Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Елый-елый җыр тыңладылар...”

“Елый-елый җыр тыңладылар...”

Редакциябезгә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алинә Шәрипҗанова килде. Гаиләсе, иҗаты турында бик тәмләп сөйләде. Ә төп темабыз - Алинәнең хәрби зонада хезмәт итүче егетләребез янына барып кайтуы булды.

22 января 2025

Узган елның көзендә алар бер төркем җырчылар белән Луганск һәм Донецк шәһәрләрендә концертлар белән йөреп кайттылар. Алинә анда үзебезнең егетләр белән дә аралашкан. -Татарча аңламаган егетләр дә безнең татар көйләрен исләре китеп тыңлады, биеделәр дә. Тагын минем Виктор Цой репертуарыннан «Кукушка» дигән җырны яраттылар. Аны беркайчан да җырлаганым юк иде. Бер хәрбинең соравы буенча беренче тапкыр башкардым. Шул арада хәбәр бөтен җиргә таратылып өлгергән. Кая барсак та, “Кукушка”ны җырлагыз әле, дип үтенделәр. Үзләре дә миңа кушылып җырлап, елый-елый тыңладылар. Хәрбиләр каршында беренче генә чыгыш ясавым түгел. Казан ЭКСПОдан да егетләргә җырлап озаткан идек. Инде шулай җырлап каршы да алырга язсын.

Кызыклы, гыйбрәтле әңгәмә журналыбызның февраль санында басылачак.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: