Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Гаилә табыны – 2024” марафоны тәмам!

«Гаилә табыны – 2024” марафоны тәмам!

“Гаилә табыны” марафоны өченче тапкыр уздырылды. Ул атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап оештырыла.

06 марта 2024

Марафонның масштабы елдан-ел киңәя: быел Мәскәү шәһәре, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан катнашучылар булды. Марафончылар егерме көн дәвамында ( 1- 21 нче февраль) төрле татар ризыклары әзерләде. Һәр көнне яңа бирем иде. Һәм шуны әзерләп, катнашучылар үзләренең социаль челтәрләренә куя бардылар. -Йөзләгән хатын-кыз арасыннан финалга кырык сигезе чыкты. Арада төрле номинацияләр буенча (юка, бәлеш, пирог пешерү һ.ю) җиңүчеләрне билгеләдек,- диде “Гаилә табыны” марафонын оештыручы, Татар ашлары һәм мәдәнияте Халыкара Ассоциациясе җитәкчесе Резидә Хөсәенова. – Безнең хатын-кызлар иң уңганы! Моңа янә бер кат инандык!

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: