Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
ЧИСТАЙНЫҢ МӘШҺҮР ИШАНЫ

ЧИСТАЙНЫҢ МӘШҺҮР ИШАНЫ

Традицион җәмгыять кысаларында яшәгән татарларның уй-фикерләре һәм эш-гамәлләренә мәхәллә руханиларының зур йогынты ясаулары мәгълүм. Ярымаграр өяз шәһәрләрендә башка дин һәм мәдәният вәкилләре белән ут күрше булып көн күргән татарлар өчен дини белем бирүдә, рухи-әхлакый тәрбиядә руханиның дәрәҗәсе һәрвакыт югары сакланган. Араларында мәчетләр салырлык бай сәүдәгәр, үз хисабына мәдрәсә тотарлык мөдәррис, атаклы шәех һәм мәхәлләнең бердәнбер әйдәманы булганнары бик сирәк. Шундый күренекле затларның берсе – Чистай шәһәре имам-хатыйбы Мөхәммәтзакир Камалов-Чистави.

03 июля 2024

Мул сулы Чулман елгасының сул як ярына урнашкан Чистай 1781 елда өяз шәһәре статусы ала. Пароходлар пәйда булгач, акрынлап илнең мөһим ашлык саклау һәм аны башкалага озату үзәгенә әверелә.

Татарлар Чистайга 1790 нчы елларда күченә башлый. Беренче буын шәһәр халкы яңа урында традицион яшәү рәвешен булдыра: намаз йорты һәм мәктәп ачыла. Чистайның беренче мөдәррисе, Сәмәрканд мәдрәсәләренең берсендә укып һәм укытып, 1813 елда туган иленә кайткан Исхак Сәгыйтов була. 1831 елны ул Казандагы Апанай мәчетенә күчкәч, имам-хатыйб вазифаларын Әхмәт бине Халит әл-Мәңгәри башкара.

ЧИСТАЙ МӘХӘЛЛӘСЕНЕҢ ЯҢА ӘЙДӘМАНЫ

Шәһәр татар җәмгыяте тормышында сәүдәгәр һәм эшмәкәрләр һәрвакыт мөһим роль уйнаган. Алар мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзеткән, муллаларга йортлар салып биргән, дин кардәшләренең кайбер башка иҗтимагый чыгымнарын каплаган. Шуңа күрә мәхәлләдәге күп кенә мәсьәләләрне хәл иткәндә аларның фикере өстен чыккан.

Чистай мәхәлләсендә дә яшәп килгән бу тәртип янган мәчет урынына яңасын салгач үзгәрә башлый. 1854 елда, мәхәллә ышанычлысы буларак, 3 нче гильдия сәүдәгәре Мияссар Мәүлетов губерна хакимиятенә яңа гыйбадәтханә төзү турында гариза юллый. Ә яңа агач мәчет бинасын 1846 елның 17 сентябреннән Чистайда мулла булып торучы Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Камаловның кайнатасы Хәсән Якупов 1859 елда төзетә. Урта Азиягә кәрван йөрткән бу бай сәүдәгәр, киявенә дип сатып алган йортны ремонтлап, аңа атап, мәдрәсә бинасы да салып биргән була инде.

Хәсән бай 1815 елда Вятка губернасы Малмыж өязе Сосна авылында туган киявен – атаклы көрәшчене үзенең кәсебендә аркадаш итә. Кайнатасы вафатыннан соң Камалов кулында бөтен мал-мөлкәт туплана. Ул, ил буйлап алыш-биреш итәргә хокук бирүче 2 нче гильдия сәүдәре булып язылып, чит төбәкләрдән арзан бәягә чәй һәм алтын әйберләр кайтару һәм шуларны табыш белән сатуны җайга сала. Шулай ук Әстерханга сал агызудан да керем кертә. Чистай базары янында төзегән йортын арендага биреп тә табыш ала. Мулланың тагын бер мөһим керем чыганагын сәдака тәшкил итә.

Шул рәвешле үзе мулла, үзе сәүдәгәр Мөхәммәтзакир хәзрәт, Чистай байларына матди яктан бәйле булмыйча, гаиләсенә яңа йорт җиткерә, утарын киңәйтә, мәчетне дә үз хисабына кайгырта, өч бинасы кирпечтән, бер бинасы агачтан салынган мәдрәсә комплексын төзү һәм карап тотуны да үзе башкара.

Хатыны Бибигасимә белән никахтан дүрт бала дөньяга килә. Бу никахтан туган бердәнбер улы Мөхәммәтнәҗип 1881 елда хаҗ сәфәрендә вафат була. Мөхәммәтзакир хәзрәт аксак һәм сәламәтлеге какшаган хатыны янына
1869 елны, никахлап, 15 яшьлек Бибифатыйма исемле кызны ала. Бу никахтан 14 бала туа, шуларның дүртесе сабый чакта вафат була. Хәзрәт хатынын һәм кызларын урамга чыгарып йөртми, алар торган өйнең бар тәрәзәләре дә урамга түгел, каршы йортка һәм бакчага гына карый.

Чистай татар җәмгыяте, традицион гореф-гадәтләрне һәм әхлакый кыйммәтләрне үзәккә куеп, зур авыл мәхәлләсе кебек яши. Әлбәттә, матди яктан мөстәкыйль хәзрәтнең сүзе һәм йогынтысы көчәя бару кайбер шәхесләрдә ризасызлык тудыра. Ләкин алар да күпчелек фикеренә буйсынып яшәргә мәҗбүр була.

Хәзрәт 1882 елда үз хисабына таштан икенче җәмигъ мәчет төзетә. Мәчеткә мулла итеп мәдрәсә хәлфәсе – 26 яшьлек Мөхәммәтшаһидне сайлаттыра. Аңа йорт төзеп, тол калган кызы Бибигандәлибне кияүгә бирә, сәүдә эшләре буенча аркадашы итә. Мөәзин итеп шулай ук «Камалия» мәдрәсәсендә укыган 22 яшьлек Мөхәммәтзакир Хәйретдинов билгеләнә.

1893 елны исә үзе янына икенче мулла итеп Казан шәһәре имамы Хөсәен Әмирханның улы Мөхәммәтнәҗипне куйдырта, аңа икенче никахтан туган Камиләтинниса исемле кызын кияүгә бирә. Кайнатасы Хәсән бай үзен ничек кайгырткан, яшь киявенә дә шундый ук кадер-хөрмәт күрсәтә. Шул рәвешле Чистай шәһәрендәге барлык руханилар арасында кемдер Мөхәммәтзакир хәзрәтнең «Камалия» мәдрәсәсе шәкерте яисә хәлфәсе, кемдер исә остазга кияү булып чыга.

НӘКЫШБӘНДИЯ ТАРИКАТЕ ШӘЕХЕ

Замандашлары Мөхәммәтзакир хәзрәтне куе түгәрәк сакаллы, матур йөзле, зур күзле, пәһлеван гәүдәле кеше итеп тасвирлый.

Риза Фәхретдин мәгълүматы буенча, башта – Таҗетдин Иштирәкидә, аннан соң Мәчкәрә мәдрәсәсе мөдәррисе Габдулла бине Яхья Чиртушида белем алган Мөхәммәтзакир хәзрәт яшь вакытында артык галим булмаган. Хаҗ сәфәреннән тансык китаплар алып кайтып, шуларны укып-өйрәнеп, дин гыйлемен үзлегеннән үзләштергән, тырышлыгы белән укуга мәхәббәте арткан.

Мөхәммәтзакир хәзрәтнең тирә-якта йогынтысы көчәю аның, шәех буларак, үз тирәсенә чыгышлары белән Идел-Урал төбәгеннән, Урта Азия һәм Кавказдан булган күпсанлы мөридләр туплавына да бәйле.

Хакимияткә каршы чыкканы өчен Россия губерналарының берсенә сөрелгән Дагыстан мөршиде Мәхмүт Алмалы, 1863 елда хәзрәт чакыруы буенча аның авыру кызын дәваларга Чистайга килгәч, йорт хуҗасын зикергә өйрәтә. Хәзерге Азәрбайҗан территориясендәге Алмалы авылында туган Мәхмүт бине Мөхәммәт әд-Дагыстани әш-Ширвани әл-Хәнәфи ән-Нәкышбәнди әл-Мөҗәддиди – суфичылыкның Нәкышбәндия-Халидия тармагы шәехе була. Туган җиреннән аерылырга мәҗбүр булгач та, ул үз тирәсенә күп шәкертләр, фикердәшләр туплый. Аның йогынтысында Мөхәммәтзакир хәзрәтнең Нәкышбәндия тарикатенә караган Халидия тармагы шәехе булып китү вакыты төгәл билгеле түгел: якынча 1860 нчы еллар уртасы дип фаразлыйбыз. Ул Әстерхан каласында яшәгән остазы Мәхмүт Алмалы белән һәрдаим хатлар язышып, фикерләшеп тора.

Шулай да Риза Фәхретдин, «тәсаувыф белән шөгыльләнә башлагач, мөдәрриснең шәкертләр тәрбияләүдә тырышлыгы зәгыйфьләнде, дәрескә әһәмият бирми башлады, мәсләген яхшы гына үзгәртте; яшь шәкертләрен картлар рәвешендә тәрбия итү юлына керде», дип ассызыклый. Аның мәдрәсәсендә укучы мөридләр, башка шәкертләрдән аермалы буларак, һәр көн икенде һәм ахшам намазларына мәчеткә йөри, ахшамнан соң ишанның сөхбәтендә була.

Мөхәммәтзакир Камалов яшәгән йорт. Чистай ш.

Мөхәммәтзакир шәех, мөридләренә өйрәткән кагыйдәләрне тәртипкә салып, гарәп телендә «Табсират әл-мөршидин мин әл-мәшәех әл-халидийин» (Халидия тармагы шәехләреннән мөршидләрнең тоемлавы) исемле хезмәт яза. Хезмәтнең тарикатьнең әхлакый-концептуаль эчтәлеге һәм кайбер ритуаллар башкару тәртибе хакындагы өлешләре 1890 елда Галимҗан Баруди тарафыннан аерым китап итеп Казанда нәшер ителә. Хезмәттә авторның фикерләре Коръән аятьләре, хәдисләр һәм күренекле галимнәрнең сүзләре белән ныгытылып бара. Китап авторы фикеренчә, шәехфани дөньядан читтә торучы, җәмгыятьтәге бөек дәрәҗәләргә омтылмаучы, азга (ашау‐эчүдә, гәпләшүдә, йоклауда) да шөкер итеп яшәүче, намаз укуда һәм хәер бирүдә зур тырышлык куючы һәм кылган гамәлләре сөйләгән сүзләре белән туры килүче зат. Шуны раслагандай, Мөхәммәтзакир ишан гади тормыш алып бара. Аның ишле гаиләсендә йорт эшләрен – хатыны, хуҗалык эшләрен кучеры башкара. Аны шәһәр буйлап бер ат җигелгән тарантаста кучеры йөртә. Кайбер сәүдәгәрләрнең көндезге ашларына баруны санамаганда, мәҗлесләргә йөрми. Аның ярдәмчесе – мөэзин исә яңа туган балага исем дә куша, никах йоласын да башкари, мәет тә тә озата, ашка да йөри.

«Изге» саналган хәзрәт йортына халык үгетнәсихәт сорап та, хәер‐сәдака эстәп тә килә, аның янында иман яңартып, ишанның фатихасын, рухи һәм матди ярдәмен ала.

«КАМАЛИЯ» МӘДРӘСӘСЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ҺӘМ МӨДӘРРИСЕ

Мөхәммәтзакир Чистави, үзенә кадәр эшләгән мөдәррисләрнең эшен дәвам итеп, 1847 елда үз мәдрәсәсен ача.

1880 нче еллар уртасында «Камалия»дә нигездә Казан, Уфа, Самара губерналарыннан килгән 200 гә якын шәкерт һәм шәһәрдән килеп укучы 25 ләп малай белем алганы билгеле.

Мәдрәсәнең эчке тәртибе дини һәм әхләкый яктан кырыс оештырылган була, тәмәке тарту, исерткеч эчемлек эчү, шәһәр урамында хатын‐кыз белән сөйләшеп тору кебек гамәлләр өчен шәкерт укудан куыла. Биш вакыт намаз җәмәгать белән укылган, ләкин берәр сәбәп белән укымый калган шәкерткә җәза бирелми. Рәсмилек җомга һәм тәравихта кулланыла.

Шулай да 1880 нче еллар ахырында мәдрәсәгә беркадәр аракы керә башлый, тыелган булса да, скрипкада уйнаган көйләр ишетелгәли. Шул елларда булса кирәк, ишан кияве Закир хәлфә йогынтысында, сыйныф бүлмәләренә кара такта куйдырып, башлангыч мәктәптә җәдит ысулы белән укыту тәртибен кертә. Барлык укучылар өчен бушлай булган кадим мәдрәсәдә уку‐укыту һәм яшәү өчен шартлар бик уйлап оештырыла. Тәһарәтханә һәм кухня урнашкан махсус бинаны җылыту, анда аш әзерләү һәм самоварда чәй кайнату өчен утынны Камалов бирә. Ул шулай ук ел саен кием һәм ризык алырга шәкертләргә 3–5 сум акча да өләшә.

Мәдрәсәнең мунчасы булмау, ә шәкертләргә шәһәрнең җәмәгать мунчасына йөрү тыелган булу сәбәпле, Чистай кешеләре шәкертләрне һәр атна саен диярлек кунакка дәшә торган булалар. Аларны ашатып‐эчертеп, ертылган киемнәрен ямап, киемнәрендәге өзелгән сәдәфләрен тагып җибәрәләр. Әгәр шәкерт чирләп китсә, сабакташларына авыру йоктыр-масын өчен, шул ук йорт хуҗалары өйләренә алып кайтып дәвалыйлар. Шул рәвешле, чистайлылар мәдрәсәдә санитария һәм гигиена таләпләре үтәлүдә үзләреннән зур өлеш кертә. 1890–1893 елларда «Камалия»дә укыган Гаяз Исхакый үзенең истәлекләрендә кунак булуларны кырыс шәкерт тормышының иң якты һәм матур сәхифәләре дип атап, үзләрен кайгырткан шәһәр татарларын бик җылы хисләр белән искә ала.

1883–1891 елларда «Камалия»дә яшәгән Галиәсгар Гафуров‐Чыгътай мәдрәсә шәкертләренең яшерен рәвештә генә җәдиди «Тәрҗе- ман» газетасын 6 нөсхә алдыруларын хәбәр итә. Шәкертләр шулай ук Төркиядән кайтарылган матур әдәбият белән дә танышып баралар. Шул рәвешле, искиткеч зур дини абруйлы, гыйлемле, мөселманнарга үрнәк булырлык гамәлләр кылучы, мал‐мөлкәтле һәм иганәче хәзрәт, тирәяк авылларга руханилар әзерләү өчен мәдрәсә тоткан мөдәррис һәм үз артыннан меңнәрчә мөрид иярткән ишан Чистай шәһәре халкына, патриархаль тормыш кагыйдәләре өстенлек иткән җәмгыять тәртипләрен алга куеп, вәгазьләр укый, халыкны диндар итеп тәрбияләргә омтыла.

1859 елда Хәсән бай төзеткән, Мөхәммәтзакир Камалов имам-хатыйб булып торган беренче Җәмигъ мәчете. Чистай ш.

СӘЯСӘТЧЕ ИШАН

Хөкүмәт, 1870 елның 26 мартында «Россиядә яшәүче инородецларга белем бирү чараларының кагыйдәләре» исемле канун кертеп, яңа мәктәп‐мәдрәсәләр фәкать яннарында рус классы булганда гына ачылырга һәм анда 16 яшькә кадәр барлык шәкертләр дә укырга тиеш дип белдерә. Законда, киләчәктә муллалардан русча укый‐яза белү таләп ителәчәк, дип әйтелә.

Татарларга рус теле өйрәтүнең ахыргы максаты – руслаштыру һәм русларга кушу дип язылган бу рәсми документ 1870 елда «Известия по Казанской епархии» исемле вакытлы матбугат басмасында нәшер ителә.

1888 елның 16 июле канунында бу таләп 1891 елдан гамәлгә керә дип игълан ителә. Казан байлары 1870 елгы «Кагыйдәләрне», татарчага тәрҗемә итеп, муллаларга тарата. Мөхәммәтзакир ишан Россия хөкүмәте мөселманнарны руслаштырырга тели дигән нәтиҗә ясый һәм, мөселманнарны туплап, 1888 елның 16 июль законын юкка чыгару яки аның үз көченә керүен кичектерүне сорап, Мәхкамәи шәргыягә (1888–1889) һәм императорга (1889–1890) петицияләр юллауны оештыра. Чулманда навигация башлангач Санкт-Петербургка барып түрәләр кулына әлеге петицияне тапшыру өчен, 1889 елның кышында чистайлылардан 4 кешелек депутация төзи, бу эшкә казанлылар да кушыла. Ахыр чиктә башкалага Казан вәкилләре бара.

Чистай шәһәренең беренче татар зиратында шәех Мөхәммәтзакир Камалов төрбәсе.

Шуннан бирле Чистави 1881 елда шәһәр идарәсе хисабына ачылган рус классына карата кискен тискәре фикерен халыкка тарата башлый. 1891 елда рус теле укытучысы М. Юнысов, мәктәбе бушап калгач, Мөхәммәтзакир хәзрәтнең шәкертләрне рус телен өйрәнергә җибәрмәвеннән зарланып, хакимияткә шикаять яза. Ике арадагы каршылык турындагы хәбәр эчке эшләр министрына барып ирешә. Губернатор, ишанны 1892 елның 2 маенда Казан кирмәненә чакыртып, хакимияткә каршы эшчәнлеген туктатуны таләп итә һәм рәсми кисәтү ясый.

1893 елның 21 маенда өяз исправнигы аны кабинетына чакырта, шәкертләренең рус классына йөриячәге турында йөкләмә кәгазе (подписка) бирмәсә, мәдрәсә ябылачак, дип куркыта. Карт хәзрәт андый кәгазь бирүдән баш тарта.

1893 елның февралендә хәзрәтнең кызын Мөхәммәтнәҗипкә кияүгә бирү уңаеннан Чистайда туй мәҗлесенә Казан һәм Уфа губерналары руханилары һәм сәүдәгәрләре җыела. Мәҗлестә Россия мөселманнарының динимәдәни мәнфәгатьләрен яклау өчен эчке эшләр министрына гына түгел, ә төрек солтанына мөрәҗәгать кылу кирәклеге турында карар кабул ителә.

Спас өязе Ташбилге авылы мулласы А. Габбазов, өченче тапкыр хаҗ кылу сылтавы белән, Мөхәммәтзакир хәзрәт акчасына госманлы дәүләтенә китә, Мәккә һәм Мәдинәдә, мөфтиләрне җыеп, киңәшмәләр оештыра; Россиядә Коръән текстларын цензорның төзәтеп бастырганын хәбәр итә, тиздән мөселманнарның никах һәм аерылу эшләре православие руханилары кулына биреләчәк, дип сөйли. Бу киңәшмәләрдә катнашкан мөфтиләр кул куйган петициядә Россиядәге дин кардәшләренең хокуклары бозылуга тирән борчылу белдерелә. Габбазов петицияне госманлы хакимиятенә тапшыру өчен Истанбулга китә...

Хакимият, Чистай халкының рус теле укытучысын гаепләп язган шикаятен һәм мөфти М. Солтановның ишанны яклап язган хатын читкә куеп, Мөхәммәтзакир хәзрәтне Россия дәүләте өчен куркыныч шәхес дип атый, чит төбәккә сөрү турында карар әзерли. 1893 елның 28 маенда вафат булуы ишанны сөргеннән коткара.

Мөхәммәтзакир ишан вафатыннан соң мөридләре язган ике мәрсия бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Шуларның берсе – Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтшакир тарафыннан иҗат ителгәне – 1895 елда Казанда аерым китап итеп бастырыла.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: