Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Февраль салкын килсә, урак вакытында бик эссе булыр!

Февраль салкын килсә, урак вакытында бик эссе булыр!

Кышның да соңгы аена кердек. Кай арада диең! Әйе, быелгы кыш үзенчәлекле: яз сыман булды ул. Берәүләр моңа зарлана, икенчеләр, киресенчә сөенә. (Редакциябездә дә фикерләр бүленде). Әлбәттә, әле кыш узмаган, салкынын, карын да күрсәтер ул. Февраль ул үсмер бала кебек, хәзер холкын күрсәтеп ала.

03 февраля 2025

Февраль турында халык сынамышлары нәрсә ди соң?

-Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
-Февраль карга бай, апрель суга бай.
-Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
-Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
-Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
–Февраль азагында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
-Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: