Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Чүлмәк кенә, димәгез...

Чүлмәк кенә, димәгез...

Тарих битләре

07 сентября 2017

Керамика, ягъни балчыктан әвәләп эшләнгән савыт‑саба һәм дә төрле хайван, кош‑корт рәвешендәге бала‑чага уенчыклары археологик казу эшләре вакытында иң еш очрый торган табылдыклардан санала. Аларда бик бай тарихи мәгълүмат «яшеренгән». Әле археологик разведкалар үткәргәндә үк, моңа кадәр билгеле булмаган берәр яңа объект, әйтик, борынгы авыл урыны табып алсак, өч‑дүрт чүлмәк китегенә күз төшереп, әлеге объектның кайсы гасырга караганын һәм биредә нинди халык яшәгәнен шактый ук төгәллек белән әйтеп бирә алабыз. Нәкъ менә шуңа күрә дә инде археологлар керамиканы җентекләп, төрле ысуллар кулланып өйрәнәләр.
«ГОМУМБОЛГАР» КЕРАМИКАСЫ
Болгар илендә чүлмәк җи­тештерү шәһәр һөнәрчелегенең иң алдынгы тармакларыннан са­налган. Чүлмәкчеләр бик югары сыйфатлы һәм киң ассортимент­лы продукция җитештергәннәр. Алар арасында аш‑су пешерергә җайлаштырылган казан һәм 3–5 литрлы, артык зур булмаган чүл­мәкләр, пешкән ризыкны салып өстәлгә куя торган тәлинкәләр, җамаяклар, кувшиннар һәм баш­ка төрле аш савытлары, ашамлык продуктларын (он-ярма, ит-май, сөт) саклау өчен махсус ясал­ган хум, корчага ише күләмле, 20–30 литр сыйдырышлы чүл­мәкләр, һәр гаиләдә кулланыла торган яктырткыч лампалар бар. Бала арбалары, бишек төпләренә урнаштырыла торган «стакан­га охшаш туваклар («бала чүл­мәкләре»), кара һәм төсле ме­таллургиядә кирәкле терекөмеш саклау өчен махсуслаштырылган сфероконуслар еш табыла.
Бу савытларны елга комы кушып изелгән кызыл балчык­тан чүлмәк түгәрәкләрендә яса­ганнар, бераз кояшта киптереп алганнан соң, махсус таякчыклар (лощило) белән шомар­тып-ялтыратып алганнар, гади генә, әмма бик зәвыклы итеп дулкынсыман бизәкләр төшер­гәннәр, аннан соң кайнарлыгы 700–800 градуска җитә торган махсус мичләрдә (горннарда) яхшылап яндырганнар.
1-2
Күрәсең, практик яктан чыдам, ә формасы белән бик матур бул­гангадыр, болгар чүлмәкчеләре җитештергән савытларны сәүдә­гәрләр күрше халыкларга, бигрәк тә рус кенәзлекләренә илтеп сата торган булганнар. Мәскәү, Суз­даль, Муром, Владимир, Бело­озеро, Ростов, Бөек Новгород, Түбән Новгород, Киев, Чернигов кебек шәһәрләрне казыганда болгар чүлмәкләре еш табыла. Алай гына да түгел, Суздаль тирәсендә археологлар болгар чүлмәкчеләре эшләгән оста­ханә калдыкларына тап булды­лар. Биредә ике яруслы түгәрәк горннар (аскы катта – утын ягып җылыту, өстә – әзер продукция яндыру камералары) сакланып калган. Диаметры һәм биеклеге икешәр метрга җитә торган әле­ге мичләр монголларга кадәрге чорда бары тик болгарларда гына булган. Рус һөнәрчеләре чүлмәкләрне гади мичләрдә – учакларда яндырганнар, шуңа күрә алар җитештергән продук­циянең сыйфаты түбән булган. Бары тик XIV йөздә генә болгар чүлмәкчеләренең турыдан-ту­ры йогынтысы астында кайбер рус шәһәрләрендә, мәсәлән, Мәскәүдә кызыл балчыклы чүл­мәкләр ясарга өйрәнгәннәр.
Болгар шәһәрләрен һәм авыл­ларын казыганда табыла торган кызыл балчыклы керамиканы фәндә «гомумболгар керамика­сы» дип атыйлар. Ул барлык ке­рамик табылдыкларның якынча 94–95 процентын тәшкил итә. Калган 5–6 проценты махсус станок – чүлмәк түгәрәге кул­ланмыйча, кулдан гына әвәләп ясалган савыт-сабага туры килә. Формалары, җитештерү техно­логиясе, бизәлеше ягыннан алар бик төрле. Шуңа күрә дә аларны археологлар бик кызыксынып өйрәнәләр. Төрлелекнең сәбәбе шул: әгәр дә кызыл балчыклы һәм яхшы сыйфатлы гомум­болгар керамикасын, исемен­нән үк аңлашылганча, болгарлар үзләре җитештерсәләр, кулдан эшләнгән, ярыйсы ук архаик, әйтергә кирәк, тупас савыт‑са­ба болгарларга килеп кушылган башка халыкларга мөнәсәбәтле. Болгар керамикасы буенча күре­некле белгечләребез Т.А. Хлеб­никова һәм Н.А. Кокорина әлеге керамиканы ике дистәгә якын этномәдәни төркемгә бүлеп ка­рыйлар. Без аларның һәрберсенә тукталып тормабыз, әмма кайбер төркемнәр турында мәгълүмат биреп китмичә ярамас. Түбәндә язылганнар укучыларыбыз өчен аңлаешлырак булсын өчен шуны искәртеп үтәбез: керамиканың этномәдәни төркемнәрен галим­нәр берече чиратта теге яки бу халыклардагы/кабиләләрдәге чүлмәкчелекнең технологик үзенчәлекләренә карап билге­лиләр. Бу үзенчәлекләр балчык савыт‑саба ясау өчен чимал әзерләгән чорда ук башлана. Карьердан казып чыгарылган кызыл балчыктан турыдан-туры измә ясамыйлар, чөнки ул ар­тык майлы була, андый балчыктан ясалган савыт‑саба мичтә яндырганда чатный, яраксызга әверелә. Балчыкның майлылы­гын киметү өчен аңа елга комы, тирес, төелгән бака кабырчыгы, кош йоны, туралган үлән, вакланган таш һәм башкаларны кушалар. Бу өлкәдә һәр халык­ның үз традициясе була. Шун­дый ук традицияләр савыт-са­баларның формасында, аларны бизәүдә дә күзәтелә.
ҮЗЕ МӨҺЕРЛЕ, ҮЗЕ ЧЫРШЫЛЫ
Болгарлар әле Хәзәр дәүлә­те чикләрендә, Азов‑Дон буй­ларында яшәгән чорда ук бик үзенчәлекле, күрше халыклар­ныкына охшамаган савыт‑саба җитештерә торган булганнар. Чүлмәкләр көрән төстәге балчык составына туралган үлән яисә шамот – төелгән иске чүлмәк ва­тыклары кушып кулдан әвәләп ясалган (соңыннан өлешчә чүл­мәк түгәрәкләрендә эшкәртел­гән); өслеге параллель сызыклар белән сырланган, иңнәре дул­кынга охшаш рәсемнәр белән бизәлгән. VIII гасыр урталарын­да Урта Иделгә күчеп утыргач та, болгарлар традиция буенча шундый ук савыт‑саба җитеш­терүләрен дәвам иткәннәр. Ул бары тик Х гасыр ахырларын­да, кулланылышка югарыда тасвирлап үтелгән яхшы сыйфатлы гомумболгар керамикасы кергәч кенә, юкка чыга. Сүз уңаеннан исегезгә төшереп китим: әлеге этномәдәни төркемгә кергән савыт‑саба фрагментлары (фән телендә «салтово-маяк тибында­гы керамика» дип йөртелә) Ка­зан кремлендә дә табылган иде, һәм алар башкалабызның бар­лыкка килү вакытын ачыклауда әһәмиятле роль уйнадылар.
Яндырырга куелган чүлмәк.
1-3
Яндырырга куелган чүлмәк.
Х гасыр башларында болгар­лар яшәгән шәһәр-авылларда тагын бер этномәдәни төркемгә караган савыт‑саба пәйда була. Фәндәге исеме – «постпетро­гром» тибындагы керамика (беренче мәртәбә Екатеринбург шәһәре тирәсендәге Петрогром тавы итәгендә табылган). Бу төр­кемгә кергән савытлар да кулдан эшләнгән, әмма аларны башка төркемдәгеләр белән һич бутый алмыйсың: барысы да түгәрәк төпле, цилиндр муенлы, балчы­гы составында – вакланган бака кабырчыгы. Бизәлеше дә бик үзенчәлекле: муенында рәт‑рәт булып шнур, үрелгән бау эзләре, иңнәрендә тарак тешләренә охшаш штамп «сугып» ясал­ган зигзаг яисә чыршы сурәте (фәндә «гребенчато-шнуровая керамика» дип йөртелә). Әлеге керамика безнең якларга Урал таулары тирәсендә, Кама елгасы­ның югары агымы бассейнында яшәүче угыр кабиләләре белән бергә «күчеп» килгән. Бер төркем галимнәр әлеге керамиканың килеп чыгышын шул ук терри­ториядә яшәүче финнар – ко­ми-пермяк һәм удмуртларның борынгы бабалары белән бәйләп аңлаталар. Болгар дәүләтенең Кама аръягында урнашкан үзәк өлкәләрендә «постпетрогромлы­лар» болгарлар белән аралашып бетәләр.
Постпетрогром кабиләләрнең Идел Болгары җирләренә күчеп утырулары XI–XII гасырларда да дәвам итә. Аларның күбесе Алабуга, Кирмән калалары җир­легендә һәм аның тирә-юнендә туплана. Хәзерге Татарстан­ның көнчыгыш районнарында яшәгән «постпетрогромлылар» Алтын Урда чорында Чиялек ар­хеология культурасын барлыкка китерәләр. Әлеге культура ка­биләләре, галимнәр фаразла­вынча, башкорт халкының килеп чыгышында катнашалар.
Тагын бер үзенчәлекле төркем нык аерылып тора болгар кера­микасыннан. Ул да булса безнең фин күршеләребез кулланган савыт-саба. Борынгы марилар ясаган чүлмәкләр бик примитив: өй шартларында кулдан гына әвәләп эшләнгән, бизәкләре дә юк, учакта яндырылган, кыскасы, начар сыйфатлы, хуҗасына озак хезмәт итмәгәндер алар. Мондый савыт‑саба китекләре Казан кремленнән дә табып алынды. Ләкин алар күп түгел, болгарлар арасында яши башла­ган марилар үзләре алып килгән савыт-сабадан озак файдалан­маганнардыр, күрәсең, базардан очсызга гына яхшы сыйфатлыла­рын сатып ала башлаганнардыр.
Ә менә борынгы удмуртлар­ның (ломоватово, чепец, полом кабиләләре) савыт-сабалары сыйфатлырак итеп ясалган, матур гына бизәкләре дә бар. Мондый керамика соңгы ел­ларда Болгар казылмаларын­нан, шәһәрнең IX–X гасырларда тупланган иң борынгы катлам­нарыннан чыкты.
Хәзерге Пермь яклары белән бәйләнгән, ягъни Урал буе фин­нарына (коми-пермякларга) мөнәсәбәте булган савыт‑саба иң әүвәл Чистай шәһәре янын­да урнашкан Җүкәтау каласын­да табыла, шуңа күрә ул фәндә «Җүкәтау тибындагы керамика» дип йөртелә дә. Аның балчы­гында эре ком бөртекләре ачык күренеп тора, формасы белән тирән булмаган киң авызлы, бер тоткалы савытлар. Төпләре яссы түгел, бераз түгәрәк. Иңнәрендәге бизәк күп зоналы текә дулкыннардан гыйбарәт. Әлеге савытларның башка ха­лыклар арасында таралган төгәл аналоглары билгеле түгел, шуңа күрә аның Урал‑Кама буйларын­да яшәгән халыкларныкы булуы мөмкин дигән гипотеза әлегә исбатланмаган килеш кала бирә.
1-4
КАЯН КИЛЕПЧЫККАННАР?
Болгар истәлекләрен ка­зыганда сирәк булса да Рус кенәзлекләреннән китерелгән савыт-сабалар да очрый. Хуш, русларның болгар шәһәрләрендә даими яшәүләре борынгы елъ­язмаларда да чагылыш тапкан. Сугышып та торганнар, сәүдә дә итешкәннәр, алар болгар­лар белән «тел, лөгать, гадәт һәм әхлак алмашып» яшәгәннәр. Рус чүлмәкләре кара‑көрән төстә, өслеге параллель сызыклар белән бизәлгән, начар яндырылган. Мондый чүлмәкләрне алар үзләре белән алып килгәннәр, әмма бе раздан болгар савыт-сабасыннан файдалануга күчкәннәр.
Болгарлар белән Көнчыгыш Европа далаларында яшәүче күчмән төрки халыклары ара­сындагы багланышлар гасырлар буена дәвам иткән. Х йөздә алар бәҗәнәкләр, XI йөздән башлап кыпчаклар белән аралашып яшиләр. Күчмәннәрнең бер өле­ше Идел Болгары территориясенә дә үтеп керә дип әйтергә нигез бар, чөнки аларның культурасына хас әйберләр, шул исәптән кулдан эшләнгән савыт‑саба фрагмент­лары еш табыла. Болгар теленең кыпчаклаша башлавы да мон­гол яуларына кадәрге чорга туры киләдер, мөгаен.
Күргәнебезчә, төрле халыклар калдырган традицион кера­мика болгар халкының килеп чыгышын, Урта Идел һәм Урал буе татарларының этник тарихын өйрәнүдә бай мәгълүмат бирә алырлык тарихи чыганак булып тора. Әлеге чыганак болгарлар­ның күп төрле этник компонент­лардан торганлыгын бик ачык күрсәтә.
Тагын бер тапкыр яхшы сый­фатлы гомумболгар керамика­сына күз төшерик. Каян килеп чыккан ул? Күрше‑тирә халыкларында юк бит мондый фор­малар – кувшиннар, хумнар, яктырткыч лампалар, туваклар, сфероконуслар.
Кайбер галимнәр мондый формаларның килеп чыгышын һәм безнең төбәкләрдә тара­лышын антик чор истәлекләре белән бәйләргә тырыша. Имеш, Борынгы Грециядә һәм Римдә кулланылышта йөргән савыт‑са­ба формалары һәм аларны ясау технологиясе Хәзәр каганлыгы аша Идел болгарларына килеп җиткән. Бу версияне әлегә хуплап та, инкарь итеп тә булмый. Өстәмә тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Шул ук вакытта болгар савыт-сабалары (бигрәк тә хум­нар, туваклар, яктырткычлар) күп яктан Урта Азия халыкла­рыныкына охшаш. Кызганыч, Урта Азия һәм Болгар керами­касын чагыштырма планда өй­рәнү проблемасы әлегә кадәр игътибардан читтә калып килә. Идел Болгарында табылган сфе­роконусларның күбесе импорт өлешенә туры килә, алар нәкъ менә Урта Азиядән һәм Кавказ аръягы дәүләтләреннән ките­релгәннәр.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: