Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Блогерның яше юк!

Блогерның яше юк!

Буада яшәүче блогер Мөхәррәм Мөхәммәтҗановны күпләр танып беләдер.

13 февраля 2024

Җитмеш дүрт яшендә социаль челтәрләрне үзләштергән кеше ул. Мөхәррәм абый СССР Югары Советы депутаты да, икътисад фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклаган галим дә, бөлгенлек дәрәҗәсендәге колхозны аякка бастырган рәис тә, тулы бер завод төзегән җитәкче дә, бакчачы да...

Мөхәррәм абыйның бүген ун меңгә якын язылучылары бар. Көн дә яңа пост язып элә, видеолар куя. Язмалары – көнкүреш, тарих, бакчачылык, үзе турында. Өч ел ярым дәвамында ике меңгә якын кыска хикәяләр (постлар) язылган.

Мөхәррәм Тимергали улы дүрт ел буена социаль челтәрләрдә биреп барган язмаларын алты папкага җыйган. Аларны тематикалары буенча бүлгән. Хыял-максаты – әнә шуларны китап итеп бастыру.

Журналыбызның февраль санында Мөхәррәм абый турында бик матур язма әзерләдек. Сезгә дә укырга киңәш итәбез, дуслар!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: