
Бүген БРИКС саммитының рәсми ачылыш көне.
Өч көн дәвамында Казан бөтен яңалыклар үзәгендә торачак.
22 октября 2024
Ләкин рәсми яңалыклардан арынып, сезнең игътибарыгызны уенга юнәлтәсе килә. Ни өчен дигәндә, Казан мәктәпләре бу атнада көзге каникулга китте, ягъни укучылар өйдә ял итә. Телефоннарны читкә куеп, өйдә балаларыгыз белән уен уйнап алыгыз әле.
“Ак” димә, “кара” димә...
(Татар халык уены)
Балалар тезелеп утыра. Әни кеше (яки әти) балаларына сорау бирә. Тик алар “ак”, “кара”, “әйе”, “юк” димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Тик әни кеше, бу сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:
-Синең күлмәгең акмы?
-Аягыңда носкимы? Һ.б.
Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул балага җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
Добавить комментарий