Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Билгеле булганча, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Билгеле булганча, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

“Татарстан” журналы үрнәк, күпбалалы гиләләр турында даими язып килә.

20 февраля 2024

Быел исә алар бигрәк тә игътибар үзәгендә булачак. Әйе, күркәм гаиләләр республикабызда күп. Әнә шундый тату, өч буын бергә яшәүче бик матур гаилә белән Арча районының Пөшәңгәшр авылында таныштык. Сәйфуллиннар бер түбә астында тугыз кеше яши. Габдерәсүл абый белән Тәнзилә апа, уллары Алмаз, аның җәмәгате Раилә һәм биш бала. Яшь гаилә 2010 елда никахлашкан. Унөч ел эчендә бер-бер артлы дүрт кыз һәм әле ике ай элек кенә ир малай алып кайтканнар. Балаларның исемнәре бик матур: Зөбәйдә, Фирүзә, Газизә, Нургизә, Хәсән. Ишле гаилә тиздән яңа йортка күчәргә уйлый. Дуслар, сезнең якларда да шундый үрнәк гаиләләр бармы? Булса, алар турында безгә дә әйтегез. Бик рәхәтләнеп барып танышырбыз!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: