Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Чишмә буе ял итү урыны!

Әлки районының Иске Камка авылында булып кайттык. Халык бер дигән итеп яши: күпләп мал-туар асрыйлар, кош-корт үстерәләр.

Ә иң гаҗәпләндергәне чишмә, коелар булды: алар барысы да каралган, матур итеп эшләнгән. Бу иганәче ярдәме белән башкарыган изге эш икән:
-Хөрмәтле авылдашыбыз, Иске Камкада туып үскән, берара биредә совхоз бригадиры булып эшләгән Ришат Хатыйпов авылыбыз чишмәләрен шулай карап, барлап тора,- диде авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. – Бездә халык суны чишмәдән ала, гомергә шулай булган. Шәһәрдән кайтучылар да монда килеп су алып китә.
Чишмә ял итү урыны да икән. Җәен атна саен мәҗлес үткәрәләр. Чишмә буена хәтта күрше авыллардан да киләләр.



-Ял итүчеләргә бер генә таләп – үзләреннән соң җыештырып калдырырга. Чүп өчен махсус зур савыт куйдык,- диде Иске Камка авыл җирлеге башлыгы. – Матурлыкны булдыру гына түгел, карап та торырга кирәк, монысы инде үзебездән тора...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: