Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
БОЛЬШЕВИК  ГАЛИМҖАН СӘЙФЕТДИНОВ

БОЛЬШЕВИК ГАЛИМҖАН СӘЙФЕТДИНОВ

Галимҗан Ибраһимов «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле хезмәтендә бу шәхескә бик югары бәя бирә: «Ямашевтан бер генә ел соң, аның белән бергә социал-демократ большевиклар сафында эшли башлап, үзенең ару-талу белмәс тырышлыгы, гадәттән тыш фидакарьлеге, иң каты кысу, җәберләү вакытларында да үз юлыннан кайтмавы белән аеруча урын алганнарның берсе, беренчесе – шөбһәсез, Галимҗан Сәйфетдиновтыр».

08 июня 2024

Бүген марксизмның социалистик һәм коммунистик җәмгыять турындагы теориясе утопия икәнлеген аңлаган хәлдә, большевик Галимҗан Сәйфетдиновның тормыш юлы үзенең эш-гамәлләренең хаклыгына чын күңелдән ышанган, сыйнфый дошманнарны тар-мар итеп, патшаны җиңеп, хакимиятне эшчеләр үз кулларына алгач төзеләчәк җәмгыятьтә генә чын демократия, гади халыкка яхшы һәм тук тормыш булачак дип инанган һәм аңлы тормышын шушы максатка багышлаган шәхес эшчәнлеге буларак кызыклы. Галимҗан Сәйфетдинов шәхесе, бернинди кыенлыкларга карамыйча, сәяси максатына ирешү өчен ахыргача көрәшкән татар революционеры буларак та игътибарга лаек.

СӘЯСИ КАРАШЛАР ФОРМАЛАШУЫ

Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов Оренбург губернасында урнашкан Троицк шәһәрендә 1882 елның 15 гыйнварында дөньяга килә. Гаиләдә беренче бала була. Әти-әниләре Җамалетдин белән Хәбибҗамал, бәхет эзләп, Казан өязеннән шушы урынга килеп төпләнә. Гаиләнең матди хәле җиңелдән булмый.

Әтисе улын 8 яшендә мәдрәсәгә бирә. Галимҗан анда, дин сабагыннан тыш, уку йорты каршында эшләп килгән рус сыйныфында белем ала. 1898 елны Троицкиның 3 нче шәһәр училищесына укырга керә, зиһенле һәм бик яхшы билгеләргә генә укучы булып таныла.

Укуын тәмамлаганчы ук имтиханнарын уңышлы тапшырып, башлангыч рус-татар мәктәбе өчен мөгаллимнәр әзерләүче Казан татар укытучылар мәктәбенә (КТУМ) кабул ителә. Биредә иҗтимагый-мәдәни чараларда актив катнашучы, нәфис сүз остасы, фәннәрне җиңел үзләштерүче, рус әдипләренең әсәрләрен яратып укучы йөгерек каләмле егет булып таныла.

Галимҗан Хөсәен Ямашев йогынтысында 1902 елны КТУМндә революцион юнәлешле яшерен укучылар түгәрәге оештыра.

1903 елда егетнең Крестовников заводы эшчеләренең яшерен марксистик түгәрәге эшендә катнашуын ачыклагач, артыннан күзәтү оештырыла. Кулга алынырга берничә көн калгач, укудан ял алып, Галимҗан Верхнеуральск шәһәренә китә, шул рәвешле зинданга эләкми кала.

Казанга кайткач, Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең (РСДРП) Казан комитеты әгъзасы итеп кабул ителә, 1904 елның 8 ноябрендә Татар зираты янында уздырылган татар приказчиклары сходкасы вакытында кулга алына һәм укудан куыла.

1905 ЕЛ ВАКЫЙГАЛАРЫНДА

Гаебе расланмагач, 1905 елның март аенда аның өстеннән полиция күзәтүе алына. Беркайда да эшләмәгән Галимҗан 1905 елдан, Хөсәен Ямашев белән бергә, большевикларның листовкаларын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Русча белмәгән һәм туган телләрендә укучы татарларга йогынты ясауның мөһим чарасы була алар. Җәйдән башлап РСДРПның Казан комитеты тәрҗемә эшләрен тулысы белән Сәйфетдиновка йөкли. Галимҗан

бу елда 20 прокламация, 8 брошюра һәм 4 ре- волюцион җыр текстын тәрҗемә итеп бастыра. Шул исәптән, ноябрь аенда 6 прокламация, гектографта 2370 данә итеп күбәйтелеп, Орен- бург, Әстерхан, Самара, Уфа губерналарына җибәрелә.

Галимҗан бер үк вакытта, Казан комитеты кушканны үтәп, татар эшчеләренә һәм приказчикларына сәяси түгәрәкләр оештыра, шулай ук Крестовниковлар, Алафузовлар һәм Дары заводы эшчеләре арасында аңлату эшләре алып баруда һәм сходкалар оештыруда катнаша.

Аның мәхәббәтен табуы да шушы эш белән бәйле килеп чыга. 1905 елның октябрендә Воскресенская урамында митингка җыелган халыкны атлы полиция камчылап тарата башлагач, җәрәхәт алып, Галимҗан аңын җуя. Урамда һушсыз яткан егеткә беренче ярдәмне Александра Войдинова исемле кыз күрсәтә, фатирына алып кайта. Соңрак алар бергә яшәп китәләр.

1905 елның 11 декабрендә шәкертләр җые- лышында полиция тарафыннан тоткарлана, икенче көнне фатирында тентү ясаганда конфискацияләнгән әйберләр егетнең ниләр белән шөгыльләнгәнен чамаларга мөмкинлек бирә: 25 рөхсәтле китап, большевикларның «Заря» журналы, РСДРПның Казан комитеты тарафыннан басылган русча манифест, патша хакимиятен бәреп төшерергә өндәгән русча прокламацияләр һәм аларның татарчага тәрҗемә ителгән караламалары, шулай ук татарча революцион җырлар караламалары, 6 револьвер патроны табыла.

Галимҗан татар эшчеләре, приказчиклары, шәкертләре арасында агитация алып бара, «Дуслар», «Иптәшләргә», «Казан гражданнарына», «Һәркемгә», «Приказчикларга», «Җәмәгать», «Бөтенхалык учредительное собраниесе» һ.б. исемнәр куеп листовкалар тәрҗемә итә.

Хакимияткә каршы эшчәнлектә гаепләнеп, революционер 6 ай ярым шәһәрнең күчү зинданында утырып чыга.

БЕРЕНЧЕ СӨРГЕН ЧОРЫ: ОРЕНБУРГНЫҢ АКТИВ ЖУРНАЛИСТЫ

Галимҗан 1906 елның июль аенда ике елга Оренбургка сөрелә. Александра Войдинова да хатыны сыйфатында бирегә күченеп килә.

РСДРПның Оренбург төркеме Галимҗанга сәяси пропаганда һәм агитация алып баруны йөкли. Татар эшчеләре белән аралашудан тыш, Сәйфетдинов большевикларның Оренбургта рәсми нәшер ителгән «Наш край» (1906), «Степь» (1906), «Простор» (1907) газеталарында үзенең сәяси кушаматын – «Гассан» исемен – куеп мәкаләләр бастыра.

Сәйфетдинов 1906 елның октябрендә «Оренбургский край» газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Анда татар телендә газета чыгару фикере туа. Планын тормышка ашыру өчен, 1906 елның ноябрь башында РСДРПның Казан комитетынннан татарча шрифтлар һәм типография станогы сората. Ләкин җибәрергә әзерләнгән әйберләрне полиция конфискацияли. Шул сәбәпле ул шәһәрдә татарча китаплар, газета-журналлар нәшер итүче бердәнбер матбага хуҗасы Фатих Кәрими белән үзенең яңа газетасын бастыру хакында сөйләшә.

1906 елның ноябрендә Оренбургка гаилә- себеләнХөсәенЯмашевтакүченә. 1905ел ахырында РСДРПның Казан комитеты туздырылгач, ул, полиция эзәрлекләвеннән качып, Чистайда, Уфада яшәп алган була.

Шул арада Фатих Кәрими типографиясе нигезендә, Оренбург сәүдәгәре Х. Хөсәенов, Орск сәүдәгәрләре Рәмиевләр һәм М.Г. Фәйзуллин керткән 40 мең сум акча хисабына «Кәримов, Хөсәенов һәм К ширкәте» оештырыла, татар шрифтлары алына.

1907 елның 4 гыйнварыннан атнага 2–3 тапкыр 4 битлек («Искра» кебек кечкенә форматта) «Урал» газетасы басыла башлый. Аның фикри җитәкчесе – Хөсәен Ямашев, рәсми редакторы Хәдичә Ямашева була, нәшире итеп Тимерша Соловьев билгеләнә. Газета бастыру белән бәйле көндәлек мәшәкатьләр (кулъязмаларны редакцияләү, газетаны таныш адреслар буенча шәһәрләргә җибәрү һәм даими рәвештә «Гассан», «Баязит», «Баязитов», «Сәйфи» псевдонимнарын куеп мәкаләләр, шулай ук авторы күрсәтелмәгән «ачык хат» һәм «мөрәҗәгать» текстларын язу) Галимҗан җаваплылыгында була. «Урал» үзен рәсми төстә социал-демократик басма дип атамый, ләкин аның беренче санындагы баш мәкаләсендә редакциянең сәяси мәсләге ачык чагыла.

Редакция газетага кушымта рәвешендә татарчага тәрҗемә итеп бастырган биш сәяси эчтәлекле брошюраның өчесен – «Гомуми сайлау правасы турында», «Россия социал-демократлар партиясе авыл халкы өчен нәрсә булдырырга тырыша?», «Безнең якында булдырырга теләгән нәрсәләребез һәм төп максатыбыз» исемлеләрен – басмага Сәйфетдинов әзерли. Шулай ук аның тәрҗемәсендә берничә революцион җырлар җыентыгы («Эшчеләр марсельезасы», «Авыл кешесе җыры», «Алга, иптәшләр!» һ.б.) нәшер ителә.

Полиция «Урал» редакциясендә берничә тапкыр тентү үткәрә, 1907 елның 27 апрелендә газетаны яба. Оештыручылар, шул исәптән Галимҗан да хөкемгә тартыла, аларга карата тикшерү эше 1909 елга кадәр дәвам итә.

ИКЕНЧЕ СӨРГЕН ЧОРЫ: УРЖУМ ШӘҺӘРЕ ҺӘМ КАЧЫП ЙӨРҮ

Хакимият Сәйфетдиновны, Оренбургта сәяси пропаганда алып бармасын өчен, 1907 елның 11 маенда 1 елга Вятка губернасындагы Уржум шәһәренә сөрә.

Уржумда аның кебек сөрелгән большевиклар, меньшевиклар, анархистлар, эсерлар шактый була. Сәйфетдинов РСДРПның Уржум төркеменә керә һәм төрле сәяси карашлы шәхесләрне берләштергән «Уржум өязенә сөрелгәннәр союзы» нда әгъза була. Сәяси диспутларда катнаша, хәтта союзның үзәк идарәсенә дә сайлана. Август ахырында фатирында крестьяннарны укытуда гаепләнеп тентү ясаганда, күпчелеге сәяси эчтәлекле 30 китап конфискацияләнә.

Галимҗан сентябрь ахырында, ялган паспорт юнәтеп һәм сөргеннән качып, Уфа шәһәренә килеп урнаша. Янына килгән көмәнле хатыны Войдинова белән Чиләбегә барышлый Златоуст шәһәрендә улы Вениамин туа.

Качкын Чиләбедә китап төпләү мастер­ скоена эшкә урнаша һәм шәһәрдәге большевиклар оешмасында татар төркемен оештыра, кабат татарча газета чыгару мәшәкатьләре белән йөри башлый. Ләкин илдә башланган сәяси эзәрлекләүләр максатына ирешергә мөмкинлек бирми. Ул, качып, бер шәһәрдән икенчесенә күченеп йөрергә мәҗбүр була.

Сөрген срогы бетәр алдыннан, иреккә чыгу турында документ юнәтү өчен, Уржумга кайта һәм кулга алына. Качып йөргәнен исәпкә алып, сөрген срогы 10 ай 9 көнгә озайтыла. Хатыны һәм улы күченеп килеп, тоткынның тормышына гаилә җылысын бирәләр.

Сәяси тоткын Галимҗан Сәйфетдинов. 1906 ел.

КАЗАНДАГЫ ТОРМЫШ, ЯКИ «МИЛЛӘТ МИКРОБЫ»

Галимҗан, сөрген срогын тутырып, 1909 елның маенда гаиләсе белән Казанга кайта һәм 7 ай дәвамында даими эш таба алмый интегә. Кадетлар матбагасы «Камско­ Волжская речь» редакциясенә эшкә урнашырга тырышып, «Гассан» имзасы куеп, рус укучысын татар мәдәнияте һәм мәгарифе белән таныштырган дистәдән артык мәкалә бастыра.

Фәкать 1910 елның башында зур кыенлык белән Глинкинның «Экспорт конторасы»на хезмәткәр булып урнаша.

Сәйфетдинов социал­демократ студентлар төркеменә керә, таркау төркемнәрне берләштерергә тырыша. 1909 елны аның фатирында булган киңәшмәдә Галимҗан тәкъдиме белән РСДРПның Казан комитетын торгызу һәм прокламацияләр бастыру өчен типография булдыру хакында карар кабул ителә. Ләкин 1910 елның 29 апрелендә РСДРПның Казан төбәк төркеме тар­мар ителә һәм сөргенгә җибәрелә.

Сәйфетдинов һәм Ямашев бу вакытта татар яшьләре белән аралашуны көчәйтәләр. Галимҗан Ф. Әмирхан, В. Бәхтияров, Г. Тукай, Г. Камал белән якыннан аралаша. Бер үк вакытта Сәйфетдинов фатирында даими рәвештә большевикларның яшерен җыелышлары үтә.

1912 елның 26 мартында вафат булган Хөсәен Ямашевны җирләгәндә татар зиратында чыгыш ясап, Галимҗан остазын татарлар арасында социалистик хәрәкәтнең җитәкчесе дип атый.

Шул елның 18 мартында төзелгән РСДРП-ның Казан вакытлы комитеты, 20 апрельдә җитәкчеләре (16 большевик) кулга алынгач, кабат яшәүдән туктый. Сакланып калган кечкенә төркем составында Галимҗан завод­фабрика эшчеләре арасында агитация эшен дәвам итә.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Галимҗан көчле либерал рухлы татарча матбугат нәшер ителүне, татарларда милли үзаң көчәюне сыйнфый көрәшкә һәм интернационализмга зыян салучы факторлар
дип саный. Әйтик, бер мәкаләсендә Галимҗан «Бәянелхак»тан сатлыкҗан матбага дип көлә. Урамда барганда газетаның нәшире Әхмәтҗан бай Сәйдәшев аңа таяк белән ташлана; большевикны милли хисләре булмаган «милләт микробы» дип мыскыллап мәкалә бастыра. Галимҗан «әл­Ихлас»ның 1909 елның 22 июль көнне дөнья күргән соңгы санында Сәйдәшевкә атап «ачык хат» урнаштыра, үзенең милләткә зыян китермәвен дәлилләргә алына, киләчәктә нәрсә теләсә, шуны язачагын белдерә. Шул ук вакытта, 1913 елны татар приказчиклары җыелышында, сыйнфый бердәмлек хакына, аларны җомга көнне түгел, ә рус приказчиклары белән бер көнне ял итәргә үгетли һәм, кыйналудан чак котылып, җыелыштан качып китәргә мәҗбүр була. 1914 елның 23 февралендә Габдулла Кариев фатирында узган татар зыялылары җыелышында бәхәсләшеп, Гаяз Исхакый яклылылар белән сүзгә килә. Татар милләте язмышын кайгырткан актив җәмәгатьчелек белән мондый каршылыкларга мисалларны тагын да китерергә мөмкин.

Сугышта Россиянең җиңелүе өчен җан аткан һәм империалистик сугышны гражданнар сугышына әверелдерү хакында В.И. Ленин күрсәтмәсен тормышка ашыручы большевиклар башка партияләргә каршы позициягә басалар. Сәяси бәхәсләр нәтиҗәсе буларак Галимҗан Сәйфетдинов һәм Александра Войдинова гаиләсе таркала, соңгысы Я. Брук фамилияле меньшевикка кияүгә чыга. Шуңа да кармастан, Галимҗан улы Вениамин белән еш аралаша.

1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң Казанда татар милләтчеләре Вакытлы хөкүмәт яклы Мөселман комитеты төзи.

Галимҗан Сәйфетдиновның турыдантуры катнашында 1917 елның мартында бер төркем татар эшчесе большевиклар сафына кабул ителә.

7 апрель көнне татар социал-демократларын һәм социал-революционерларын берләштерәчәк Мөселман социалистик комитетының Мулланур Вахитов һәм Галимҗан Сәйфетдинов төзегән уставы раслана. Галимҗан яңа оешманың эшчеләр эшләре буенча комиссиясен җитәкли. Берничә айдан Мөселман социалистик комитеты составында Сәйфетдинов җитәкчелегендә 6 кешелек большевиклар фракциясе оеша.

Ул кабат тәрҗемә эшенә алынып, большевиклар партиясенең уставын һәм программасын, шулай ук «Марсельеза» һәм «Варшавянка» җырларын татарчага тәрҗемә итә. Татар эшчеләре 1917 елның 1 Май демонст- рациясендә, кызыл байрак күтәреп, Кәрим Тинчурин хор белән җырларга өйрәткән шул сәяси куплетларны Казан урамнарында яңгыраталар.

Май уртасында агитация һәм пропаганда үзәгенә әверелгән Эшчеләр клубының уставын һәм эчке кагыйдәләрен әзерләүдә актив катнаша.

Сәйфетдинов, Приказчиклар союзы матбагасы «Аваз» газетасының редколлегия әгъзасы сыйфатында аның битләрендә татар эшчеләрен яклап, Вакытлы хөкүмәткә каршы мәкаләләр бастыруга да зур игътибар бирә, үзе дә мәкаләләр яза. 1917 елның 17 июленнән Мөселман социалистик комитетының үз матбагасы – «Кызыл байрак» газетасы нәшер ителә башлый. Галимҗан Сәйфетдинов аның редколлегиясе әгъзасы була.

Шәһәрдә оештырылган күпсанлы митингларда ялкынлы чыгышлар ясаучыларның берсе большевик Сәйфетдинов була. 1917 елның июль аенда ул хәрби хезмәткә алына, Казан юнкерлар мәктәбенә укырга билгеләнә. Биредә дә курсантларның яшерен түгәрәген оештырып җибәрә.

1918 елның 7 августында Казанга чехословаклар корпусы бәреп кергәч, шәһәрдән чыгып китә алмый кала. Кызыл гаскәр Казанны азат иткән 1918 елның 10 сентябре көнне интервентлар кулыннан һәлак була.

РСФСР хөкүмәте һәм Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1926 елның 22 апрелендәге уртак карары белән Галимҗан Сәйфетдиновның революцион казанышлары өчен әтисе Җамалетдингә гомерлек персональ пенсия билгеләнә. Аның вафатыннан соң, РСФСР хөкүмәтенең 1933 елның 8 апрелендәге карары нигезендә гомерлек персональ пенсия әнисе Хәбибҗамалга түләнә башлый.

Бу аларның улларыннан күргән бердәнбер яхшылыгы дияргә нигез бар.

Галимҗан Сәйфетдинов, реакция елла- рында большевиклар партиясе карарларына тугры булып, «ике фронтта» – милләт- челеккә һәм хакимияткә каршы көрәшә. Без аны, беренче чиратта, сәясәтче дип атый алабыз.

Галимҗанның әтисе Җамалетдин, улы Вениамин һәм сеңлесе Хәдичә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: