Бөек Болгар дәүләте һәм Хәзәр каганлыгы идарәчеләре
Тарих сәхифәләре
12 апреля 2018
КУБРАТ – БОЛГАРЛАР ЮЛБАШЧЫСЫ
Әлеге шәхес тарихи чыганакларда, Болгар дәүләтенең хакиме буларак, беренче мәртәбә 630 нчы еллар башында (төгәлрәк 632 ел дип әйтүче галимнәр дә бар) булып үткән вакыйгалар белән бәйле рәвештә телгә алына. Кубрат – болгарлар юлбашчысы, рәсми титулы билгеле түгел. Болгариядә аны «хан» дип атау гадәткә кергән. Бөек Болгар дәүләтен «каганлык» дип йөртмәгәч, аның хакимен (идарәчесен) дә «каган» дип атау дөрес булмас иде, әлбәттә. Шуңа күрә, Кубратны гади халык арасында киң таралган «хан» дәрәҗәсенә күтәрү, минемчә, чынбарлыкка хилафлык китермәс кебек.
Хәтерегездә булса (журналыбызның узган елгы 2 нче санын карагыз), Азов буе болгарлары һәм Түбән Идел, Каспий буе далаларында күчмә тормыш алып барган башка халыклар 558 елда Истәми каган гаскәрләре тарафыннан җиңеләләр. Нәтиҗәдә алар Төрки каганлыгы составына кушылалар. 630 нчы елларга кадәр Кубрат төркиләр буйсынуындагы бер төбәкнең (бәклекнең) идарәчесе булгандыр, дип фаразларга нигез бар. Төрки каганлыгы, зәгыйфьләнеп, таркалу чорына килеп кергәч, Кубрат үз сәясәтен үткәрә башлый, мөстәкыйльлеккә омтыла. Дала халыклары арасында гегемонлыкка дәгъва кылган аварларга каршы сугышлар алып бара.
Әмма Кубрат – төрки-огурларның атаклы Дуло ыруыннан чыккан Орхан/Органа исемле хакимнең бертуган агасының улы – әлеге вакыйгалардан күпкә элегрәк Византия сәясәтчеләре арасында билгеле шәхес була. Язма чыганакларда сакланган мәгълүматларга караганда, Орхан агасы аны әле яшүсмер
чагында ук Византия императоры Ираклий сараена тәрбиягә бирә. Биредә ул рум телендә сөйләшергә һәм укырга-язарга өйрәнә, сәясәт, дипломатия серләренә төшенә. Соңрак ул Ираклий белән хәрби союзга керә, Византия чикләренә һәрдаим янап, яу чабып торучы аварларга каршы юнәлтелгән килешү төзи. Һәм бу килешү шартларын тормышка ашыруда сизелерлек нәтиҗәләргә дә ирешә. Һәрхәлдә, Кубратның император Ираклий кулыннан чит кавемнәргә сирәк бирелә торган патрикий титулы алуы һич тә очраклы хәл түгел, бәлки аның Византия алдындагы казанышларын күз алдында тотып эшләнгән гамәлдер.
Кубратның христиан динен кабул итүе – ә бу факт безнең тарихчылар арасында һичбер шик тудырмый һәм ул мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән – аның Византия императоры сараенда тәрбияләнүе нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Әйе, бер карасаң, мантыйкка да каршы килми бу. Болгарларда һәм башка төрки халыкларда дини толерантлык хөкем сөргән тәңречелек киң таралган булса да, арада будда һәм зараостризм тарафдарлары да, несториан-христианнар да очрап торган. Шулай булгач, Кубратның христиан динендә булуын гайре табигый хәл дип кабул итмәскә кирәк, минемчә. Ләкин...
КУБРАТ ХАН ВАСЫЯТЕ
Ләкин шикләнергә дә урын бар. Ни өчен дисәгез, Кубрат ханның христиан динен кабул итүе турындагы хәбәр VII гасыр ахыры – VIII гасыр башында Александриядә (Мисыр) яшәгән Иоанн Никиусский (Никиуслы) исемле чиркәү әһеле калдырган язмаларда гына телгә алына. Әлеге документ латинча түгел, ә борынгы эфиоп телендә язылган һәм, белгечләрнең әйтүенчә, анда авыр аңлашыла торган сүзләр күп. Безне кызыксындырган әлеге хәбәр – ә ул төрле имеш-мимешләргә таянып язылганга охшый, диләр галимнәр – башка чыганаклар белән расланмый. Алай гына да түгел. Иоанн Никиусский язмаларында христиан динен кабул иткән «варварлар юлбашчысының» исеме «Кубрат/Куврат» түгел, ә «Кетрадес» дип бирелгән. Кетрадесның Кубрат булу мөмкинлеге бары тик фаразлана гына. Бу фаразны яңа, өстәмә дәлилләр белән раслау яки аны кире кагу өчен галимнәргә күп эшләргә кирәк әле.
Әлбәттә, Кубратның кайсы дингә өстенлек биргән булуы безнең өчен алай ук мөһим түгел. Иң мөһиме шул: Кубрат хан менә дигән сәясәтче һәм дипломат, дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче булган. Болгарларның беренче тапкыр халыкара күләмдә танылуы Кубрат хан идарә иткән чорга туры килә. Кубратның вафатыннан соң, аның уллары үзләренә буйсынган халык белән төрлесе төрле якка таралып бетә. Алар хәтта Көнбатыш Европага, хәзерге Венгрия, Германия, Италия җирләренә килеп урнашалар. Кубрат хан оештырган Бөек Болгар дәүләте хәзерге болгарлар (Дунай болгарлары) һәм татарлар тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Шунысын да онытырга ярамый: болгарлар, аларга кадәрге һәм алардан соң яшәгән төрки кабиләләр (мәсәлән, кыпчаклар) украин халкының этник яктан формалашуына да билгеле дәрәҗәдә йогынты ясаганнар. Шулай булмаса, хәзерге Украина җирендә, Полтава өлкәсендә, Кубрат хан хәзинәсе табылган Малая Перещепина авылы янында беренче болгар ханына атап һәйкәл торгызып куярлар иде микән?
Һәйкәл дигәннән. Ә нигә безнең үзебездә, башкалабызда Кубрат ханга һәйкәл куймаска?! Ул һәйкәлне мин «Кубрат хан васыяте» дип атар идем. Хәтерлисездер: үләр алдыннан Кубрат, улларын чакырып, аларга дус һәм бердәм булырга куша, үзара ызгыш-талашлар чыгармыйча, дошманнар алдында тез чүкмичә, дәүләтне сакларга, исән‑имин килеш киләчәк буыннар кулына тапшырырга васыять итә. Бу васыятьне скульптурада гәүдәләндерү бик актуаль бүгенге көндә.
ХӘЗӘР КАГАНЛЫГЫ ИДӘРӘЧЕЛӘРЕ
Алар турында бик аз беләбез. Аларның исемнәре генә билгеле, гамәлләре түгел. «Шул чордагы Европа халыклары караңгылыкта яшәгәндә күк йөзендә балкып киткән якты йолдыз кебек» (академик В. Григорьев сүзләре) өч гасырдан артык яшәгән дәүләт ич ул, югыйсә.
Хәзәр каганлыгы – Төрки каганлыгының дәвамчысы. Хәзәрләр элеккеге традицияләрне нык саклаганнар, дәүләт төзелеше ягыннан да, хуҗалыгы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре ягыннан караганда да үзләренең элгәрләреннән аерылмаганнар. Хакимият башында каган/хакан торган. Аны элгәрерәк чорларда Тәңренең җирдәге илчесе буларак кабул иткәннәр: барлык җирләр һәм шул җирдәге байлык – аныкы, халкы тулысынча аңа буйсынган, гаскәр – аның кулында, сугышны ул башлый, солыхны ул төзи. Уңышлы яулар нәтиҗәсендә кулга төшерелгән байлыкларны, мөмкин кадәр гадел булырга тырышып, каган бүлә. Кыскасы, ул чикләнмәгән хокукларга ия була.
Әмма бу хәл озак дәвам итмәгән. IX гасыр чыганакларында инде каган реаль хокукларга ия хаким рәвешендә түгел, бәлки ниндидер бер дәүләт символы, элеккеге хокукларыннан мәхрүм ителгән бер изге шәхес буларак кабул ителә. Элеккечә аны сайлап куялар (яисә ул «вазыйфа» нәселдән нәселгә күчә). Яңа сайланган каганны сарайга алып киләләр, муенына бау бәйлиләр һәм аны буа башлап сорыйлар: «Ничә ел идарә итәргә чамалыйсың?». Теге уйлаган арада муенын һаман да тыгызрак итеп кыса баралар, инде җаны чыга башлаганда гына мескен каган җавап бирә: «Фәлән ел утырырга телим тәхеттә». Ул әйткән ел дәвамында каган үлеп куя икән, бу – аның бәхете, үлми икән, аны бөтен йоласына туры китереп көчләп үтерәләр һәм, дәүләт күләмендә берничә көнлек траур ясап, күп кеше катнашында олылап күмеп куялар. Ибн-Фадлан язмаларында «изге корбан» итеп куелган каганның исәнлеген белдереп, өч‑дүрт ай саен аны халыкка күрсәтеп торулары турында хәбәр бар.
Тәхеттә менә шундый символик каган утырган чорда дәүләт белән бәк идарә итә, каганның элеккеге вазыйфаларын тулысынча ул башкара.
БУЛАН КАГАН ҺӘМ ОБАДИЯ
Хәзәр дәүләтенең өч гасыр ярым дәвердә идарә иткән дистәләрчә хакимнәре арасыннан безгә билгелеләре түбәндәгеләр: Булан, аннан соң Обадия, аннан Езекия, Манассия, Ханукка (Обадиянең туганы), Исаак (Ханукканың улы), аннан соң Завулон, тагын бер Манассия, Нисси, Манахем, Вениамин, Аарон, Иосиф – барлыгы 13 каган. Игътибар итегез – аларның барысы да яһүдләр токымыннан (Буланның гына исеме төрки – Болан).
Шул исемлектән өчесесе безгә күбрәк билгеле. Кылган гамәлләре белән. Булан (Болан) һәм аның оныгы Обадия VIII гасыр ахырында – IX гасыр урталарына кадәр идарә иткәннәр (төгәл еллары билгеле түгел). Тарихка дәүләт күләмендә яһүд динен кабул итүче буларак кереп калганнар.
Билгеле булганча, Булан каганга кадәр дәүләт дине булып ислам дине хезмәт иткән. Бу дин 737 елда, озакка сузылган гарәп‑хәзәр сугышында Хәзәр дәүләтенең Мәрван җитәкчелегендәге гарәп гаскәрләре тарафыннан җиңелүе нәтиҗәсендә кабул ителә. Рус галимнәре бу фактка артык зур әһәмият бирмиләр. Имештер, азсанлы югары катлау кешеләре генә бу динне тоткан, хәзәрләр үзләре, шул дәүләттә яшәүче башка халыклар, шул исәптән болгарлар да, элеккеге мәҗүсилекләреннән (тәңречелектән) аерылып җитмәгәннәр әле. Бу фикер белән тулысынча килешеп бетеп булмый. Чөнки, беренчедән, археология материаллары, икенчедән, язма чыганаклар башкача фикерләргә мүҗбүр итәләр. Хәзәр каганлыгы территориясендә 1970 нче еллардан башлап IX гасырга (бәлки элгәрерәк чорга да?) караган мөселман зиратлары казып өйрәнелгән. Ә инде Хәзәр дәүләтенең башкаласы Итилдә күпсанлы мөселман халкы, шул исәптән болгарларның да яшәве, аларның дистәләгән үз мәчетләре булуы турында укып-ишетеп белмәгән кеше сирәктер, минемчә.
Тагын бер кызыклы факт: Обадия каган яһүд динен гади халык арасында бик актив рәвештә тарата башлагач, болгарлар баш күтәрә, ризасызлык белдерә, һәм аларның бер өлеше Урта Иделгә, анда элегрәк китеп төпләнгән ырудашлары-кабиләдәшләре янына күчеп китә. Бу факт язма чыганакларда сакланып калган.
Ә менә Хәзәр дәүләте халкының яһүд диненә күпләп күчүләре турында бернинди мәгълүмат юк. Әйе, югары катлау кешеләре кабул иткәннәр бу динне. Ләкин массакүләм рәвештә кабул итү булмаган. Бу хакта археология материаллары да ачык сөйли: бүгенгә кадәр яһүдләр йоласы белән күмелгән бер генә кабер дә ачылмаган әле. Шулай да «Хәзәр каганлыгы – яһүдләр дәүләте» дигән уйдырма тезис халыкара мәйданда бик актив таратыла хәзер.
ИОСИФ/ЙОСЫФ КАГАН
Ул – соңгы хәзәр каганнарыннан. Бәлки әле иң соңгысыдыр. Кайбер тарихчылар ул рус кенәзе Святослав явы вакытында, 965 (972?) елда үлгәндер, дип фаразлыйлар. Иосиф «патша» тарихка ничек кереп калган соң?
Ул 954–961 елларда Кордова (Испания) хәлифәсе Габдрахман II, дөресрәге, аның сарай чиновнигы яһүд Хасдай ибн-Шафрут белән Иосиф патша арасында хат алышу булып ала. Әлеге дә баягы яһүдкә Хорасан сәүдәгәрләре аркылы ерак Идел–Каспий буйларында урнашкан «яһүдләр иле» турында хәбәрләр килеп ирешә. Нинди ил ул? Нинди халыклар яши анда? Зурмы ул, кечкенәме? Шәһәрләре бармы? Иосифка җибәргән хатында Хасдай ибн Шафрут аннан шул сорауларга җавап бирүен үтенә. Йосифның Кордова хәлифәсенә җибәргән хаты ике нөсхәдә сакланып калган. Берсе, кыскача варианты, әле 1577 елда ук, икенчесе, киңәйтелгән варианты, 1877 елда табылган. Бу документлар тарихчылар өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора. Биредә хәзәрләрнең төрки кабиләләрдән килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелгән. Дәүләтнең чикләре дә күрсәтелә, әмма инде Иосиф биредә бераз алдаша, чикләрне киңәйтебрәк күрсәтә. Аңа буйсынган халыклар арасында славяннар (вятичлар, северяннар һ.б.лар), аланнар, бортаслар, болгарлар, суварлар, черемислар – барлыгы 13 халык – «аларның барысы да миңа буйсыналар һәм миңа салым түлиләр», дип санап кителгән.
Хәзәр дәүләтендә яшәгән халыклар арасында болгарлар белән аланнар күпчелекне тәшкил иткәннәр. Ни кызганыч, аларның безгә мәгълүм идарәчеләре арасында төрки кавемгә караганнары юк
Добавить комментарий