
Бездә дә карбыз үсә!
Хәерле көн, дуслар. Ниләр белән мәш киләсез? Кайнатма ясау, кыяр тозлау эшләре барамы? Әйе, быел җиләк, җимеш уңышы зур түгел, тик авыз итәргә җитә, шулай бит.
10 июля 2024
Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында соңгы елларда күпләр карбыз, кавын үстерә башлаган. Бу эштә иң оста кеше – Фәрит Факилов икән. Август азагыннан башлап кышка кадәр үзләре үстергән карбыз, кавынны ашыйлар.
-Карбызның сортын да белмим, берничә ел элек, төзелеш эшендә йөргәндә, берәүләрдә карбыз ашадык. Шуның орлыгын алып кайткан идем. Беренче елны кызык өчен генә утырттым. Биш-алты килолы карбызлар үсте. Шуннан кызыксынып китеп, кавын да утырттык. Җирләр җылынгач, җиргә орлыгын утыртабыз. Башта аның өстен каплап тотабыз, бу үсемлеккә җылы кирәк бит. Кавын, карбыз үстерүнең бер авырлыгы юк: кайвакыт чүпрәле су сибәм (ун литр суга 100 грамм чүпрә салып, ике сәгать әчетеп тотам).
Фәрит абый тагын виноград та үстерә. Кыскасы, чын бакчачы ул!
Дуслар, ә сезнең бакчада ниләр үсә?
Добавить комментарий