
Буада булдык әле...
Кичә редакциябез белән Буа районында булдык. Шәһәрнең үзе, авыллары белән таныштык. Татарстанның көньяк-көнбатышында урнашкан, Чуаш Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстанның Апас, Чүпрәле, Тәтеш районнары белән чиктәш төбәк ул.
29 января 2025
Буалылар җыелган ашлыкның күләме буенча республикада беренче урында. Бу – узган елгы нәтиҗәләр. Хәер, алдагы елларда да җирле игенчеләр сынатмады, биредә иген уңышы гел яхшы.
Буаның дәүләт статусы алган театры, промышленность паркы, заводлары, дәрәҗәле һөнәри уку йортлары, мәктәпләре бар. Без менә шуларның күбесендә булып, җирле халык белән аралашып кайттык.
Буа районы турында зур репортаж журналыбызның февраль санында чыгачак.
Добавить комментарий