
“Дүрт китабым дөнья күрде!”
Хәерле көн, дуслар! Ял итеп армадыгызмы әле? Бик рәхәт, шулай бит? Яңа елның соңгы эш көнендә Арча районының Урта Бирәзә авылында булдык.
05 января 2025
Биредә Дамир Нуриәхмәтов исемле шагыйрь яши. Арчалылар аны яхшы белә. Соңгы елларда социаль челтәрләр аркылы киң катлам укучысы да Дамир абыйны таный башлаган. Шагыйрьнең дүрт китабы дөнья күргән. Олылар өчен, балалар өчен язган шигырьләре дә бар.-Хыялый мин, аны бөтен кеше аңлап та бетермидер,- ди Дамир абый. – Әле менә яңа гына Татарстан китап нәшриятендә балалар өчен китабым басылып чыкты. Яңа елга зур бүләк булды ул! Илһам килде дә, бер-бер артлы утыздан артык балалар шигырьләре язылды. Ул авыррак икән, балаларча уйларга кирәк бит. Алланың рәхмәте, шигырьләрем ярыйсы гына килеп чыкты кебек. Оныклар да яратып укый, ятлый. Олы бәхет шул ул!
Дамир Нуриәхмәтов яраткан тормыш иптәше Рәмзия ханым белән туган нигезендә гомер итә. Уллары Ленар Казанда гомер яши икән. Ул аларның олы юанычы, горурлыгы да. Ленар мәктәпне дә, КХТИны да кызыл дипломга тәмамлаган. Бүген үз эшен булдырган.
-Дамир ул бик белемле, акыллы кеше,- ди җәмәгате турында Рәмзия апа. – Без аның белән танышканда, мин аны әдәбият укытучысыдыр дип уйлаган идем. Күп укый ул. Табигатьтә йөрергә ярата, тәмле үлән чәйләре әзерли...
Шигъри җанлы, зыялы гаилә турында журналыбызның гыйнвар саныннан укырсыз.
Добавить комментарий