Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Чыршы, чыршы без сине...

Чыршы, чыршы без сине...

Узып баручы елның соңгы эш атнасын башладык. Шимбә көнне булган хәлләр күпләрне уйланырга мәҗбүр итте: эшкә килү үзе бәхет. Дөньялар гына тыныч булсын...

23 декабря 2024

Казанда инде Яңа ел рухы нык сизелә: урамнар бизәлде, бу атнада төрле чаралар үткәрү каралган. Һәм чыршы базарлары да тулы көченә эшли. Мисал өчен башкаланың Мәскәү базарында чыршы, наратларның ниндие генә юк.

-1,5 метрлы чыршы 1 мең 500 сум тора,- диде сатучы Сергей. – Ә өч метрлы чыршылар 4 мең сумга сатабыз. Бу Пермь якларыннан кайтарылган агачлар, бөтен документлар да бар. Чыршы, наратларга сорау бар, атна дәвамында сатып алучылар тагын да күбәер дип уйлыйм.Казанда чыршы базарларының адреслары:

-Авиатөзелеш районы: академик Павлов ур., 1;
-Вахитов районында: Б.Шахиди ур., 24 һәм Чехов ур, 3/7;
-Мәскәү районы: Декабристлар ур., 114 һәм Декабристлар ур., 150;
-Яңа Савин районы: Ямашев пр., 92 а;
-Совет районы: академик Сахаров ур., 13а, Карбышев ур., 15, Пионер ур., 9 а, Родина ур. 33а.
Идел буе районы: Фучик ур., 105в, Р.Зорге ур., 68, Мәүлетов ур., 17 һәм Кулагин ур, 6.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: