
Галим һәм мәгърифәтче
ХХ гасыр башы фикри үзгәреш-яңарыш хәрәкәте шәһәрләрдә, җәдит мәдрәсәләрдәге заман яңалыкларына сизгер яшьләр арасында формалаша. Белемле һәм мөстәкыйль фикерләүче кадрлар әзерләү дә, милли гореф-гадәтләргә тугрылык саклаган хәлдә Европа илләре үрнәгендә татар милләтенең алга хәрәкәт итүе дә татар сәүдәгәрләре һәм морза-дворяннарының шәхси матди ресурслары хисабына башкарыла.
21 октября 2021
«ЗЫЯ» – «ЯКТЫЛЫК, НУР» ДИГӘН СҮЗ
Пәрвазетдин Камали Казан губернасы Тәтеш өязе татар авылларының берсеннән Уфа өязе Келәш авылына китеп төпләнгәнче Иделдә бурлак булып эшләп йөргән ярлы крестьян Җәләлетдин гаиләсендә 1873 елның 9 декабрендә туа. Алты яшендә мәктәпкә керә, зиһенле һәм тырыш шәкерт булып танылган Пәрвазетдин укуын 30 чакрым ераклыктагы Уфада, Хәйрулла Госманов мәдрәсәсендә дәвам итә. Соңрак ул шушы уку йортында хәлфә булып урнаша.
Камали укыган елларда Уфада зур үзгәрешләр була. Бу төбәктә капиталистик мөнәсәбәтләрнең югары тизлек белән үсүе шәһәрләшүдә ачык чагыла. 1888 елда шәһәр Самара–Златоуст тимер юлына тоташа, Көньяк Урал төбәгендәге товар алмашу үзәгенә әйләнә. Калага күченүчеләрнең, шул исәптән татарларның да саны арта. XIX гасыр ахырында шәһәрдә 5,8 мең мөселман яшәсә, 1910 елда Уфа төрки-татарлар саны буенча, Казанны да «узып», беренче урынга чыга – 32,2 мең кеше! Биредә күпсанлы татар дворяннары катламы яшәве дә мөһим үзенчәлек булып тора. Шәһәрдә Мәхкәмәи шәргыя урнашу Уфаны мөселман руханиларының административ үзәгенә әверелдерә. 1898 елның 6 гыйнварында Мәхкәмәи шәргыя казыйлары Хәсәнгата Габәши һәм Ризаэтдин Фәхретдин гомуммилли мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган беренче иҗтимагый оешма төзиләр. Ул «Мөселманнарның төрки телен, мәктәп эшләрен һәм уку‑укыту китапларын бастыруны яңарту» дип атала. Шул ук елны Уфада мөселман хәйрия җәмгыяте уставы теркәлә. 1898 елда хәйрия җәмгыяте Хәйрулла ахун Госманов тәкъдиме белән 22 яшьлек Пәрвазетдин хәлфәне, барлык чыгымнарын каплап, чит илгә белем эстәргә җибәрә. Бу факт егетнең акыллы, сәләтле, тырыш, киң карашлы булуы, яшьтәшләре арасында аерылып торуы хакында сөйли.
Пәрвазетдин Истанбулда башта табигать һәм математика фәннәрен үзләштерә, аннары, остазларыннан рөхсәт алып, Мисырга, Каһирәгә юнәлә, әл‑Әзһәр университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Әл-Әзһәрдә татар егете тормышында чын мәгънәсендә зур үзгәрешләр була. Остазлары – университетның ректоры Мөхәммәд Абдо һәм Дагыстани киңәшен тыңлап, егет Пәрвазетдин исемен Зыяга (гарәпчәдән «нур» яки «яктылык» дип тәрҗемә ителә) алыштыра. Исем алыштыру вакыйгасын аның үз тормышын җәмгыятьтә нур һәм яктылык таратуга багышларга карар кылуын атарга мөмкин. Камали Каһирәдә киләчәктә чын дуслар булачак әл-Әзһәрдә укучы татар егетләре Муса Бигиев һәм Закир Кадыйри белән таныша. Муса Бигиев белән бергә Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә сәяхәт кыла. Мөхәммәд Абдо талантлы студентын, Париждагы Сорбонна университетында тел өйрәнеп кайтып, әл-Әзһәрдә укытырга калырга кыстый. Ләкин Зыяның максаты ачык билгеләнгән була – гыйлем аша туган халкын алдынгы милләткә әверелдерү.
«ГАЛИЯ» МӘДРӘСӘСЕ МӨДИРЕ
Зыяның укуын тәмамлап Ватанга әйләнеп кайтуы Беренче рус инкыйлабы елларына туры килә. Илдә башланган иҗтимагый хәрәкәт һәм социаль үзгәрешләр милләт мәнфәгатен алга сөргән шәхесләргә ихтыяҗ тудыра.
1904 елда Уфага кайткач, Зыя туган мәдрәсәсендә югары сыйныф шәкертләренә белем бирә, иҗтимагый тормышта актив катнаша башлый. Ул 1906 елның язында «Госмания»дән китә һәм шәһәр җәмәгатьчелегенә заманча, чит илләрдәге дини университетлар тибында югары белем бирә торган мәдрәсә ачарга теләвен җиткерә. Аны ишетәләр. Икенче мәхәллә имамы Зариф Галикәев мәчете бинасының өске агач катын – уку бүлмәләре, аскы ярымподвал таш катын шәкертләргә ятак итеп бирергә риза була. 1906 елның октябрендә, югары сыйныфның хәзерлек бүлегенә һәм беренче югары сыйныфка керү имтиханнары алгач, укырга 70 шәкерт кабул ителә. Камали идеяләре белән рухланган дүрт мөдәррис беренче уку елында бушка эшләү шартына ризалашып, төрле төбәкләрдән Уфага җыйналган көчле, фикерле шәкертләр исә иске, тар һәм караңгы бинада яшәргә күнеп, уку процессын башлап җибәрә. Яңа мәдрәсәнең югары уку йорты икәне исеменә чыгарыла һәм ул «Галия» («гали», «галия» сүзләренең бер мәгънәсе уку‑укыту системасында югары белем баскычын аңлата) дип куела. Уку вакыты 6 ел булып, беренче өч ел хәзерлек бүлеге итеп, югары бүлектә тагын өч ел белем алу карала.

1906 елда яшь мөдирнең шәхси тормышында да олы вакыйга була. 8 декабрьдә ул морза кызы Гайшә Дәүләткилдиева белән никахлаша. Бәхетле гаиләдә бер ул һәм ике кыз бала үсә. Гайшә, иренә таяныч булып, мәхәллә мәктәбендә кыз балалар укыта.
1907 елның гыйнварында шәкертләр тәфсирдән, ислам фәлсәфәсеннән, хәдисләр, фикх, гарәп әдәбияты, рус теле һ.б. фәннәрдән шәһәр җәмәгатьчелеге катнашында телдән һәм язма имтихан бирәләр. Искиткеч югары нәтиҗәләр киләчәктә Зыяның планнарын тормышка ашыруда төп иганәчеләр булачак сәүдәгәр Садри Назыйровның, дворяннар Суфия һәм Сәлимгәрәй Җантуриннарның әлеге проектның уңышлы тормышка ашачагына ышанычын арттыра.
1907 елның 7 маенда булачак мәдрәсә бинасының нигезенә беренче таш салына (Уфа урамы, 7 нче йорт). Төзелеш кызу темплар белән барып 18 ноябрьдә биредә укулар башлана. «Галия»нең үзәкләштерелгән суүткәргеч системалары булган, кызыл кирпечтән салынган яңа уку бинасы техник һәм санитария ягыннан ул заман татар мәдрәсәләренекеннән уңай якка аерылып тора. Аның подвалында – юыну, ашау‑эчү бүлмәләре, ашарга әзерләү һәм үзәкләштерелгән җылыту урыннары; беренче катында – шәкертләргә ике катлы караватлы тулай торагы, икенче катында парталар тезелгән һәм түр диварга кара такта эленгән 4 уку бүлмәсе, мәчет һәм мәдрәсә идарәсе урнаша. Бинага электр уты кертү өчен акчаны 1913 елны күренекле дин белгече Муса Бигиев бирә.

Мәдрәсәне карап тоту, матди мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган икътисадый бүлек рәисе итеп Сәлимгәрәй Җантурин сайлана. Шәкертләр дә 1907–1908 уку елыннан беркадәр акча түли башлый. Мәдрәсәнең уку‑укыту эшләре бүлеген Зыя Камали үзе җитәкли. Мөдир, югары хезмәт хакы тәкъдим итеп, иң гыйлемле мөдәррисләрне эшкә җәлеп итәргә тырыша. «Галия»дә күпчелек укытучылар чит илләрдә, Каһирә, Хиҗаз, Истанбул уку йортларын тәмамлаган шәхесләр була. Шулай ук Казан һәм Мәскәү университетларын, Казан укытучылар мәктәбен, акрынлап – «Галия»не тәмамлаган яшьләр дә белем бирә. Биредә төрле елларда Галимҗан Ибраһимов (татар теле һәм әдәбияты), Әхмәтзәки Вәлиди (фәлсәфә, төрки халыклар тарихы), Гомәр Терегулов (психология), Фатих Сәйфи-Казанлы (тарих), Габдулла Ибраһимов-Шенаси (химия, физика) укытучы булып эшли. Зыя Камали үзе калям, фәлсәфә, тәфсир, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы һәм психология фәннәре укыта. Шәкертләр мөстәкыйль уйласын, бәхәсләшсен, фикерләрен курыкмыйча, ачыктан-ачык әйтсен өчен, зур тырышлык куя, махсус диспутлар оештыра. 1914 елдан музыка да укытыла башлый. Варшава университеты профессоры В.Клеменц 1915–1916 уку елыннан шәкертләр хоры һәм кыллы оркестр оештыра, монда музыкаль һәм әдәби кичәләр үткәрелә. Дөрес, таяк ике башлы булып, мондый иреклек-иркенлек кайсыбер вакыт мәдрәсә шәкертләренең чуалышларына һәм укудан куылуларына яки протест йөзеннән үзләре укуларын калдыруларына җирлек бирә. Өч елга якын биредә укыган, укыту программасын һәм системасын тәнкыйтьләгән, мәдрәсә идарәсенә каршы чыгып сөйләгәне һәм, мәдрәсә шәкерте була торып, «Коръән Алладанмы, түгелме?» дигән китап язган өчен куылган Галимҗан Ибраһимов 1913 елда болай дип яза: «Мин төрле мәдрәсәдә, төрле мәдрәсәләрнең дәресендә булдым. Ләкин Зыя әл-Камали кадәрле шәкертнең гакылына хөррият биргән бер мөдәррискә очрамадым. Аның кадәрле шәкертнең фикердә истикьлялын уйгатырга тырышучы бер остаз күрмәдем... Гакылымның киң хөррият алуында аңа бурычлымын».
Сәяси яктан Камали – либераллар лагере вәкиле, кадетлар партиясе тарафдары. Хөр фикерле, киң карашлы Зыя, шул рәвешле, дини уку йорты исеме астында югары белем бирүче ярымдөньяви югары мәктәп төзи. Аның даны Россиянең барлык төбәкләренә тарала. «Галия»дә белем алырга теләп йөзләгән яшьләр Уфага агыла.
«ДИПЛОМАТ»-МУЛЛА
1908 елда дәүләттә реакцион сәясәт көчәйгәч, империя хакимияте җәдитчеләрне панисламчылыкта гаепли башлый. Яңа сәясәтне кадимчеләр үз максатларында кулланырга омтыла. Чиләбе шәһәре руханиларының шикаяте нигезендә жандармерия 1909 елның 15 февралендә уку йортында тентү үткәрә, Камалины сак астына ала. Китап-дәфтәрләр, тикшерелгәч, хуҗаларына кайтарып бирелә. Тентү-тикшерү барышында жандармерия, аудиторияләрдә ирекле тыңлаучыларга юлыгып, мәдрәсә «халык университеты»на әверелгән дигән нәтиҗә ясый; Камалиның лекцияләре гыйльми темаларга багышланган булып, аларда мөдәррис тыңлаучыларны гыйлем хезмәтенә һәм үз-үзеңне үстерү өстендә эшләргә чакыруын билгеләп үтә.
Шул ук елны «Галия»гә ирекле тыңлаучы сыйфатында дәресләргә йөргән, авыр чакта ярдәменнән ташламаган 2 нче мәхәллә имам-хатыйбы Зариф Галикәев вафат була. Россия кануннары буенча дини уку йортлары мәчетләр каршында эшләргә тиеш табыла. «Галия» рәсми рәвештә икенче мәхәллә мәдрәсәсе булып санала. Уфа шәһәренең алдынгы җәмәгатьчелеге 1909 елның 29 маенда мулла итеп Зыя Камалины сайлый, шул рәвешле уку йортының тотрыклы эшләве тәэмин ителә. Зыя, укыту программаларын яшереп, хакимияткә «Галия»нең дини мәдрәсә булуын раслап тора.
Чынлыкта исә «Галия» Идел‑Урал төбәгендә Иж‑Буби мәдрәсәсеннән соң иң аз күләмдә дини фәннәрне укыткан белем йорты була. Бигрәк тә 1912–1913 уку елында 52 шәкерт мәдрәсәне ташлап киткәч, дөньяви фәннәр укытуга игътибар көчәя. 1914 елда дини фәннәрнең күләме 28,2% тәшкил итә. Башка фәннәр түбәндәгечә бүленә: гарәп теле – 14,7%, төрки (татар) теле – 4,9%, рус теле – 14,1%, дөньяви фәннәр – 35,6%, калган фәннәр – 2,5%. 1911 елны полиция Иж‑Буби мәдрәсәсендә тентү үткәреп, аны ябып куйгач, «Галия» беренче дөньяви уку йортына әверелә.

1914 елны мәдрәсә чыгымнарының яртысын каплап барган икътисадый бүлек әгъзалары белән Зыя Камали арасында низаг чыга. Зыялы дин белгечләре әзерләргә тиешле мәдрәсәдә дөньяви белем бирүгә артык зур игътибар булу иганәчеләрдә борчу тудыра. Аларның сүзләрендә хаклык ярылып ята: беренче ун елда мәдрәсәне тәмамлаган 950 шәкертнең (76% татарлар) 38 е генә рухани вазыйфасын сайлый! Икътисадый бүлек әгъзалары Зыя Камалига мөдирлектән китү таләбен куя. Зыяэтдин гомерен багышлаган хезмәтеннән ваз кичә алмый. Ул моңарчы ярдәмнәреннән ташламаган иганәчеләргә рәхмәт әйтеп, матди ярдәм сорап, татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итә.
Уфа байлары акча бирүдән туктагач, 1915 елның җәеннән башлап Мәскәү, Кызыльяр, Казан, Бөре, Зәйсән, Төмән калаларында һәм башка җирләрдә яшәүче татарлар, казахлар, кыргызлар «Галия»нең вакыф фондына 10 мең сумнан артык акча күчерәләр. Шул рәвешле «Галия»не тоту илдәге җәдитчеләрнең уртак иганә проектына әверелә. Әйтергә кирәк, биредә казахлар, кыргызлар, нугайлар, чиркәсләр, үзбәкләр һ.б. халык вәкилләре дә белем-мәгърифәт эсти. Мәдрәсә төркимөселман халыклары өчен югары уку йортына әверелә.
ГАЛИМ ЗЫЯ
Патша бәреп төшерелгәч, 1917 елның мартында Зыя Камали вакытлыча Үзәк Диния нәзарәтенең казые итеп сайлана.
Ул 1917 елның октябрендә Уфа губернасы мөхтәсибе итеп сайлана, Милләт мәҗлесенә милли-мәдәни автономия тарафдарларыннан депутатлыкка тәкъдим ителә, ләкин акрынлап «туфракчылар», ягъни җирле-территориаль автономия лагерена күчә. Большевиклар 1918 елның апрелендә Милләт мәҗлесен тараткач, Камали иҗтимагый эшчәнлектән читләшә. 1919 елда «Галия» мәдрәсәсе дә ябыла. Зыя Камали руханилык хезмәтен дәвам итә: 1924 елга кадәр Уфада 2 нче мәхәллә мулласы, 1936 елга кадәр Үзәк Диния нәзарәте казые вазыйфасын башкара.
Бу елларда Зыя Камали исламият фәне, фәлсәфә белән шөгыльләнүен дәвам итә. Галим буларак, дини мәсьәләләргә заман күзлегеннән якын килергә омтыла. Әйтик, инкыйлаб алды елларында яза башлаган «Халикатгаләм вә халикатбәшәр» («Дөньяның һәм кешелекнең килеп чыгышы») дигән хезмәтеннән 1924–1926 елларда Үзәк Диния нәзарәтенең «Ислам мәҗалласы» исемле журналында мәкаләләр бастыра. Аның бу язмаларында изгеләргә, ахырзаманга ышану кискен тәнкыйтьләнә, күпмедер күләмдә исламны социальләштерү омтылышы ясала.
Хәер, авторны күренекле дин галиме буларак таныткан «Фәлсәфәи исламия» («Ислам фәлсәфәсе») хезмәте 1909 елдан нәшер ителә башлый. Дүртенче кисәге «Фәлсәфәи гыйбадәт» исеме белән дөнья күргәч, Риза Фәхретдин аны татар телендә ислам йолалары темасына мөрәҗәгать иткән беренче җитди гыйльми хезмәт буларак хуплап чыга. «Фәлсәфәи игътикадия» («Иман фәлсәфәсе», 1910) дигән беренче һәм «Аллаһы гадәләте» («Аллаһның гаделлеге», 1911) дигән икенче кисәкләре дә галимнәр һәм руханилар арасында бәхәс уята. Кызганыч, ислам хокукы мәсьәләләренә кагылган өченче кисәк кулъязмада килеш кала. Бәхәсләр авторның исламны заман күзлегеннән, җәдитчеләр позициясеннән, шул ук вакытта саф дин буларак аңлату омтылышы белән бәйле була. Хезмәтләрнең заманчалыгы җәдитчеләр өчен аларны өстәл китабына әйләндерә. Шушы елларда Камали Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүгә керешә, бу ике томлык хезмәтен тәмамлый. Әмма ул да басылып чыга алмый. Моннан тыш, галим «Коръән һидаятьләре» («Коръәннең туры юллары») дигән Изге китапка шәрехләр яза.
1913 елны Зыя Камалиның мөселман реформаторлыгы мәсьәләләренә багышланган «Дини тәдбирләр» («Дини чаралар») дигән хезмәте басылып чыга һәм татар-мөселман дөньясында гаять зур шау‑шу тудыра.
Шуңа күрә Зыя Камалиның СССРда исламны яңарту хәрәкәтенең лидерларыннан берсенә әйләнүе табигый тоела. Ул дини мәсьәләләрдә күпсанлы чыгышлар ясый, диспутларда катнаша, рәсми булмаган дини басмаларда мәкаләләр бастыра. 1923 елның 3 гыйнварыннан мөселман мәктәпләрендә дин нигезләрен укытуны тыю турында карар чыккач, Мәскәүгә барып аның дөрес түгеллеген исбатларга алынган шәхес тә Зыя Камали була. Ул дин нигезләрен факультатив формада булса да уку йортларында калдыруны сорый. Аның бу эшләре 14 яшьтән өлкән балаларга вакытлыча булса да дәрестән тыш дин нигезләрен укытырга рөхсәт алу белән төгәлләнә.
Әлбәттә, совет хакимияте тарафыннан Зыя Камалиның исламны үстерүне кайгыртуы – ике көчле сыйныф канлы көрәш алып барган вакытта өченче юлны билгеләү кебек кабул ителә. Аны чын-чынлап кысрыклау, фикри сындыру эше алып барыла. Әмма большевиклар хакимияте кыска гомерле булачак дип ышанып, ул илдән китәргә теләми. Әйтик, 1925 елда Харбин татарларының мулла итеп чакыруларын кабул итми.
1936 елны мөфти Ризаэтдин Фәхретдин вафатыннан соң Диния нәзарәте шурасының күпчелек әгъзалары аның урынына Кәшшафетдин Тәрҗеманине сайларга теләсә дә, Совет хакимияте мөфти итеп Габдрахман Рәсүлевне билгели. Зыя Камали протест белдерә һәм Тәрҗемани белән бергә панисламчылыкта гаепләнеп кулга алына. 1938 елны 7 елга төрмәгә хөкем ителә. 1942 елда Самара төрмәсендә бакыйлыкка күчә. Исеме 1956 елда аклана...
Автор: Илдус Заһидуллин
Добавить комментарий