Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Бүген бәяләүче булмаса, киләчәктә булыр...»

«Бүген бәяләүче булмаса, киләчәктә булыр...»

Татар мәгърифәтчеләре. Мәрҗани татар тормышын ничек үзгәрткән

02 ноября 2018

Мәрҗанине тормышта белгән кешеләр аны мәһабәт гәүдәле, горур, аз сүзле, җитди, мөстәкыйль фикере булган бер зат дип сурәтләп калдырган. Ул чиксез тырыш булган, күп эшләгән. Үз хезмәтләре, аның турындагы хезмәтләр, Мәрҗани керткән яңалык-реформалар хакында күпмедер хәбәрдар булып, исемен еш телгә алсак та, тормышы-көнкүреше турында яхшы беләбезме? Бу санда 200 еллык юбилее уңаеннан хәтеребездәге «ак таплар»ны барларга булдык.
 
НӘСЕЛ ҖЕБЕ
Мәрҗанинең нәсел-нәсебе ике як­тан да гыйлемле кешеләрдән тор­ганга, ул нәселләреннән булган имамнарны санаганда да, егер­медән артык авылны искә алган. Бабасы Сөбхан шәкерт вакытында ук гарәп һәм фарсы телләрендә алтмыштан артык китап күчереп чыккан. Ул тарихны яхшы белгән, халыкның хәл-әхвәленнән дә хәбәр­дар булган. Мәрҗани бабасыннан байтак тарихи мәгълүматлар ишетеп калуы турында үзе дә әйтә.
1-9
Рөстәм Шәмсутов рәсеме
 
Сөбхан бабасы 25 ел буена Җәке һәм Хөсна (Кысна) авылларын­да имам була, мөгаллимлек итә. Соңрак, имамлык хезмәтеннән азат булгач, кәсеп һәм сәүдә эше белән шөгыльләнеп, 87 яшендә дөнья куя. Бу чакта Шиһабетдин 16 яшендә була. Бабасы Сөбхан Мәрҗанине үз итә, анасыннан ятим калган бала, дип, аны күп вакыт янында йөртә, гыйлемен тирәнәйтергә булыша, таяныч була. Мәрҗани, Бохарада укып кайткач, бабасының каберенә таш яздыртып куйдыра.
Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин заманында Бохарага барып укып кайткан, Бохара әмире Әмир Хәйдәр бине Мәгъсум якын иткән затлардан була. Ул әмир сараенда уздырылган гыйлем мәҗлесләрендә катнаш­кан, әмирдән күп илтифат күргән, хәтта үзенең авылына кайтып тора башлагач та әмир аңа даими рәвеш­тә бүләкләр юллаган. Баһаветдин башта Ябынчыда, аннан Ташкичү авылында имам һәм мөдәррис бу­лып торган, 40 елдан артык төрле фәннәрдән дәрес укыткан, байтак шәкертләр әзерләгән. Мәрҗани бер мәҗмугасында атасында укып чыккан имамнардан 35 кешенең исемен телгә ала.
Әнисе Бибихөбәйбә акыллы, зирәк, гыйбадәтле хатын булган. Ул бик иртә – 29 яшендә дөнья куя. Хөбәйбә күркәм язуы белән бил­геле – Мәрҗани аның кулы белән язылган догалардан торган бер кә­газьне саклавы турында язып кал­дыра. Шулай ук ул 18 яшендә әнисе каберенә үзе бер таш язып куя.
Әнисе тарафыннан бабасы мел­ла Габденнасыйр бине Сәйфел­мөлек Сембер тарафында, Чока­лы исемле авылда, соңрак Ашыт авылында имам һәм мөдәррис була. Әлеге бабасы йогынтысын­да Шиһабетдин үзендә Коръән вә Сөннәткә мәхәббәт тәрбияләнүен искәртә.
КӨРӘШЧЕ ШИҺАБИ
Мәрҗани 1233 һиҗри ел, 7 раби­гыль-әүвәл / 1818 милади ел, 3 гыйнварда кич, ястү намазы вакытында Ябынчы авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Ул туганда әтисенә – 32, әнисенә 24 яшь була. Әнисеннән ул 5 яшендә кала.
«Бервакыт су янында мин мәче баласы илә уйнап йөри идем. Шул­вакыт, әнкәң чакыра, диеп, аның янына алып кайттылар. Ул ва­кытта әнкәм авыру иде. Яны­на барганда, кайгылы рәвештә булган күзләре илә бераз өстемә карап торды. Аннан күзләреннән яшьләрен агызып: «Әй балам! Миннән соң анаң кем булыр? Өс- башыңны кем карар? Кем тәрбия кылыр?» – диде.
Шуннан соң анам вафат булып, бер шәкерт үземне анам җена­засы артыннан кабергә кадәр күтәреп барган иде».
Шиһабетдин Мәрҗани истә­лекләреннән.

Мәрҗанинең балачагы, үсмер еллары, яшьлеге турындагы ха­тирәләрнең иң тулылары – энесе Садреддин истәлекләре. Ул алар­да Шиһаб абыйсының зирәклеге, кечкенәдән акыллы, диндар булуы, үткенлеге, булдыклылыгы турында да яза, кылган балачак шуклыклары­на да мул урын бирә. Аның бар яклап үзен тәрбияләгән, үстергән кеше бу­луын аеруча ассызыклый. Яңа нәр­сәләргә һәвәслеген дә искәртеп уза. Әйтик, аның истәлекләре буенча без Мәрҗанинең яңа уеннар уйлап табуын, өлкәннәргә генә хас булган­ча фикер йөртү сәләтенә ия булуын, өлкәннәргә яшьли киңәшләр бирүен беләбез.
Мәрҗани бар җәһәттән башкалардан өстен булуны сөя иде. Көрәш­не бик ярата иде. Көрәшкә яхшы ук осталыгы да бар иде. Яңа гына балигъ булган заманында Ташкичү вә күрше авыл сабантуйларында камил ир булган таза мужикларны ега иде. Шуңа күрә Ташкичү вә әтрафында батырлык вә көрәшчелек илә исем алган тирә‑якның кешеләре Мәрҗанине «Көрәшче Шиһаби» дип таный иде.
Көрәшкәндә Мәрҗанинең шундый гадәте бар иде – егылганнар белән түгел, бәлки егучы баһадирлар белән көрәшүне сөя иде. Үзеннән бер мәртәбә егылган кеше илә көрәшми иде. Һәм дә ул кеше еккан кеше белән дә көрәшми иде».
Энесе Садреддин истәлекләреннән.



«СӘЛАМӘТ ҮССӘ, ЗУР БЕР ГАЛИМ БУЛЫР...»
Мәрҗани бик кечкенәдән укый башлый. Алтынчы яшеннән башлап атасының мәдрәсәсенә йөреп, бо­рынгы тәртипне үзләштерә, озакламый гарәпчә укырга керешеп, җитди китапларга күчә.
«Мин никадәр шәкерт укыт­тым, күрдем. Әмма Шиһабетдин кадәр зиһенле, аның кадәр аңлы шәкерт күрмәдем. Сабакларын берәр генә мәртәбә укый да, һәммә яшьтәшләреннән артык белә, дәресне буташтырып икен­че урыннардан сораганда да һич аптырамый, буталмыйча җа­вап бирә, уникеунөч яшьлек балаларның шулкадәр белүенә гаҗәпләнәм. Әгәр дә хәзрәтнең бу баласы сәламәт кенә үссә, зур галим булыр».
Ташкичүдәге мәдрәсә хәлфәсе истәлекләреннән.

Мәрҗани гаиләдә олы бала булгач, йорт эшләрен карау, башка балалар­га күз‑колак булу да аның өстенә төшә торган була. Күп вакытларда ул дәресләрен барысы да йоклап беткәч, кичләрен хәзерли. Өлкәнәй­гәч, яшь вакытларын искә төшереп, ул йорт хезмәтләре, балалар карау мәшәкатьләре белән мәшгуль бу­лып, дәрес укырга вакыт таба алмый интегүе турында сөйли торган була. Үги анасыннан эштән арынырга рөх­сәт алуы читен булганга, мәдрәсәгә төннәрен курка‑курка барып сабак өйрәнгән чаклары да була. Яшь ана­сы белән икесе арасында каршылык чыгып, атасына бу билгеле булып, кайчак Шиһабетдин җәзага да та­рый. Аның үз мәдрәсәсе шәкерт­ләренә болай сөйләгәнлеге мәгъ­лүм: «Балаларыгыз булса, сукмый, кыйнамый, яхшы тәрбия итәргә ты­рышыгыз. Суккан вакытта да башка, җилкәгә сугудан сакланыгыз. Башка сугу мигә зарар бирә, хәтер көчен, зиһенне киметә. Безнең әткәмез яшь вакытында минем башыма суккалый иде. Шуның илә бераз зарарландым. Хәтерем кимеде...»
Әмма үги ана кулында тәрбияләнүенә ул беркайчан да үкенү белдермәгән. Киресенчә, әни назы, иркәләве татып үсмәгәч, күбрәк үземә таянырга, үземне-үзем кай­гыртырга, башкалардан артыграк тырышырга туры килде, бу яхшыга булды, дия торган була.
Мәдрәсә елларында ук өлкәннәр белән гыйльми бәхәсләргә керергә, бу бәхәсләрдә өстен чыгарга яра­та Мәрҗани. Бабасы, атасы белән дә бәхәсләшә ул, хәлфәләре белән дә. Хәлфәләре аңарда тәнкыйди ка­рашның бик нык һәм иртә сизелүен, бөтен нәрсәне чагыштырып карап, хакыйкатьнең төбенә төшәргә омтылуын ассызыклыйлар.17 яшен­дә ул инде әтисенең мәдрәсәсендә башкаларга да белем өйрәтә, укыта башлый.
ХЫЯЛДАГЫ БОХАРА
Әтисе Бохараны һәрчак мактап искә ала торган булгач, анда барып уку Мәрҗанинең хыялына әверелә. Һәм менә 21 яшендә ул Бохарага кузгала. Ул чакларда татарларның сәүдә һәм җәмәгать эшләре куәтле була, Бохара белән Казан арасында кәрван йөреп тора. Мәрҗани Мәң­гәр авылындагы сәүдәгәр Мөхтар бине Мөхәррәмнең Бохарага баручы йөкләре белән кузгала сәфәргә. Моңарчы аның, тирә-юньдәге бер­ничә авылдан кала, Казанны да күр­гәне булмый. Әтисе улын Мәңгәр авылына кадәр ат җигеп озатып куя.
 
«Күңелем тулып еларга теләсәм дә, ачык белде­реп елаудан тартындым... Атамны озаткач, әллә ниләр уйладым. Күңелем бик йомшарды. Мәңгәр мәчетенә кереп, елый-елый, ике рәкәгать намаз укып, дога кылдым».
Мәрҗанинең замандашларына сөйләгәннәреннән.

 
Троицкига барып җиткәч, юлчылар туры килмәгәнлектән һәм кәрванның сәфәр вакыты бул­маганлыктан, Мәрҗани шәһәрдә фатир алып 4 ай вакыт түләп тора. Биредә ул тик ятмый – төрле гыйль­ми мәҗлесләрдә катнаша, бер галим мөәзин белән танышып аралаша. Атасы юлга биреп җибәргән акчала­ры Бохарада хөҗрә сатып алып ур­нашырлык һәм яшәрлек тә булмый. Шуңа күрә Мәрҗани акча юнәтү юл­ларын эзли башлый.
«Бохарага барганда, кулындагы акчасына Троицкидан кечкенә сандык, бизәкле савыт вә тарт­малар алып, кайсыларын юлда, кайсыларын Бохарага барып саткан. Ул нәрсәләрдән яхшы гына файда итеп, Бохарага бар­гач, үз акчасына хөҗрә алырга ирешкән».
Энесе Садреддин истәлекләреннән.

Кыргызлар аша узганда Мәрҗани бер кыргызның өендә кунак була. Анда аның галимлегенә таң кала­лар. Шулай итеп, Ташкичүдән чы­гып китеп, 7 аен сәфәрдә уздыргач, Мәрҗани хыялындагы Бохарага ба­рып ирешә.
«Ишан хәлифә Ниязколый» мәдрәсәсеннән 35 сумга хөҗрә алып урнашкач, Мәрҗани башта­наяк укуга керешә. Ул төрле мәдрәсә мөдәррисләренең дәресләренә йөри. Остазлары аның гыйлемле, тырыш, үзфикерле булуын күреп алып, бер елдан соң инде кайбер шәкертләргә дәрес бирүне дә ыша­нып тапшыра башлый. Бохарага зур өметләр баглап килгән Мәрҗа­ни үзе, мәдрәсәләрне йөреп чыгып, чагыштырып караганнан соң, мон­дагы дәрес тәртипләреннән канәгать булмавын ваемлый.
Дәресләрдән канәгатьлек алу­дан туктагач, ул Бохара китап­ханәләрендә булган кыйммәтле әсәрләргә ябырыла. Мәрҗани алга таба шәкертләренә дә бу ысулны тәкъдим итә торган була – зиһенле, аңлы кешеләргә остаздан алган бе­лемгә караганда артыграк белемне үзлектән уку һәм өйрәнү бирә ала, дип ышана ул. Аңа дамелла Хөсәен Каргалый бик нык ярдәм итә: кирәк булган китапларны биреп тора, бул­маса, юнәтә. Бервакыт хәтта сирәк китапны әмир китапханәсеннән алып кайтып тапшыра Мәрҗанигә. Урта Азиядә уздырган 11 ел эчен­дә Мәрҗани аның белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Дамелла Хөсәен кереме бик аз булган, һәрчак акча­га мохтаҗлык күргән Мәрҗанигә тормыш итү ягыннан да зур ярдәм күрсәтә.
Бохарада бер кыш кичкәч тә Мәрҗани, тамагын туйдырыр өчен, мөгаллимлек эшенә керешә. Каракүл каласында гына да ул 7 ел дәрес укы­та. Шулай ук китап күчерү белән шөгыльләнеп тә бераз керем ала.
1-5
Мәрҗанинеңөс киеме белән бизәкле таягы.
1-4
Намазлыгы, кәләпүше һәм дисбесе.
1-3
Мәрҗани затлы савыт-саба яраткан. Юл сәфәренә чыкканда да, һәрчак үз савыт-сабасы белән чыга торган булган.
1-2
МәрҗанинеңХаҗга барганда кигән фәсе.
1-1
Мәрҗанинеңшәхси мөһере.
СӘМӘРКАНД СӘФӘРЕ
Бохарада 5 ел торганнан соң, Мәрҗани Төркестан якларының икенче бер бөек гыйлем мәркәзе исәпләнгән Сәмәркандка юл тота. Атаклы «Ширдар» мәдрәсәсендә урнаша. Биредәге үз заманының зур фикерле галиме саналган Әбү Сә­гыйдь казыйның балаларына хосу­сый дәресләр бирә башлый, үзе исә хәзрәтнең дәресләренә йөри. Сәмәр­канд чоры Мәрҗанине Мәрҗани иткән чор буларак исәпләнә. Ә ка­зый Әбү Сәгыйдь аның карашлары формалашуда, тәгаенләнеп җитүдә зур роль уйнаган шәхес була. Мәрҗа­ни аның китапханәсендә теләгән кадәр вакытын уздыра, кадерле ку­нак була. Соңрак ул Сәмәркандта торган вакытларын гомеренең «иң рәхәт вә ләззәтле сәгатьләре» итеп саный, казый хәзрәтләрен зур ил­тифат белән искә ала.
«Мин Сәмәркандта аның хозу­рында торганда, намаз укыганда, һәрвакыт мине имам итә, кайбер вакыт юлда яки бакчада намаз укырга туры килеп, үзенә на­мазлык яки кием бирсәләр, моңа имам лаеклырак, дип, миңа бирә, үзе җирдә укый иде. Бервакыт Сәмәрканд хакиме хозурында мине артык мактап: «Бу егет гыйлем тугрысында зур китап­лар язган борынгы галимнәрдән дә өстен», – дип сөйләде.
...Суфыйчылык тарафдарла­рын вә шәехләрне бик ихтирам итә, чит мәмләкәт адәмнәрен очратканда, сөнни, шигый булуы­на карамыйча, ярдәм вә хөрмәт итә, мәмләкәтләре хәлләрен сораша иде. Үзе бик бай булып, күп урыннарда җирләре, бакчала­ры, йортлары бар иде... Мин ки­тапларын алып торып, күп фай­да күрә идем. Башка урыннарда табылмаячак сирәк вә нәфис ки­таплар күреп, күп нәрсә күчереп тә алдым. Минем тарих илә шө­гыльләнүемә, тарих китаплары укый башлавыма баш сәбәп ошбу Сәгыйдь хәзрәтләре булды».
Шиһабетдин Мәрҗани истәлекләреннән.



«ЯЛАНАЯК БЕР ШӘКЕРТ ИДЕ...»
Бохарага кайткач, Мәрҗани иң бай һәм күркәм мәдрәсәләрнең берсе – «Мир Гарәб»тә бүлмә сатып алып тора башлый. Энесе Садреддин да Бохарага килеп, бергә яшиләр. Бер җәй Мәрҗани биредә имам да булып тора.
Бохарада икенче яшәвендә ул инде вакытын бушка сарыф итми: гыйлемен арттыра, үзе дә язмалар яза. Энесе Садреддин искә алганча, Мәрҗанинең зур ике букчасы булып, ишеткән, күргән бар нәрсәләрен язып, шуларга ту­тыра барган. Бу вакыт эчендә үзбәк, төрекмән һәм татар шәкертләрен укыта, күп кенә олы мәдрәсәләр белән хезмәттәшлек итә. Голамә-мәҗлесләрдә еш катнаша.
Бохарада чагында ул суфыйчы­лык белән дә кызыксына, бу тарафта эзләнә башлый. Башта мәшһүр шәех Хәлифә Ниязколыйның улы шәех Гобәйдулла хәзрәтләре белән бәй­ләнешкә керә. Бохарадан кайтасы елында иң мәшһүр шәехләрдән Сахибзадә белән аралаша башлый.
«Мәрҗани һичнәрсәдән һуш­сыз калуны, бер нәрсәне аңлап җитмичә, башкаларга ияреп кенә тәнкыйтьләүне сөйми, һәртөрле бөтенлекне җыярга омтыла иде. Шунлыктан Сахибзадә ишанга барып йөрде. Һәр көн иртә на­мазына барып, кояш чыкканчыга кадәр шунда торып кайта иде. Ошбу рәвешчә ике ай кадәр йөр­де. Бүлмәдә вакытында һәр көн берникадәр Коръән укый, миңа да Коръәнне күп укырга киңәш итә иде. Бохарадан киткәндә, ошбу ишан Мәрҗанигә ишан­лык шәһадәтнамәсе, бер таяк һәм хирка (кием) бирде».
Энесе Садреддин истәлекләреннән.

Мәрҗани китапларында су­фыйчылыкны һәм суфыйларны һәрвакыт ихтирам белән искә ала, суфыйчылыкның нәфесне тыю юл­ларын мактый, аны зур бер тәҗрибә, Аллаһка якынаю юлы буларак та­ный. Әмма шәкертләрен суфыйчы­лык юлына кереп китәргә өндәгәне булмый. Бары Коръәнне мәгънәсен аңлап, тоеп, үзегез аша кичереп укыгыз, дип кенә әйдәгәнен искә ала замандашлары.
«Бохарада ул яланаяк йөри торган бер шәкерт иде. Тәкәл­лефсез генә тормыш итә, кием-салымга күп әһәмият бирми, шәкертләр арасында булган әшәке гадәтләрдән саклана, үзен бик саф итеп сакларга тырыша, башка шәкертләргә күп кат­нашмый, атна кичләрдә булган шәкертләр мәҗлесенә бармый, тамаша вә хозур урыннарына йөрми. Казанга кайтканнан соң миңа да: «Дуслык гыйлемгә киртә була. Башкалар белән күп аралашма, шәкертләр мәҗ­лесләренә вә хозурларга йөреп вакыт әрәм итмә», – ди иде».
Энесе Садреддин истәлекләреннән.

«КАЙСЫ ФӘННӘН БАШЛЫЙК?..»
Мәрҗани Бохарадан кайткан вакытта Казандагы Беренче мә­четнең имамы мелла Сәгыйдь бине Хәмит, имамлыгыннан чы­гып, хаҗ сәфәренә китеп, беренче мәхәллә имамсыз калган була. Бе­ренче мәхәлләнең ул вакыттагы та­бигый рәисе, Казан мөселманнары­ның атаклы, абруйлы бае Ибраһим бине Гобәйдулла Юнысов (Озын Ибрай), үз мәхәлләсе булган берен­че мәхәлләгә беренче дәрәҗәдәге галим затны имам итеп сайлар­га карар кылып, шундый кешене эзләтә башлаган була. Мәрҗани белән бергә кайтучы кәрвандагы байлар Ибраһим байга Шиһабетдин әфәндене күрсәтеп, болай тәкъдим итәләр: «Ошбу дамелла Шиһа­бетдинның Казанның иң мәшһүр зур мөдәррисе булган хәзрәтне дә ун ел укытырлык куәте бар», – диләр.
Ибраһим бай Мәрҗанине Ка­занга голамә-мәҗлескә чакыртып ала. Аңа кадәр инде Бохарадан кайтып ике аен туган ягында уз­дырган Мәрҗанинең даны төрлечә таралып өлгерә. Берәүләр аны бик олылый: «Галим зат, мулла итеп ку­ярга тырышырга кирәк», – диләр. Икенчеләре исә, киресенчә: «Боха­рада чагында кирәкмәгән нәрсәләр укып кына гомер үткәргән, мәдрәсә гыйлеменә әллә ни дикъкать бир­мәгән. Остазларының дәресләрен дәвам итеп, алардан фатиха алырга тырышмаган. Мулла итеп куюдан бер дә бәрәкәт чыкмас», – дип коткы тарата.
Ибраһим бай корган мәҗлес, аңлашыла инде, Мәрҗани өчен үзенә күрә бер имтихан, сынау була.
«Ошбу мәҗлестән соң Казан шәһәрендә вә тирә-юнендә сүзләр күбәеп, олуг шөһрәт илә күп сүзләр чыкты. Мәҗлестән соң Мохтар бине Мөхәррәм, Ибраһим бай вә мәхәллә халкы тарафыннан вә­кил булып килеп, беренче мәхәлләдә җәмигъ мәчете имамы вә хатыйб вә мөдәррис булуыбызны үте­нүләрен ирештерде. Атабыздан рөхсәт алу шарты илә вәгъдә бир­дем вә авылга кайтып киттем. Аннан соң мәхәллә әһелләреннән иттифакнамә (приговор) алып, Ибраһим бай безне корбан ашы­на чакырды. Атабыз илә Казанга килдек. Зур мәҗлес булып, бәгъ­зе сөйләшүләр вә бәхәсләр булды. Соңра авылыбызга кайтып, бер ай кадәр торганнан соң, өч чана, сигез ат илә Ташкичүгә алырга барды­лар. Шуннан тәмам күчеп килеп, 12 мөхәррәм, 1266 / 28 ноябрь, 1849 елда беренче мәртәбә җомга намазында имам булып укыттым».
Шиһабетдин Мәрҗани истәлекләреннән.

Мәрҗани турында Казанда сүз та­ралган булганга, мәдрәсәдәге шә­кертләр дә аны зур түземсезлек һәм өмет белән көтеп ала. Беренче дәрес милади белән 1849 елның 12 декабрендә узган. Шәкертләр аңардан: «Кайсы фәннән дәрес башлыйк?» – дип сораган. «Кай­сы фәнне ихтыяр итсәгез, шуның илә башларбыз. Ләкин иң элек тәф­сир дәресе илә башлау муафыйк булыр», – дип, иң беренче эш итеп, Мәрҗани тәфсир дәресе укыткан.
Дәресләргә зур әһәмият биргән, тырышып әзерләнгән. Күп вакытын мәдрәсәдә уздырган. Ул имам бу­лып урнашканнан соң бер ел узгач, Казанның дүртенче мәчете имамы вафат булып, андагы күп кенә шә­кертләр Мәрҗани мәдрәсәсенә күчә. Шушы шәкертләр арасыннан зы­ялы, затлы, аңа фикердәш булырдай бер плеяда үсеп чыга. Мәрҗанинең абруе артканнан-арта, тормыш хәле дә яхшыра. Мәхәлләнең иң яхшы җиреннән аңа йорт урыны бирелә, шунда ул йорт торгыза.
Әмма тора‑бара хәлләр мөшкел­ләнә: Казанның байтак муллала­ры Мәрҗанинең фикерләре белән килешмичә, аның туры тәнкыйтен яратмыйча, кискен каршылыкка күчә. Аннан да бигрәк, Ибраһим бай белән аралары бозылып, аның тәэсире нәтиҗәсендә Мәрҗанинең ике мәртәбә указы алына.
«Ибраһим бай үзен һәммә байлардан гына түгел, муллардан да өстен тота, һәрнәрсәне үзе теләгән рәвештә йөртергә тырыша, башбаштаклыгы да бик куәтле була. Мәрҗанине никадәр генә олыласа да, үзенә табигый булган уен-көлкедән сакланмый; башка муллаларга мөгамәлә иткән кеби мөгамәлә итүне сөя, Мәрҗанине дә үзе теләгәнчә йөртергә тели иде. Фәкать гаять җитди, гали табигатьле Мәрҗани хәзрәтләре башкалар кулында уенчык булуны, башкалар фикеренә ияреп йөрүне кимчелек саный. Ибраһим бай ишарә­сенә карап тора торган кайбер муллалар кеби булуны бик түбәнлек саный, шунлыктан аны тиешеннән артык зурламый иде.
Бервакыт Ибраһим бай, Мәрҗанигә очрап: «Ахшамнан соң миндә голамә-мәҗлес¸ шунда барсагыз иде», – ди. Мәрҗани бер фәкыйрь кешене искә алып: «Ахшамнан соң фәлән кешегә вәгъдә иткән идем, шунда барасым бар». – ди. Ибраһим бай: «Вәгъдә итсә дә, мине ташлап, шул фәкыйрьгә бара алмас әле», – дип мәҗлес хәзерләткән. Мәрҗанинең бай мәҗлесне ташлап, бер фәкыйрь адәмгә китүе гакылына сыймаган».
Җәмәгать һәм дин эшлеклесе, язучы, педагог, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһәр Шәрәф китабыннан

 Ахыр чиктә, Мәрҗанинең өстен­нән «яше җитмәгән кызга никах укыды» дигән гаепләү белән гариза бирдерәләр. Аны дәрес укытудан да читләштерәләр. Аның урынына хаҗдан кайтып төшкән Сәгыйдь хәзрәт тиз генә арада урнашып куя. Мәдрәсә шәкертләре көтмәгәндә гауга кубара: «Без Мәрҗанидән башкада дәрес укымыйбыз, гоме­ребезнең әрәм булуына һич разый түгелбез», – диләр. Шулай итеп, гөр­ләп торган мәдрәсәдәге шәкертләр башка мәдрәсәләргә тарала...
«КАТЫП ҮЛМӘССЕЗ ӘЛЕ...»
Эше эчке эшләр министрына би­релеп, яңадан тикшерелгәч, бер ел­дан соң Мәрҗани яңадан укыту хокукы ала. Указы да кайтарыла. Элеккеге шәкертләренең күпчеле­ге, яңадан җыелып, аңардан дәрес ала башлый.
Мәрҗани Ибраһим байга мөрәҗә­гать итеп, мәдрәсәне төзәттерүне сораса да, бай түбәнчелек күрсәтми, «вакытым юк», дип кенә җавап кай­тара. Мәдрәсә акрынлап ташландык хәлгә килә.
Әмма Мәрҗани, яңа мәдрәсә тө­зелгәнче, биредә укытуын дәвам итә, аны һәм шәкертләрне ташлап чыгып китми. Ә аларның саны 70-80, күп булса, 100 тирәсе була. Бу ел­ларда Мәрҗани үзенең иң атаклы хезмәтләрен яза, мәдрәсәдән калган вакытын иҗатка сарыф итә. Ата­клы Радлов тәрҗемә итәчәк «Болгар вә Казан тарихы» да шушы чорга карый.
«БЕР КӨН ЭЛЕК УРАЗАГА КЕРДЕ...»
Хезмәтләре таралып, акрынлап Мәрҗанигә булган мөнәсәбәт үз­гәрә башлый. Аның дәрәҗәсе, абруе көннән-көн арта бара. Ул заман­нарда Казанда әһәмиятле бер гадәт була: гаетләрдә, бөтен Казан халкы бергә җыелып, Яңа Бистә ягында, бер имам артында һәммәсе бер­гә намаз укый. 1863 елда Корбан гаетендә Мәрҗанине чакыралар. Ул килеп намаз укый.
1867 елда Мәрҗанигә Диния нә­зарәте тарафыннан ахун вә мөхтә­сиблек дәрәҗәсе бирелә. 1869 елда Казан губернаторы чакыртып алып, аңардан хайваннарны саклау һәм аларга шәфкать итү турында та­тарча бер рисалә язып бирүен үтенә. Мәрҗани язган рисалә кабул ителеп, губернатор имзасы белән аңарга рәхмәт хаты тапшырыла. Рисалә үзе, казна акчасына бастырылып, халыкка таратыла.
Ул арада тискәрелеге чиктән ашкан Ибраһим байга инде башка байлар да ачу белән карый башлый, мәдрәсәне рәтләвен таләп итәләр. Ибраһим бай: «Мәхәллә халкы са­рыклар, миннән башка эш эшли алмаячаклар», – дип сөйләнгәч, гайрәтләре бөтенләй чиктән аша. Мәдрәсә күршесеннән җир алып, аны мәдрәсәгә кушалар. Мәдрәсә җирләрен карау өчен махсус назир­ләр (попечительләр) сайлап, Диния нәзарәтенә гариза бирелгәннән соң, ниһаять, Ибраһим бай мәдрәсәне таштан яхшы итеп салдыра да, «мәдрәсәгә шәкертләр керсеннәр» дип, Мәрҗанигә хәбәр итәргә бо­ера. «Мәдрәсәне бөтенләй мәхәллә ихтыярына тапшырса, шәкертләр күчәчәк», – дип җавап бирә Мәрҗа­ни. Әмма Ибраһим бай бу шартны кабул итми.
«Ибраһим бай турында шуны да онытмаска кирәк: аралары никадәр салкын булып гомер итсәләр дә, Ибраһим бай Мәр­җанигә матди мөнәсәбәтен, ярдәмнәрен һичвакыт үзгәртмә­де. Хәтта указы алынган вакыт­ларында да бирә торган ярдәмен, бүләкләрен җибәреп торды. Бу да аз тырышлык түгел».
Сафиулла хәзрәт сөйләгәннәрдән.

Ахыр чиктә эшне татар мәктә­пләре инспекторы, мәшһүр шәрык белгече Радловка тапшыралар. Аның 1875 елның 1 августында Мәрҗани­гә юлланган мәктүбендә Ибраһим байның мәдрәсәне мәхәллә халкы хөкеменә тапшырырга җыенуы хакында хәбәр ителә. Ул арада Казан муллалары Мәрҗани өстеннән, бер көн элек уразага керде дип, Диния нәзарәтенә гариза юллап өлгерә. Шуны сылтау итеп, 6 айга Мәрҗани­нең указы алына, имамлыгы тыела. Соңыннан, Истанбул, Шам, Бохара якларында шулай уразага керергә тиешлек раслангач, Мәрҗанинең указы кайтарып бирелә.
Алдагы елларда Мәрҗани мөгал­лимлек иткән мәдрәсә зур абруй казана, елдан‑ел биредә шәкерт­ләр арта башлый. Ул арада Мәрҗа­нинең үз мәхәлләсендәге байлар белән дуслары, акча җыеп, «Мәрҗа­ни мәдрәсәсе» буларак танылачак зур таш мәдрәсәне салырга керешеп, 1881 елның 25 сентябрендә аны тә­мамлыйлар. Шәкертләр яңа би­нага кереп урнашып, дәрес укый башлый. Иң күп ярдәм итүче Сафа хаҗи Галикәев була – ул 7 меңгә кадәр чыгым тота. Ул үз чорындагы мәдрәсәләрнең иң камиле һәм яңа ысул белән салынганы дип исә­пләнә. Мәрҗани бу мәдрәсәдә 8 ел буена, гомеренең азагына кадәр дәрес укыта.
 
«Мәдрәсәнең югары каты агач булып, аның читлә­ре черегән, ишелеп төшмәсен дип, берничә җиргә баганалар куелган, диварлары юеш, идән башлары череп сынып төшкән, кыш көннәрендә читләреннән, тәрәзә тирәләреннән буран керә иде. Ашханәнең тәрәзәләре ватылган, ишеге ачык, хайваннар кереп йөри, кыш көнендә буран уйный. Мәдрәсәгә су ки­термиләр. Үзебез комган, чиләк берлә Кабан кү­леннән су ташыйбыз, салкын кыш көнендә тышта тәһарәтләнәбез. Ибраһим байга утын сорарга барсак: «Катып үлмәссез әле. Тышта кар күп, мичкә кар ягыгыз», – дип көлеп кайтарып җибәрә, кыш ай­лары кергәч кенә азрак утын җибәрә иде».
Кыяметдин әт-Тәрҗемани һәм мәдрәсә шәкертләре истәлекләреннән.

1-6
1-7
«Борынгы әйберләргә бик омты­лышлы булды. Төшкә зур игътибар итте, төшләрен гел сөйли иде. Яшь вакытында икешәр мәртәбә хәзрәти Мусаны, хәзрәти Гомәрне күргән.
Русча өйрәнүне, һәртөрле чит гыйлемнәрне өйрәнүне мәгкуль күрсә дә, русча катыштырып сөйләшүне ишетсә: «Мин рус түгел, миңа та­тарча гына сөйләгез», – дип, кискен тыя иде.
Кием-салымда купшы, затлы булып, һичбер тап тотмый иде. Чалмасы һәрвакыт ак вә чиста булыр, аратирә төсле чалмалар да кияр иде.
Кунак йөрешүне сөймәсә дә, акыл­лы кешеләр белән гәпләшеп утырыр­га яратты. Иосиф Готвальд – Мәр­җанигә, Мәрҗани Готвальдка барып озаклап утыралар иде. Радлов та еш килеп йөрде, кайвакыт танышла­рын, кунакларын да алып килер иде.
Бер тапкыр губернаторга баргач, губернатор Мәрҗанине бик олыла­ган. Шуннан кайткач: «Төче телле түрәдән саклан, дигәннәр. Моннан да сакланырга кирәк», – дип сөйләде. Губернатор бер вакыт үзе Мәрҗа­нигә килгәч, хәзрәт йоклый, дип, аны асраулар борып кайтарып җибәргәннәр...»
Кызы Галия сөйләгәннәрдән.

«КЫЯМӘТТӘ КУЛЫБЫЗ ЯКАСЫНДА БУЛСЫН...»
1870 елның 2 февраленнән соң ачылган мөселман мәктәп вә мәдрәсәләрендә русча укыту­ның мәҗбүри булуы хакында канун игълан ителә. 1872 елда моны күзәтү өчен махсус инспектор билгеләнә. Мөселман мәдрәсәләренә рус телле мөгаллим кую турында сүз булып, халык арасында бу җәһәттән шак­тый гына фетнәләр дә куба. Галим­нәр русча укытуның зыяны турында зур бәхәсләргә керә, халык дулкын­лана. Бу – хәрам, диешәләр. Русча укытуның да булуы дөрес вә тиеш икәнлеген яклаучылар арасында Мәрҗани хәзрәтләре дә була.
Озакламый Казанда русча мөгал­лимнәр хәзерләү өчен Учительская школа ачыла. Бирегә дин мөгаллиме булып Мәрҗани хәзрәтләре бил­геләнә. Аны Радлов махсус үтенеп чакырып ала. Хәзрәтнең бу эшкә алынуын тәнкыйтьләүчеләр күп була. Ул укыта башлагач, урамга җыелып, күпләр аның «школага» барганын һәм кайтканын күзәтеп торган. Казанның ул чакта абруйлы булган бер мөдәррисе олы мәҗлестә: «Шиһаб мелла – миссионер. Ул са­тылган кеше. Русча укуга баш сәбәп ул гына булды. Кыямәттә кулыбыз якасында булсын!» – дип белдерә. Мәрҗанинең «рус школасы»на йөреп укытуын дошманнары гына хәкарәт итеп калмый, дуслары да урынсыз күрә.
1880 елның 3 июнендә Мәрҗани Казан губернаторына хаҗ сәфәренә рөхсәт бирүен сорап гариза яза. Ике айдан соң рөхсәт язуы ала. Шун­нан соң хаҗга барырга хәстәрлек күрә башлый. Үзенең икътисадый эшләрен карауны аерым бер карен­дәшләренә тапшыра һәм васыять­намә яза. Васыятьнамәдә 10 баласы­на да акчалата өлешне бүлә. Шулай ук аларга китапханәсен, язмаларын мирас итә. «Вә тагын шкафымда булган барлык шкаф әсбабым, касә вә чынаяк вә чәйнек һәм табаклар, күбесе үз бабаларымнан калган төсләре дип хөрмәтләп сакланган нәрсәләр булганы өчен ул нәрсәләр беркайчан да сатылмасын, кешегә бирелмәсен», – дип тә өсти. Мәхәл­лә эшләрен карауны шәкертләренә тәгаенли.
 
«Русча уку кирәк. Икенче милләт кул астында торучы кешеләргә баш мил­ләтнең тел, язу һәм дә дәүләт арасында тәртипкә салынган канун вә кагы­йдәләрен белү кирәк вә тиешле. Фәкать аларның тел, йолалар вә гадәтләрен алудан, үзара русча сөйләшүдән һәм сүз арасына русча катыштырудан сакланырга, мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк».
Низаглар вакытында Мәрҗанинең китапханәсендә сакланган язулардан.

 
1880 елның 11 августында иртән­ге намаздан соң хаҗ сәфәренә кузгалалар. Бу сәфәр вакытында сәфәрдәшләре аның төрки дөньяда абруе никадәр зур булуына инана. Искә алулары буенча, Россия кала­ларында да, Төркиядә дә, Мисырда да, гарәп илләрендә дә Мәрҗани үзен өендәге кебек иркен хис ит­кән. Гарәп һәм фарсы телләрендә, рус телендә җиңел аралашкан.
Вафат көнендә Мәрҗани хәл бе­лергә кергән бер төркем укымыш­лыларга тәфсир китаплары турында сөйли. Бу көнне күп Коръән укый, тәкъбир әйтә. Мәшһүр дин әһеле 1889 елның 18 апрелендә дөнья куя. Үлгәндә иң соңгы сүзләре «Аллаһ Раббәна вә Раббилгаләмин» вә «»Бәл лилләһил-әмри җәмигуһа» аяте кәримәләре була.
 
 
Фотолар: Луиза Янсуар; Комыргуҗадагы, 2 нче гимназия каршындагы Мәрҗани музееннан, Ислам музееннан, архивлардан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: