“Безнең Рәсимә апа!”
Бу фото, видеоларны безгә Сарман районы Карашай-Саклау авылыннан Гөлфия Фәхрәзиева җибәрде.
29 октября 2024
-Безнең авылда менә шундый җор телле, җыр-моңга оста кеше – Рәсимә апа Билалова яши. Аның эшләрен башкалар да күрсен әле,- диде.
Рәсимә апага 83 яшь икән. Кайчандыр килен булып төшкән нигезендә бүген ялгызы яши. Шигырьләр, бәетләр яза. Һәм алар¬ны бүген дә сәхнәдән сөйли. Тагын җырлый, гармунда уйный.
– Концертта ул булса, алып ба¬ручы да, җырлаучы да, уйнаучы да кирәк түгел, – ди Гөлфия Фәхрәзиева.
Рәсимә апа чигә, бәйли дә. Йортына аяк баскач, күпләр шакката икән. Кул эшләрен рамкага алып, бөтен стенага элеп чык¬кан. Җәй буе бакчасында эшли: бәрәңге, чөгендер, кабак үстерә.
-Рәсимә апа шат күңелле. Аның яныннан бер күңел күтәренкелеге белән кайтасың. Бик кызык, үзенчелекле кеше,- диде авылдашы турында Гөлфия ханым.
Добавить комментарий