Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Безнең әби-бабайлар гомергә кәләшне нәсел-нисбәтенә карап алган.

Безнең әби-бабайлар гомергә кәләшне нәсел-нисбәтенә карап алган.

Кияүнең дә кем баласы булуы мөһим булган. Бүген бу кыйммәтләр үзгәрде. Начармы бу, яхшымы?

17 января 2025

Шул хакта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләштек.

-Җәлил хәзрәт, әби-бабаларыбыз гомергә егет белән кызны нәселенә карап кавыштырган. Бу мөһимме?

-Яхшы әйбергә яхшы әйбер кушылса гына уңай нәтиҗә чыга. Бер казан ашка аз гына бозылган, исләнгән әйбер салсаң, ул бөтен ашның тәмен ала. Балаларыбыз тормыш корганда да кияү белән кәләшнең яхшы нәселдән булуы зарур. Бу элек тә, бүген дә шулай.
Акылның күпмедер чиге бар: башны артык эшләтәсе килми. Ә менә тилелекнең чиге юк, ни кылансаң да. Бүген күп илләрдә, күп җирләрдә эт-мәчеләр һәм кызлар өчен конкурслар үткәрәләр, арасыннан иң матурын сайлыйлар. Чибәрлек конкурсларыннан аермалы буларак, эт һәм мәчеләрнең токымы (нәселе) турында документы – паспорты булмаса, ул күргәзмәдә катнаша алмый. Авыл халкы сыер алса да, нәселен, холкын тикшереп ала. Байлар өйләрендә асраган этләрнең дә нәселен яхшы беләләр һәм бу турыда горурланып сөйлиләр. Ни кызганыч, без күп вакыт хатыныбызныкын гына түгел, үз нәселебезне дә белмибез. Селекция дигән фән кануны буенча, яхшы нәселдән генә яхшы нәсел кала.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: