Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: милләтнең рух сагында

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: милләтнең рух сагында

Тарихи сәхифә

09 сентября 2019

Казан ханлыгы алынганнан соң (1552 ел) татарларга каршы Россия дәүләте тарафыннан алып барыла торган сәясәтнең төп максаты ислам динен генә түгел, бәлки халыкның үзен, беренче чиратта, аның гасырлар буена тупланган, калыплашкан рухи мәдәниятен дә юкка чыгару иде. Шул максатны тормышка ашыруда рус хөкүмәте бик тырышып эшләде: татарларның иң алдынгы, бай һәм зыялы катламын юк итте, мәчет-мәдрәсәләр җимертелде, мөселманнарны көчләп христианлаштыру процессы башланды. Бу шартларда татар милли культурасының үсеше турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Бераз җанлану кабат XVIII йөзнең икенче яртысында гына башлана.
Күренекле шагыйрь, мәгъ­рифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты XVIII–XIX гасыр­лар татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Утыз Имә­нинең иҗат мирасы зур һәм күпкырлы. Ул барлыгы 100дән артык исемдә хезмәт язган. Безгә шуларның 60 исемдәгесе генә ки­леп җиткән. Аларның яртысын­нан күбрәге, ягъни 31е – шигъ­ри әсәрләр, калганнары – төрле эчтәлектәге фәнни хезмәтләр, сүзлекләр һәм үз кулы белән кү­череп язылган китаплар.
ТОРМЫШ ЮЛЫ
Габдерәхим 1754 елда хәзерге Чирмешән районы Утыз Имән авылында ярлы игенче гаилә­сендә туган. Әтисе Госман (хә­зерге Лениногорск районындагы Тимәш авылы кешесе) улы ту­ганчы ук үлеп киткән. Ярдәмче­сез калган әнисе Гафифә үзенең туган авылы Утыз Имәнгә әйлә­неп кайткан. Габдерәхим шун­да дөньяга килгән. Әмма әнисе дә бик иртә үлеп китә, ятим бала туганнарында тәрбияләнә.
Укуга дәрт Габдерәхимдә бик иртә уяна. Башта авыл мәдрәсәсенә йөреп укый. Зирәк­леге, үткен зиһене белән сабак­ташлары арасында «укымый белә торган шәкерт» буларак таныла, озакламый яшьтәшләренә хәлфә­лек итә башлый. Мәдрәсәдә би­релә торган белемнәрне, гарәп, фарсы телләрен үзләштерә. «Белем алырга комсыз» булган бу яшь шәкертне туган авылын­дагы мәдрәсә, андагы гыйлем дөньясы, аралашу сферасы гына канәгатьләндерми, һәм ул күрше авыл мәдрәсәләренә китеп бе­лем ала, яңа мөгаллимнәр белән аралаша.
Тиздән Габдерәхимне тирә-як авыл мәдрәсәләре дә канә­гатьләндерми башлый. Ул, гаилә­сен дә алып, эре гыйлем үзәге саналган данлыклы Оренбург Каргалысына килә. Монда Вәлид бине Мөхәммәд Әмин Каргалый мәдрәсәсенә укырга керә, әле­ге дин белгече аның остазына әйләнә.
Әмма бераздан Габдерәхимне Оренбург Каргалысында алган белемнәренең генә җитмәвен аң­лый. 1788 елда ул гаиләсе белән Урта Азия якларына чыгып китә. Башта Бохарада туктала, исеме еракларга таралган мәдрәсәләрдә белем ала, күренекле галимнәр, укымышлы кешеләр белән ара­лаша. Бераздан үзе дә мәдрәсәдә укыта башлый. Бохарадан соң Габдерәхим Сәмәркандта, Урта Азиянең башка шәһәрлә­рендә була. 1796 елда, 42 яшендә, Әфганстанга сәяхәт кыла: Бәлех, Һират, Кабул шәһәрләрендә яшәп ала, белемен арттыру белән шө­гыльләнә.
1798 елда Габдерәхим туган ягына кайтырга чыга. Туган авы­лында төпләнеп калырга тели, әмма аңа: «Синең атаң Тимәш кешесе иде», – дип, йорт салырга җир бирмиләр. Шуннан соң ул үзенең ерак туганнары яшәгән күрше авылга – Кара Чишмәгә китә, анда бер ел яши. Ләкин Кара Чишмәдә дә озак торыр­га рөхсәт итмиләр. Шуннан соң хәзерге Чистай районының Исләй авылында бер ел чамасы мәдрәсәдә укыта. Аннан хәзер­ге Лениногорск районының Са­рабиккол авылына күчә, анда өч ел мәдрәсәдә белем бирә. Куакбаш авылы тарихында бе­ренче мәдрәсә салдыра, шунда ук шәкертләр укыта. Ниһаять, әтисенең туган авылы Тимәшкә килеп урнаша һәм үзенең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.
Тимәштә аның кечкенә генә йорты, аз гына җире була. Ул мал­лар асрамый, байлык җыймый. Картлык көннәренә кадәр иҗат эшен дәвам итә. Габдерәхим Утыз Имәни 80 яшенә кадәр яшәп, 1834 елның 8 апрелендә вафат була. 1994 елда шагыйрь һәм галим Габдерәхим Утыз Имәни кабере өстенә Шәрык стилендә таштан эшләнгән, ак гөмбәзле зур гына төрбә-мавзолей төзеп куела. Мав­золейның эчке ягына, түр стенага шагыйрьнең «Мөһиммәт эз-за­ман» поэмасыннан түбәндәге шигырь юллары язып куелган:
 
Егет булсаң, егетлек күргәз илгә,
Мәхәббәтлек путасын багла билгә.
Гаделлек кыйл, ул имди әһле вафа,
Берәүгә бер тузан тик кыйлма
җәфа.
Бу – татар әдибенә куелган бе­ренче мавзолей.
 
1-3
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы 1839 елда беренче тапкыр Утыз Имәни редакцияләгән текст буенча басылып чыккан.
 
УТЫЗ ИМӘНИ – ШАГЫЙРЬ
Габдерәхим Утыз Имәни – әдә­биятыбыз тарихында иң беренче мәгърифәтче шагыйрьләрдән. Гомере буе гыйлемнең чиксез тирәнлегенә омтылган шәхес буларак, аның иҗатында да төп мотив булып замандашларын белем алырга чакыру тора. «Гый­лем» төшенчәсен шагыйрь бер­төрле генә аңламый. Бер яктан, ул аны тормышның нигезе, ке­шеләргә тормыш авырлыкларын җиңәргә, аның серләрен ачарга ярдәм итә торган гаять куәтле чара дип саный. Шагыйрь фи­керенчә, гыйлем тормыштагы бар нәрсәдән – байлыктан да, алтын-көмештән дә, кешеләр­нең йөз матурлыгыннан да өстен. Алтын-көмеш, кешеләрнең ма­турлыклары – вакытлы нәрсәләр: вакыт үтү белән, аларны куллан­ган саен, алар кими, азая, шиңә, тоныклана, ә гыйлем исә вакыт үтү белән арта, күбәя генә бара. Шуңа күрә шагыйрь гыйлемне кешедән дошман да, угры да тар­тып ала алмаслык кыйммәтле хәзинә, кеше күңеленең нуры дип атый:
 
Гыйлем – нурдыр,
нурлыйдыр күңелләри,
Җәһел – нардыр,
йандырыр һәп дилләри.
 
«Гыйлем» төшенчәсен ша­гыйрь дини мәгънәдә дә куллана: «гыйлем белән дөнья да, ахирәт тә алыныр; икесендә дә хөрмәт һәм дәүләт булыр». Барлык ке­шеләр дә дини өйрәтмәләрне үзләштерсәләр, шул өйрәтмәләр­не көндәлек тормышларында җитәкче итеп куллансалар, җәм­гыять тормышы савыгыр, бар ке­шеләр гомуми бәхеткә ирешер иде, дип саный.
 
Утыз Имәнинең ун поэмасы барлыгы мәгълүм. Шәкертлек чорында язылган беренче поэ­малары – «Ахирәтнамә» һәм «Нә­шер эт-тәкъриб» – дини эчтәлектә. «Ахирәтнамә»дә үлгән кешеләр те­реләсе көн – ахирәт һәм шул чакта булачак хәл-вакыйгалар турында ислам дине өйрәтүенчә бәян ителә. Утыз Имәни аны күренекле ислам галиме Мөхәммәд әл-Газалиның «Дөррәт әл-фахирә фи кәшфе го­мум әл-ахирә» («Ахирәт хәллә­рен ачу юлында мактаулы энҗе») исемле әсәреннән файдаланып язган. Рифмалы проза белән языл­ган «Нәшер эт-тәкъриб» әсәрендә исә шул чордагы шәригать канун­нарына туры килми торган күре­нешләр тәнкыйтьләнә.
Поэмаларының берничәсе шагыйрь тормышындагы ва­кыйгалар белән бәйле. Мәсәлән, «Горбәтнамә» («Читтә яшәүченең хаты») әсәрен ул үзенең төрмәгә утыртылуы уңае белән, 1785 ел­лар тирәсендә язган. Шагыйрь­нең, «гавам халкы хәдисләрне дөрес укый белмәгәч, нәфел, сөннәт намазларын да уку дө­рес түгел», дигән фикере татар дөньясын шаулаткан, руханилар арасында, «дингә ревизия ясаучы кеше чыккан», дип гауга тарал­ган, ахыр чиктә Габдерәхимне төрмәгә яптырганнар. Шагыйрь монда үзенең төрмәдәге авыр хә­лен сурәтли; төрмәдән котылуга булган бөтен өметен Аллаһның мәрхәмәте белән бәйли.
«Әл-карзы микъраз әл-мәхәббәт» («Бурыч – мәхәббәтне кисү кайчысы») поэмасын ша­гыйрь инде иҗатының соңгы чорында иҗат иткән...Бер ос­таз белән аның шәкерте кырык ел буе тугрылыклы дус булалар. Бәла чыгып, шәкерте төрмәгә эләккәч, остазы аны бик тыры­шып, аннан коткара. Икенче тапкыр, шәкерте бәлага таргач, остазы аңа акча биреп, ул каза­дан да коткара. Шактый гомер үтә, ә шәкерт остазына бурычын түләми. Остазы, аның күңелен бозмыйм дип, сорамый йөри. Берничә ел үтә. Бик мохтаҗлан­гач, остаз шәкертеннән әлеге ак­чаны сорарга мәҗбүр була. Ә шә­керте кинәт кабынып китә, халык алдына остазын сүгеп ташлый. Халык остазның хаклы икәнлеген белә, аны яклап чыгалар, шәкерт­нең үзен гаеплиләр. Автор әсәрне «Яхшылыкка көт яманлык» дигән сүзләр белән тәмамлый.
 
1-4
Утыз Имәни кулъязмалары җыентыгында бүләк язуының факсимилесы.
 
Балачактан ук ислам дине нигезендә тәрбияләнеп, әсәрләрендә дини караш­ларны үткәрсә дә, Габ­дерәхим реаль тормышка ачык күз белән караган. Мәсәлән, ул татар халкын русларга каршы куйма­ган, андый карашлардан югары торган, замандаш­ларын русча өйрәнергә чакырган, еш кына «Русиядә тереклек кылу­чы мөселманнарга кырык бер фарыз, кырык беренчесе – урысча белмәк кирәк», – дип әйтә торган булган.
 
Урта Азиядә чакта шагыйрь өч поэма иҗат иткән. Аның берсе «Төхфәтел-гораба вә ләтаифел-газаэ» («Горбәтлектә йөрүчеләргә бүләк һәм аларның хурлыкка калу вакыйгалары») дип атала. Тормыштан алынган вакый­галарга нигезләнгән бу әсәрдә автор Бохарага Идел буеннан килгән тәҗрибәсез шәкертләр­нең, Бохара хәлфәләренең хәйлә-мәкерләренә алданып, ничек
итеп кешелектән чыгуларын, адәм хурына калуларын сурәт­ли. Реаль тормыш күренешләрен рәхимсез чыбыркылаган бу әсәр­не татар әдәбиятында иң тәүге сатирик поэмаларның берсе итеп бәяләнә.
Икенче поэма – аллегорик әсәр, «Би-хаб эндәр мәкер муши шө­тер шод» («Йокы эчендә тычкан хәйлә белән дөягә әверелде») дип атала. Автор кешеләрдәге фикер чикләнгәнлегенә кар­шы чыга. «Үзеңне «мин беләм» дип уйлама, башкалар белән ча­гыштырып кара», – дигән нәтиҗә ясый.
Өченче поэмасы фәлсәфи эчтә­лектә – «Җенахел-фәлях фи зәм­ми мөбах» («Мөбахны шелтәл­әү –гөнаһлардан котылу юлы») дип атала. Шагыйрь кешедә ту­мыштан дүрт төрле сыйфат була, ди; алар – ерткычлык, шәйта­нилык, хайванилык һәм илаһи­лык. Автор кешеләрне беренче өч сыйфатка бирелмәскә, ә дүр­тенче сыйфатка – илаһилыкка юнәлергә чакыра. Илаһилык сыйфаты кешедәге барлык яхшы сыйфатларның нигезе, ди. Өч на­чар сыйфатның чыганагы – мө­бахка бирелү. Мөбах ул – шәри­гать тарафыннан кушылмаган да, тыелмаган да гамәлләр, аларны үтәү кешенең үз ихтыярында. Утыз Имәни кешеләрнең шул мө­бах гамәлләр белән артык мавы­гып китеп, үзләрендә хайвани сыйфатлар булдыруларын тән­кыйтьли.
«Гавариф эз-заман» («Замана бүләкләре») поэмасының бе­ренче ике бүлеге автобиогра­фик характерда: беренче бүлектә ул үзенең «егетлек дәверендә» күп илләрне гизүе, төрле авыр­лык-җәфалар кичерүе, «олы зат­лардан» белем алуы, хөрмәткә ирешүе хакында сөйли. Икенче бүлектә күпъеллык сәяхәттән кайткач, үзләрен дин әһеле дип, чалма чалып йөрүчеләрнең шактый надан булуларын күреп, шәригать кануннарын белмәүлә­рен, максатлары байлык туплау, кунак булып, тәмле ашап йөрү икәнлеген тәнкыйтьли. Шуннан соңгы бүлекләрдә автор ислам изгеләренә хас сыйфатларны тас­вирлый, алардан үрнәк алырга чакыра, дин гыйлемендә югары дәрәҗәгә ирешкән галимнәр­нең китапларыннан гына белем алырга өнди.
«Тәнзиһ әл‑әфкяр фи нәсаих әл-әхъяр» («Фикерләрне пакьлән­дерүче игелекле үгетләр») поэма­сында шагыйрь эчкерсез дуслык мәсьәләсен күтәрә. Үз дуслары­ның икейөзле булуларыннан, бер төрле сөйләп, икенче төрле гамәл кылуларыннан зарлана.
Поэмаларның иң зурысы һәм иң популяр булганы – эн­циклопедик характердагы «Мөһиммәт эз-заман» әсәре – 1820 елда язылган. Үгет-нәсихәт алымы кулланылган, барлыгы 27 бүлектән торган бу әсәрдә ав­тор шул чордагы татар тормы­шының күп якларын чагылдыра, әхлак һәм мәгърифәт темаларын күтәрә. Һәр бүлектә бер әхлак сыйфаты яки мактала, яки тән­кыйтьләнә. Шагыйрь биредә замандашларын илгә-халыкка хезмәт итәргә, тугрылыклы, га­дел, тату, түбәнчелекле, сабыр, инсафлы, сак булырга, гамьсез яки явыз холыклы, хәйләкәр, икейөзле булмаска, заманага ия­реп яшәргә, балаларны укытыр­га, инсафлы итеп тәрбияләргә, гаиләне сакларга, галимнәрне, кабер әһелләрен хөрмәтләргә, Аллаһка гыйбадәт кылырга ча­кыра.
УТЫЗ ИМӘНИ – ТЕКСТОЛОГ
Утыз Имәни татар текстоло­гиясе фәненә нигез салучы бу­лып та санала. 1824 елда ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэ­масының унга якын кулъязмасын үзара чагыштырып чыккан, әсәр­нең фәнни чагыштырма текстын барлыкка китергән һәм ахыр­га «Һәркем бу рисаләне язарга теләсә, шушы нөсхәдән канәгать итсен: күп нөсхәләрдән чагыш­тырылды... Әмма, зинһар, мон­нан башкадан язмагыз, зур ха­тага очрарсыз... Габдерәхим Болгари. 1824» дип язып та куй­ган. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы 1839 елда беренче тапкыр нәкъ менә Утыз Имәни редакцияләгән текст буенча басылып чыккан һәм дөньяга таралган.
ГАБДЕРӘХИМ УТЫЗ ИМӘНИ – ДИН ГАЛИМЕ
Яшьтән үк гарәп һәм фар­сы телләрен, Коръәнне, тәф­сирләрне, шәригать хөкемнәрен тирәнтен өйрәнү Габдерәхимне әкренләп фән дөньясына алып килгән. Башта ул үзе өйрәнә торган гарәпчә китаплардагы авыр аңлаешлы сүзләргә, дини терминнарга аңлатмалар язу, аларны татарчага тәрҗемә итү, гарәпчә-фарсыча сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгән. Ә соң­га таба ислам диненең гамәли һәм теоретик мәсьәләләре ха­кында гыйльми трактатлар да яза башлаган.
Гарәп теле белгече, галим Ра­мил Әдһәмов 2005 елда Утыз Имәнинең әлеге трактатларын анализлап, рус телендә «Габдра­хим Утыз-Имяни» дигән моног­рафия бастырып чыгарды. Ә инде 2007 елда Утыз Имәнинең 9 дини трактатын русчага тәрҗемә итеп, аларга 78 битле фәнни аңлатма­лар язып, бастырып чыгарды. Бу китапта Утыз Имәнинең шә­ригать хөкемнәре һәм суфичы­лык турында язылган фәлсәфи трактатлары, алардагы фикерләр җентекләп анализлана. Шулай итеп, күренекле мәгърифәтче шагыйрь һәм ислам галиме Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мира­сы бүгенге укучыга шактый тулы булып килеп җитте.
 
1-2
Утыз Имәни мавзолее.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: