![“Быел тагын да күбрәк чәчәк утыртылачак”](https://protatarstan.ru/images/uploads/news/2024/5/22/a01a3c268fc464e603e8f701079b544a.png)
“Быел тагын да күбрәк чәчәк утыртылачак”
Башкалабыз чәчәккә күмелә башлады. 2024 елда Казанның яшелләндерүгә 84 млн сум акча тотылачак.
22 мая 2024
Гомуми мәйданы 15 мең кв.м булган 84 урамны бизәү планлаштырыла. 2 меңнән артык чәчәк кашпосы, 68 фигурадан 22 композиция ясалачак.
Кәҗә бистәсе метро станциясе каршында дә бүген эш кайный: тәҗрибәле кызлар, апалар футбол тубы фигурасына чәчәк утырталар.
-Бу эштә 23 ел эшлим,- диде Сания Гыйсмәтуллина. – Казан елдан ел матурлана: быел тагын да күбрәк чәчәк утыртачакбыз. Гадәттә, квадрат метрга 200 чәчәк каралган. Аннан аңа ир-атлар көн саен машина белән килеп су сибә. Суга циркон исемле ашлама кушылган була. Кар яуганчы чәчәкләр шиңми...
Казань на глазах преображается. В 2024 году на озеленение и ландшафтный дизайн города потратят 84 млн рублей. Планируется украсить 84 улицы общей площадью 15 тыс. кв. м.
Добавить комментарий