Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Биектау районының Торнаяз авылы фермеры Латыйповлар хуҗалыгында  сыерларны робот сава!

Биектау районының Торнаяз авылы фермеры Латыйповлар хуҗалыгында сыерларны робот сава!

Саву аппараты шулай көйләнгән: сыер килеп баса, робот башта сөтлебикәнен җиленен юа, аннары сава.

14 марта 2024

Экранда бу малкайның күпме сөт биргәне күрсәтеп тора. Эш беткәч, саву аппараты җиленнән үзе алына һәм сыер чыгып китә. Чират буенча икенчесе килә. Һәм ул тәүлек буе шулай: ягъни сыерлар төнлә дә килеп җиленнәрен бушатып китә.

-Иң рәхәте – кул хезмәте юк,- диде Ленар Латыйпов. – Трактор белән ризыкны сыерларның алларына бушатабыз да, робот тарата. Тиресне да җыймыйбыз, шулай ук автомат көйләнгән. Бик җайлы инде.

Робот җайланма сыерның күпме ашаганын, күпме сөт биргәнен күрсәтә, кайчан бозаулыйсын, авырулары турында да әйтә. Һәр сөтлебикәнең муенында махсус чипы бар, менә шул бар мәгълүматны җиткереп тора.

Латыйповлар турында кызыклы язманы журналыбызның март саныннан укый аласыз.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: