
ГАЛӘМ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕРГӘ УЙЛАСА... БЕЗ ӘЗЕРМЕ?
Галәм өчен көрәш һәм ярыш чорлары яңа форматта кабатланамы, әллә безне бу тема белән башка мәсьәләләрдән игътибарны читкә юнәлтеп торырга чакыралармы? Моңа җавапны тиз генә табып булмас кебек, әмма 2021 елда Юлия Пересильд космоста булып кайтып, экраннарга «Вызов» чыкканнан бирле, «Бөек Билгесезлекне» хатын‐кыз күзлеге вә тойгылары аша ваемлау модага әверелеп килә, диярсең. Apple TV+ белән Netflix 2024 елда берьюлы ике галәми сериал тәкъдим итә, һәм аларның икесе дә бу темага үзенчәлекле якын килүе белән игътибарга лаек.
07 июля 2024
ДӨНЬЯНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯГЫНДА
Исеме: «Созвездие» (Constellation)
Иле: АКШ, Бөекбритания, Франция
Жанры: фантастика, триллер, детектив
Сценарий авторлары: Питер Харнесс, Шон Яблонски
Режиссерлары: Джозеф Седар, Оливер Хиршбигель, Мишель Макларен Актерлар: Нуми Рапас, Джонатан Бэнкс, Джеймс Д’Арси, Рози Коулман, Давина Коулман, Джулиан Лооман, Уильям Кэтлетт, Барбара Зукова, Генри Давид, Чило Чанг һ.б.
Дөньякүләм премьерасы: 2024 елның 21 феврале Сезоннары һәм эпизодлары: 1 сезон, 8 эпизод
- Егерме бер...
...утыз…
...хәлләр мөшкелләнә.
Сез ник дәшмисез? Тирә-якта – ут...Ут! Ут!
Капсула яна. Егерме бер… Егерме бер...
...утыз, кырык, кырык ике...
Тирә-якта – ут...
Ут! Ут! ...утыз, кырык, кырык ике...
Мин пешәм... Миңа эссе!
Дөньяның асты-өскә килде.
Хәлләр мөшкелләнә.
Сез ник дәшмисез?!
Кино тәнкыйтьчеләре бу сериалны соңгы ярты гасырда фантастика жанрында дөнья күргән иң яхшы мисалларга таяна, дип исәпли. «Расёмон» белән «Гравитация»не искә алалар, «Живой» белән «Интерстеллар»га, «Проксима»га да ишарә ясыйлар, Харнесс белән Макларенның бу өлкәдәге тәҗрибәсен ассызыклыйлар. Ләкин бу фантастика совет чоры белән «салкын сугыш» чорында экраннарга чыккан кайбер картиналардагы психологик элементларны да исәпкә ала, моннан тыш, нуленче елларга да сәлам бирә: ирексездән, «Сфера» искә килеп төшә. Триллер форматын да аклый. Нуми Рапас психологик киеренкелекне яхшы тота: менә без кышкы төнге трасса буй- лап баручы автомобильне күрәбез. Рульдә – Рапас героинясы, Джо, арткы урындыкта – аның кызы Элис. Магнитолада рус телендә кат‐кат кабатлана торган сүзләр яңгырый, аларны ниндидер хатын‐кыз кабатлый: «Капсулада – ут... Егерме бер... Дөньяның – астыөскә...» Бала, кызыксынып, сорый: «Нәрсәди ул апа?» Джо аңа рус теленнән сүзләрне тәрҗемә итә: «Дөньяның асты‐өскә килде, ди...»
Һәм менә алар урман эчендәге бер өйгә килеп җитә. Анда кереп урнашалар, һәм беренче сәерлекләр башлана: Джо Элисны йокларга сала, әмма шунда ук аны йокламаган халәттә күрә. Асылда, Элислар – икәү, һәм Джо кызына: «Әйдә, синең икенче синеңне эзләп табарга кирәк!» – ди. Баланы буран эченә урманга алып чыгып китә...
Дөньяның, чыннан да, асты‐өскә килә, әмма без әле аңламыйбыз – бу бары тик әни кешенең психологик халәте генәме, әллә?
Ә аннан безгә флешбеэклар бирә башлыйлар, һәм картинаның тулы масштабы бераз ачыларак төшә: Джо – яңа гына МКС тагы миссиясен үтәп кайткан астронавт, ул посттравматик халәттән чыгарга тырыша, тикшерүләр һәм протокол өчен булган җыелышлар аны тагын да ныграк талкый гына. Җитмәсә, ул җиргә исән‐имин әйләнеп кайтканнан соң, Джо белән бергә галәм турында кайткан хакыйкать күпләр өчен уңайсыз, хәтта ки әйтергә ярамый торган булып чыга. Тора‐бара ул бөтенләй аңламый башлый: кемгә ышанырга була да, кемгә – юк. Һәм бу – аның тормышымы? Бу – ул яшәгән чынбарлыкмы? Юк, юк, алай гына да түгел, бу – гомумән, чынбарлыкмы?!
АЧАР ӨЧЕН ЯРАКЛЫМЫ? ӘЛЛӘ БЕЗ АЛАРНЫ БЕЛМӘСӘК, ТЫНЫЧРАК ЙОКЛЫЙ АЛЫРБЫЗМЫ?
Кинопоиск рецензияләреннән
Космосның һәрчак сәясәт белән турыдантуры бәйле булуы – аермачык билгеле факт. Бу тема һәм әдәбият, һәм кино сәнгате өлкәсендә дә күп тапкырлар чәйнәлде, манипуляцияләр өчен тәмле тәгам буларак файдаланылды. Монда да андыйга урын бар. Халыкара космик станциядә чагында Джо һәм аның белән бергә булган команда көтелмәгән хәлгә юлыга – аларга нидер килеп бәрелә. Авариядә астронавтларның берсе һәлак була, калган өчесе «Союз‐2» корабына эвакуацияләнә. Тагын бер челнок – «Союз‐1» – җитди зыян күргән булып чыга, Джо аны төзекләндерергә алына, һәм ахыр чиктә, тикшеренү капсуласын алып, аның белән Җиргә әйләнеп кайта. Аларның бит эксперимент нәтиҗәләрен югалтырга хакы юк...
Сериалның сюжет линиясендәге төп конфликт Джоның ачык галәмдә рус хатын‐кыз космонавты җәсәде белән «йөзеп йөргән» капсулага юлыгуы һәм, кайткач, бу сенсацион, сәяси яктан берәүгә дә файдалы булмаган дөреслекне ачып салуы. NASA белән «Роскосмос» җитәкчелеге, яшерен махсус хезмәтләр, күләгәдәге инвесторлар гына түгел, ә аның белән бергә булган астронавтлар да төгәл белми: бу – чынмы?! Хәтта Джо үзе дә шикләнә – бәлки, ул галлюцинацияләрен чын дип кабул итә башлагандыр?
«Созвездие» кешеләрнең галәмне өйрәнүдә бары тик ресурс һәм теләсә кайсы моментта «сызып ташлау», ликвидацияләүгә дучар ителергә мөмкин ресурс булуы темасына аеруча басым ясый. Бу – асылда фән дә, тикшеренүләр, югары ниятләр белән максатлар өлкәсе дә түгел, ә әлеге дә баягы «яшерен көрәш»нең инде кат‐кат корпорацияләр, магнатларга сатылган вариациясе. Әмма бу сатуалуларның бәясе бардыр бит, дип сорыйсы килә кино геройларының да, безнең, караучыларның да.
Анысына җавапны чираттагы сериал бирәдер, бәлки…
БЕЗ КЕМГӘ НӘРСӘ ИСБАТЛЫЙБЫЗ?!
Исеме: «Сигнал» (Das Signal)
Иле: Германия
Жанры: фантастика, триллер, драма, детектив
Сценарий авторлары: Флориан Давид Фиц, Ким Циммерман Режиссерлары: Себастьян Хилгер, Филипп Лайнеман
Актерлар: Флориан Давид Фиц, Пери Баумайстер, Юна Беннетт, Хади Ханъянпур, Шиба Чадха, Катарина Шюттлер, Нилам Фарук, Мерет Беккер, Михаэль Кранц, Уве Пройсс һ.б.
Дөньякүләм премьерасы: 2024 елның 7 марты
Сезоннары һәм эпизодлары: 1 сезон, 4 эпизод
hәм менә көннәрдән бер көнне ик‐ сез‐чиксез галәм билгесез, дөресрәге, инде «салкын сугыш» чорыннан бирле кулланылмый торган искергән бер канал аша безгә сигнал җибәрә. Инглиз телендә чатнатып «Сәлам!» – ди ул һәм... бала тавышы белән сөйләшә башлый. Бу очракта нишләргә?!
Флориан Дэвид Фитц «Сигнал» мини‐сериалының сценариен язганда, иҗтимагый темаларга, социаль яктан борчып торган сорауларга ничек итеп уен киносы, асылда, мейнстрим аша җавап эзләргә икәнен анык күздә тоткан – әнә шундый тәэсир кала. Әмма ул бер үк вакытта интеллектуаллар өчен дә актуаль, мавыктыргыч була алырдай сценарий тудырган.
Дөрес, биредә космоска әзерлек белән анда барып‐кайтулар күршедәге Европа иленә йә булмаса штатка (безнең очракта – районга була инде) чыгып керү кебегрәк кенә тоела... әмма теләсә кайсы кинода, бигрәк тә профессиональ өлкәләрне чагылдырганда, була торган чатаклыклардан кала, «Сигнал» бик кызыклы, сыйфатлы эшләнгән һәм киеренкелекне ахыргача яхшы тота. Асылда, ул үз алдына астронавтларның космостагы тормышын һәм һөнәри эшчәнлеген яктыртуны үзмаксат итеп куймый да. Бу картинаның төп фикри һәм психологик лейтмотивы – без, үзебезнең җиребездә яшәешне тәртиптә тота алмаганны, космоска чыгып китеп һаман да ни эзлибез һәм кемгә нәрсә исбатлыйбыз?
Галәмнең «Сәлам!» диеп, бала тавышы белән эндәшүе астронавт Паула белән аның үзе кебек үк фән белән шөгыльләнә торган ире Свен тормышын баштанаяк әйләндереп ташлый. Бу сәламләү бигрәк тә үзәк өзгеч тоела, чөнки Свен белән Пауланың 10 яшьлек бик акыллы кызлары Чарли – саңгырау. Ул колак аппараты аша гына ишетә. Әмма Чарлида башкаларны гына түгел, дөньяда булачак хәлләрне дә алдан сиземләү сәләтенә тартым нидер бар... Ул әнисенең чираттагы космик очышының да гадәти генә очыш булмавын алдан ук тоемлап куя. Астронавтлар, үз миссияләрен башкарып, җиргә кайтканнан соң, аларның кайтуын МКС зур экраннарда күрсәткәндә, әниләрен көтеп торган Чарли, иң беренче булып, әтисенә сак кына пышылдый: «Әни бик сәер... ул үзен башкача тота, һәрвакыт-тагыча түгел...»
Станциядә астронавтларны һинд миллиар- дершасы, Көнбатыш һәм Көнчыгыш гаммәви мәгълүмат чараларында дөньякүләм билгеле фәнни ачышларга, социаль проектларга ярдәм күрсәтүче филантроп, «күләгәдәге спонсор» булган Бениша Мудхи каршы ала. Аларның бу миссиягә баруын, космоска очуын нәкъ менә ул финанслый. Әмма галәмдә бала «сәлам»ен тотып алган Паула белән икенче астронавт Хади арасында киеренке тартыш башлана: кем шифрны беренче булып чишә дә, координаталарны белә... Пауланың кайтканда протоколны тиешенчә үтәмәве дә МКСта зур гауга кубара һәм тикшерү эшләре башларга, җинаять элементын ачыкларга зарурлык тудыра.
Пауланың ире Свен белән кызы Чарлига әниләрен экраннан тыш күрү инде насыйп булмый. Аэропортта АЕ 7606 рейсын зарыгып көткән 170 кешегә туганнарын, якыннарын каршыларга да... Башта рейс кинәт, уйламаганда, радарлардан юкка чыга, аннары аның шартлавы һәм барлык пассажирларның да һәлак булуы турында хәбәр итәләр. Әмма Чарли өйләрендә көне‐төне космостагы әнисе белән сөйләшә торган прибордан бер адым да читкә китәргә ризалашмый, ул аның үлеменә ышанмый.
Сериал Мёбиус тасмасы кебек эффектка ия: без дә колакта туктаусыз яңгырап торган «сәлам»нең тора‐бара әллә чынлап та Чарли тавышымы дип шикләнә башлыйбыз... Һәрхәлдә, режиссер бу гаҗәеп эффектны ахыргача саклый, шул рәвешле фильмның драматик тирәнлеген дә билгели. Колакка саңгырау баланың, өйләрен репортерлар уратып алып, әниләрен җинаятьче дип гаепләп, ишекләрен йолыкканда да, космоска күз текәп, әнкәсен ишетергә өметләнеп утыруы, һәрхәлдә, безнең амбицияләр белән җинаятькә корылган чынбарлык белән тагын кайсы чиккә барып җитәргә мөмкин икәнлегебез хакында уйланырга чакыра түгелме?..
«Сигнал» сериалының азагы – үзе бер сюрприз һәм десерт. 4 эпизод дәвамында барлык сәяси һәм көч структуралары, ГМЧ вәкилләре Свен белән Чарлины эзәрлекли, биктә тота. Алар Паула алган сигнал чит планета вәкилләре төшәчәк дата белән координаталарны билгеләгән һәм аны ире белән кызына хәбәр иткән дигән позициядә тора. Чарлиның кулына кара шариклы ручка белән язылган координаталар буенча консилиумнар җыела, әгәр космостан ниндидер «килү» була калса, дөнья державаларының инде карары анык: шунда ук һөҗүм итәргә һәм объектны юкка чыгарырга. Югыйсә Чарлиның иреннәре үзен уратып алган өлкәннәргә гап‐гади бер хакыйкатьне пышылдый: «Ул бит безгә сәлам бирә, янамый...»
Әмма бу акыллы кыз белән аның әтисе әниләренең серен барыбер саклап кала ала. Финалда алар икәүләп очрашу көтеп атлаган буш чүлнең атмосферасы «Нәни принц» манзараларын хәтерләтә, ә Чарли үзе – Бәләкәч Төлкене.
Әниләре аларны гына кайгыртып калмаган, барысын да исәптә тоткан булып чыга, әмма барыбер дә бер нәрсәне оныткан – 1977 елда «Вояджер‐1» белән «Вояджер‐2» аппаратларына беркетеп Галәмгә җибәрелгән алтын пластинкаларны…
Киноафиша сайтыннан
Добавить комментарий