Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт»: премьерадан соң туган фикерләр...

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт»: премьерадан соң туган фикерләр...

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында премьера! «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» - шактый каршылыклы, бик үзенчәлекле спектакль.

27 марта 2024

Исеме үзенчәлекле булган кебек, спектакль дә “мөгезле”. Эчтәлегенә тукталмыйча ошаган һәм ошамаган якларын ассызыклыйсы килә.
Беренчедән, спектакль ялыктырмый. Һәрхәлдә, сәгать тә кырык минутның узганы сизелмәде. Икенчедән, хореография шәп, артистларның биюләрен гел елмаеп карадым. Өченчедән, театрның әйдәп баручы составы уйный, рольгә керә беләләр. Дүртенчедән, сатира көчле: “Вкусно и точка”дан көлүләре генә ни тора.

Инде хәзер тискәре ягына килик: килеш-килбәтләре белән фахишәләрне хәтерләткән кызларның кыланмышларына өлкән яшьтәге апа-абыйлар “аһ” итеп карап утырды. Исемнәре генә ни тора бит: Ничаваева, Җилбәзәкова, Матурова. Искитмәле, спектакльдә бер генә уңай хатын-кыз образы юк. Өчесе дә җилбәзәк, акча дисәң, чишенергә дә, башкасына да әзерләр. Кияүдәгесе бигрәк арттырып җибәрә: элек очрашып йөргән егетен өенә үк алып кайтып түшәккә ятты. Юк, мин андый хәлләр тормышта булмый дип әйтмим. Тик биредә “җилбәзәковалар” арттырып җибәрә кебек. Бөтен хатын-кызлар шундый дигән уй кала.


Ничек кенә булмасын, спектакль Тинчурин театрының зур яңалыгы, барып күрергә киңәш итәм. Ул берничек тә битараф калдырмаячак. Аеруча яшьләргә кызык булыр дип уйлыйм.

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: