Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бурычсыз яшим дисәң...

Бурычсыз яшим дисәң...

Бүгенге көнгә республикада яшәүче физик затларның 11 миллиардтан артык салым бурычы бар. 2024 елның 2 маена кадәр, 2023 елда алынган керемнәр өчен, салым органнарына декларация тапшырырга кирәк. Тапшырмаган очракта, штрафлар каралган.

09 апреля 2024

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин журналистларга әнә шулай дип белдерде. Димәк, кайсы очракларда декларация тапшырырга кирәк соң?

-эшмәкәрлек эшчәнлегеннән кергән табыштан;
-торак милекне арендага бирүдән;
-лотереядә 4 мең сумнан 15 мең сумга кадәр откан акчадан;
-кыйммәтле кәгазьләр сатудан, устав капиталындагы өлешне сатудан;
-бүләк рәвешендә алынган күчемсез милектән, транспорт чараларыннан, акцияләрдән, пайлардан.
Ә менә якын туганнардан алынган мөлкәт буенча декларация тапшырасы түгел. Шулай ук сатылган йорт, фатир 1 миллион сумнан артмаган икән, аның өчен декларация тапшырылмый.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: