес, Болгарны алар иң борынгы кала дип саныйлар һәм аның барлыкка килү вакытын Х гасырның 20–30 нчы еллары дип раслыйлар. Әмма шунысы бар: әгәр дә без моңа кадәр Болгарның иң борынгы өлеше хәзерге Җәмигъ мәчете, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр тирәсендә булган дип йөрсәк, хәзер аны көнчыгыштарак, Кече Иерусалим чокыры тамагында, аның Иделгә якын урнашкан җирендә эзлиләр. Эш шунда ки: 1980–1990 нчы елларда П.Н. Старостин биредә казу эшләре алып барган иде. Х гасыр башларына караган табылдыклар арасында 894/95, 898/99 елларда Саманид идарәчеләре тарафыннан сугылган көмеш дирһәмнәр дә бар иде. Шул табылдыкларга нигезләнеп, Болгарның барлыкка килү вакытын Х гасырның 20 нче еллары дип билгеләделәр. Димәк, әлеге галимнәр фикеренчә, 922 елда Багдад илчелеге килгәч, Алмыш хан Ибн Фадланны һәм аның юлдашларын шушы чокырда, аның ике сөзәк ярына урнашкан кечкенә «шәһәрчектә» каршылаган булып чыга.
П.Н. Старостин казылмаларыннан чыккан табылдыкларны, минемчә, башкача да аңлатырга мөмкин. Ныгытылган кала буларак, Болгар буш урында барлыкка килмәгән. Шәһәр төзелә башлаганчы ук, һәрхәлдә, IX гасырның ахырларында (элегрәк тә булырга мөмкин) биредә, һичшиксез, халык яшәгән – көмеш дирһәмнәр шул хакта сөйлиләр. Әмма «чын» шәһәрнең, ягъни без бүген белгән Болгарның барлыкка килүе соңрак чорга карый кебек, чөнки Ибн Фадлан үзенең язмаларында бер генә болгар шәһәрен дә телгә алмый. Белгәнебезчә, Алмыш хан Багдад хәлифе Мөкътәдиргә язган хатында, дошманнарыннан саклану өчен көчле кала торгызырга ярдәм итәрлек төзүче осталар җибәрүен сорый, һәм аның бу үтенече үтәлә. Болгар, Сувар, Биләр ише калалар якынча бер үк вакытта барлыкка киләләр һәм аларны торгызуда, археология материаллары күрсәткәнчә, Шәрык илләреннән килгән осталар катнаша.
Болгар археологиясен ярыйсы гына тирән өйрәнгән галим буларак, басым ясап әйтәсем килә: X–XI гасырларда тупланган юка гына VI катламда әлеге шәһәрне башкала буларак күрсәтә торган материаллар юк дәрәҗәсендә. Шәһәр кечкенә, соңгы 80 ел чамасы вакыт эчендә казып тикшерелгән торак йортлар саны дистәдән артмый, кирпеч-таш биналарның эзе дә юк, табылдыклар сирәк очрый...
БИЛӘР ҺӘМ ӘҖМЕР
Бәлки болгар бабаларыбызның башкаласы Биләрдә булгандыр? Гомеремнең яртысын Биләр археологиясенә багышласам да, бу сорауга кистереп кенә җавап бирергә ашыкмыйм. Беләбез ич: 922 елда Ислам динен дәүләт дине буларак рәсми рәвештә кабул итү тантанасы Идел буенда урнашкан бер җирдә, әйтергә кирәк, сәүдә үзәгендә (Ибн Фадлан биредә ерак Скандинавиядән килгән рус/варяг сәүдәгәрләре белән очраша) үткәрелә. Ул «җир» кайда урнашкан икән соң? Болгарда, диләр күпләр, уйлап та тормыйча. Шигем бар.
Ибн Фадлан язмаларына күз төшереп алыйк. Ул үзенең Болгар иленә килү юлын болай тасвирлый: «Без башкортлар иленнән кузгалып киттек һәм Чирмешән (Олы Чирмешән, хәзерге Самара өлкәсендә – авт.) елгасын кичеп чыктык, аннан соң Үрән (Урень) елгасын, аннан соң Урым елгасын, аннан соң Байнах (Майна, хәзерге Ульяновск өлкәсендә – авт.), аннан соң Ватыг (Утка) елгасын, аннан соң Нийасна (Бездна) елгасын, аннан соң Җаушыз елгасын кичеп чыктык». Билгеле булганча, Ватыг елгасында Сувар шәһәре урнашкан. Картага күз төшерегез: Сувар белән Болгар арасында (аралары 70 чакрым) елгалар юк, ә Ибн Фадлан Ватыг елгасыннан соң тагын ике елганың исемен атый, аларның берсен, Нийасна исемлесен, галимнәр Бизнә (Бездна) елгасы белән тиңләштерә. Дөрес, Бизнә Иделгә түгел, Камага коя, ә бит Каманы Шәрык географлары Идел/Итил дип атаганнар. Менә шул Бизнә белән Актай елгалары арасында, Спас районынын Әҗмер авылы янында, 1961 елдан башлап, Казан археологлары болгарларның бик зур – мәйданы 62 гектарга җитә торган сәүдә-һөнәрчелек үзәген тикшерәләр. Кызганыч, бу археологик истәлек Куйбышев сусаклагычы астында калган, әмма язын-көзен, су бераз кимегән чорда, борынгы авыл урынында күпсанлы табылдыклар җыеп алырга, төрле корылма эзләрен казып чыгарырга мөмкин. Ә табылдыклар гади генә түгел: ике йөздән артык көмеш дир һәм (арада 814, 902–908 елларда сугылганнары да бар!), дүрт йөзләп тимер һәм бронзадан ясалган үлчәү герләре, йөзләгән муенса төймәләре, бакыр-көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре, һөнәрчеләрнең эш кораллары...
Хәзер менә чагыштырып карагыз Болгар белән Әҗмер материалларын, теләмәсәң дә, әүвәлге башкалабыз һәм дә болгарларның ислам динен кабул иткән урыны Әҗмердә түгелме соң, дип уйлап куярга мәҗбүрсең.
Ә Биләрне кая куярга, ул да бит башкала статусына дәгъва кылучы шәһәрләр арасында?! Әйе, Биләр дә шул ук Х гасырда башкала булган дип уйларга нигез бар. Башкала бит ул – бигрәк тә урта гасырлар чорында! – еш кына күчеп йөргән. Ханның ставкасы кайда – шунда башкала. Болгар илендә сәүдә нык үскән, язын‑җәен Иделдә урнашкан калаларда ярминкәләр үткәрелгән. Ярминкәләргә ерак илләрдән сәүдә кәрваннары, елга буйлап сәүдә кораблары килеп торган. Ибн Фадлан язганча, Алмыш хан чит ил корабларын шәхсән үзе каршы ала торган була, чөнки сатарга алып килгән товарларның уннан бер өлеше, кагыйдә буларак, дәүләт казнасына тәгаенләнгән. Шулай икән, Алмыш хан елның бер өлешен шул заманның атаклы сәүдә үзәкләрендә – Болгарда һәм Әҗмердә (тарихи исеме билгеле түгел) үткәргән, дип уйларга нигез бар. Ханның җәйге ставкасы Болгарда икән, димәк, чит илдән килгән сәүдәгәрләр күзлегеннән чыгып караганда, ул – башкала, Әҗмердә икән, Әҗмер – башкала. Ә бит шул ук сәүдәгәрләр – Шәрык географларына Болгар иле турында мәгълүмат биреп торучы затлар да.
Ә менә Болгар иленең иң зур һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге буларак танылган, Евразиянең гигант калалары рәтендә йөргән Биләрдә ханның даими резендициясе урнашкан булырга тиеш, минемчә. Аның чын исеме дә Болгар булмадымы икән әле, чөнки 1135, 1150 елларда Болгарда торып киткән Андалузия (Көньяк Испания) сәяхәтчесе Әбү‑Хәмид әл-Гарнати аны «искиткеч зур шәһәр» дип атый. Х гасырда яшәгән Шәрык галимнәренең хезмәтләрендә «халыкара сәүдә пункты», «сәүдә пристане» буларак танылган «Тышкы Болгар» исемле «кечкенә генә» шәһәр телгә алына. Бу шәһәрне хәзерге Болгар белән тәңгәлләштерергә мөмкиндер, дип уйлыйм (бу фикерне элегрәк остазым Альфред Халиков әйткән иде). Аның чәчәк атып яшәгән, икътисадый һәм мәдәни яктан иң нык үскән чоры Алтын Урда дәүләте кысаларында була. Болгарның шул чордагы данын бернинди нигезсез рәвештә монголларга кадәрге чорга күчереп кую тарихи чынбарлыкка туры килми. Фәндә ныклап урнашкан рәсми концепцияләрне, традицияләрне сындыру ничек кенә авыр булмасын, әлеге мәсьәлә киләчәктә үзенә яңача караш ташлауны, бу өлкәдә җитди тикшеренүләр алып баруны таләп итә.

Багдад илчесенең Болгарга килүе. Рәссам: В.Лаптев.

Алмыш хан 921 елда Багдад илчелеген кабул итә. Рәссам: Ф.Халиков.
ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮ
Болгарларда рәсми рәвештә ислам дине кабул итү тантаналары борынгы Әҗмер авылы янында үтмәдеме икән, дип фаразлаган идек. Мин үзем әлеге проблеманы артык җитдигә санамыйм. Әмма бу проблеманың галимнәр арасында җитди бәхәсләр кузгата торган принципиаль яклары да бар. Шулар турында бер‑ике сүз әйтеп китү урынлы булыр.
Билгеле булганча, болгарлар ислам дине белән әле VIII гасырда ук танышалар. 737 елда, Хәзәр дәүләте гарәпләр тарафыннан җиңелгәннән соң, каган ислам динен кабул итәргә мәҗбүр була. Илдә әкренләп ислам дине тарала башлый, әмма археология материаллары (мөселман йоласы буенча күмелгән каберләр-зиратлар болгарлар күпләп яшәгән Азов диңгезе һәм Дон елгасы тирәләрендә өйрәнелгән) башлыча IX гасырга гына карый. Хәзәр иленнән Урта Иделгә күчеп утырган болгарлар арасында мөселманнар да була. Фарсы географы Ибн Рөстәнең Х йөз башында язылган бер хезмәтендә (андагы мәгълүматлар IX гасыр ахырына карый) болгар авылларында-мәчетләр, ә мәчетләр каршында башлангыч мәктәпләр булуы турында хәбәр урнаштырылган. Ибн Фадлан язмаларына караганда, тарихи 922 елга кадәр болгарларның күпчелеге ислам диненә күчеп беткән була инде. Бу факт археология материаллары белән дә раслана: Болгар дәүләте җирлегендә Х гасырга караган мәҗүси зиратлар юк. Авыл‑шәһәр урыннарын казыганда килеп чыккан меңләгән хайван сөякләре арасында мөселманнарда хәрам саналган бер генә дуңгыз сөяген дә очратмассың. Зиратларда мәетләрне тулысынча мөселман йолалары белән күмгәннәр. Язма документлардан күренгәнчә, болгарлар мөселманча киенеп йөргәннәр, яшәү рәвешләре белән дә саф мөселманнардан аерылып тормаганнар. Мәчетләр төзегәннәр, балаларын мәктәпләрдә укытканнар, мөселман илләре белән тыгыз элемтә урнаштырганнар.
Әмма соңгы елларда рус һәм чуваш галимнәре арасында, монгол яуларына кадәрге Болгар илендә ислам динен башлыча югары катлау кешеләре генә тоткан, гади халык исә элеккечә мәҗүси аллаларына табынуларын дәвам иткән, дигән караш тарала башлады. Яңача караш археология материалларына нигезләнгән, имеш. Нинди материаллар соң алар?
Чувашия Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Батыр районы Тигашево авылы янында, кечкенә генә бер болгар шәһәрлеге урнашкан. Бу шәһәрлек урынында, имеш, элегрәк мәҗүси болгар кабиләләренең килеп гыйбәдәт кыла, төрле йолалар үткәрә торган изге урыны булган. Бу изге урынның эзләре койма белән уратып алынган мәйданчык эчендә казылган дүрт чокыр рәвешендә сакланып калган. Чокырларның берсендә сыерның, икенчесендә атның баш сөякләре, өченчесендә атның аяк сөякләре, ватылган чүлмәк кисәкләре, көл‑күмер ише нәрсәләр табылган. Шуның белән шул, кем әйтмешли. Мондый чүплек чокырлары борынгы торак пунктларын казыганда күпләп табыла; аларны, көл‑күмер бар икән, димәк, биредә учак якканнар, ат‑сыер сөяге табылган икән – корбан китергәннәр дип аңлатырга, чүп базыннан изге урын ясарга бернинди нигез юк. Изге урын булса, аны җимертеп, юкка чыгарып, урынына ныгытылган утар – «замок» төзеп куймас иде мәҗүси болгар феодалы.
Чуваш галиме Н.И. Егоров фикеренчә, ислам дине болгар-татарларга бары тик Алтын Урда чорында гына актив рәвештә тарала башлый, Казан ханлыгы чорында исә ныклап тамыр җәя. XVIII йөзгә кадәр мәҗүсилектән котыла алмаган чувашларның «болгар бабаларын» мәҗүсиләр итеп күрергә теләүләре аңлашыла, әлбәттә, әмма бит фактлар мондый фикерләргә ачыктан-ачык каршы килә. Аларны күрмәмешкә сабышу – мәгънәсезлек. Боҗра уртасына үрдәк урнаштырылган алтын алкаларны да, барс фигурасына охшатып эшләнгән бронза йозакларны да, хайван, кош сурәтле балалар уенчыкларын да болгарларда «чәчәк аткан» мәҗүсилек билгеләре итеп карарга кирәкмидер, минемчә.

Болгар һәйкәлләре.
Шулай да монголларга кадәрге Идел Болгарында мәҗүсилекнең эзе дә булмаган дип әйтү чынбарлыкка туры килмәс иде. Күршедә генә Урал‑Идел буе финнары – бүгенге коми, удмурт, мари, мордваларның борынгы бабалары яшәгән ич. Болгар аларны магнит кебек гел үзенә тартып торган, күчеп утыручылар да бихисап булган. Бирегә килеп яши башлауга ук, алар ислам динен кабул иткәннәр, дип уйларга ярамый. Болгарлашу, ислам диненә күчү процессы буыннарга сузылган. Чыннан да, XI гасырга караган кайбер зиратларда мөселман күмү йоласыннан тайпылышлар күзәтелә, аларны шул процессның чагылышы, дип карарга кирәктер.
Болгар тарихында ахыргача хәл ителеп бетмәгән бәхәсле мәсьәләләр күп әле. Аларның бер өлешен киләчәктә табылачак яңа чыганаклар нигезендә чишәрбез, дигән өмет бар.

Варяг – рус дружинасында скандинав сугышчысы. Х гасыр уртасы. О. Федорова реконструкциясе.

Болгардагы Ага-базар. Рәссам: К.Нәфыйков. 1976 ел.
Добавить комментарий