Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Галимҗан Баруди

Галимҗан Баруди

XIX–XX гасырлар чигендә татар җәмгыятенең яңарышы нигездә шәһәрдә күзәтелгән. Иҗтимагый фикер үсешендә ике чорны: 1905 елга кадәрге һәм аннан соңгы, ягъни Россиядә Беренче инкыйлаб елларын аерып күрсәтергә мөмкин. Казан каласында татарларның фикер көрәшендә ике төркем – «Галиев партиясе» һәм искелек яклылар аерылып тора. Көрәштә «Галиев партиясе»нең күпсанлы кечкенә китаплар бастырып, искелек яклыларны идеологик планда җиңә башлавы күренә. «Галиев партиясе» дип хакимият Казан мулласы Галимҗан Барудины һәм аның тарафдарларын атый.

30 декабря 2021

 
БЕЛЕМ ЭСТӘҮ, ЯКИ 40 ПОТ КУЛЪЯЗМА КИТАП ТУПЛАУ
Галимҗан Баруди солдат хезмәтеннән кайтып сәүдә эшенә керешкән Мөхәммәтҗан Галиев (1832–1908) гаиләсендә 1857 елның 5 февралендә дөньяга килә. Әтисе 1859 елны авылдан Баруди бистәсенә күченеп, бер елдан гаиләсен дә Казанга урнаштыра.
Яшьтәшләре урамда җил куып, әүмәкләшеп уйнап йөргәндә өйдә утырган оялчан табигатьле Галимҗаннан сәүдәгәр чыкмасын күргән Мөхәммәтҗан биш яшьлек улын 1862 елда икенче мәхәлләдәге Күл буе мәдрәсәсенә, Нургали хәлфәгә укырга бирә. Галимҗан, чыннан да, яхшы укуы белән сөендереп, өлкән шәкерт булгач, үзе дә дәресләр бирә. Хәлфәсеннән үрнәк алып, акчасы булган саен китап алу гадәте Галимҗанда үсмер вакытында ук барлыкка килә.
Әтисеннән фатиха алып, 18 яшендә Баруди энекәше Салихҗан белән ерак сәфәргә кузгала, Бохараның Шиһабетдин Мәрҗани укыган атаклы «Мир араб» мәдрәсәсенә урнашып, 7 ел максатчан рәвештә шәһәр голәмәләреннән белем туплый. Соңрак Бохарада яшәгән елларын тормышының иң якты, гүзәл мизгелләре буларак искә алып, Галимҗан биредә укуының максатын болай аңлата: «Бәндә өчен иң олыг сәгадәт – ватаныма хезмәт итү вә ул милләтең сәгадәтенә ярдәм итү булганлыктан, гыйлемем илә милләттәшләремне файдаландырмак хыялы мине дәртләндерә, вә ул уйлаган саен тырышлыгымны арттыра иде. Аллаһның татар дигән бәндәләрен гыйлем вә дин юлына уятам, кирәклеген аңлатам вә бу рәвешле бәхетле итәм вә шул хезмәт белән шәрәфәтендә Аллаһының ризалыгын табып, мәңгелек сәгадәткә ирешәм дигән өмет миндә бик куәтле иде. Табигый, минем бу өметемне яшьлегем, тәҗрибәсезлегем куәтләгәндер... »
Бертуган Барудилар укуларын Әфганстанда – Кабулда дәвам итәргә уйласалар да, әтиләренең сәламәтлеге какшап торганны ишетеп, Бохарада сатып алган 40 пот дини кулъязма китапны дөяләргә төяп, 1882 елда Казанга әйләнеп кайталар.
Мөхәммәтҗан бай шул ук елны, туйлар ясап, Галимҗанны – дусты һәм мәсләктәше сәүдәгәр Исхак Үтәмешевнең Бибимаһруй исемле кызына, Салихҗанны Бибинәгыймә исемле кыз туганына өйләндереп башлы‑күзле итә. Галимҗанга атап, шул ук 1882 елда кирпечтән иңе 8 метр, озынлыгы 16 метр булган мәдрәсә бинасы төзеп бирә. Яңа уку йорты төзүче-иганәче исеме белән белән «Мөхәммәдия» дип атала башлый.
Галимҗан 1883 елда Казанның 5 нче мәчетендә имамлык һәм мөгаллимлек итәргә указ ала. 1886 елда хаҗ кылып кайта, Мисыр, Истанбул, Хиҗазга сәяхәт кыла.
«МӨХӘММӘДИЯ» МӘДРӘСӘСЕ МӨДИРЕ ҺӘМ ИДЕОЛОГЫ
Галимҗан Баруди Бохарада укыган елларында да, чит илләргә сәяхәте вакытында да дини үзәкләрдәге белем бирү системасын ныклап өйрәнә, күзәтә, аның кимчелекләрен дә, өстенлекле якларын да хәтеренә беркетеп куеп, үз мәдрәсәсен булдыру турында уйлый.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе.
Мәдрәсәдә шәкертләр саны арткач, Галимҗан, бинаның аскы катына тәрәзәләр уйдырып, уку мәйданын зурайта. 1886 елда Казан сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев бинага өченче кат төзеп бирә. Бу уку мәйданы да җитми башлагач, 1894 елда Үтәмешев 4 мең сум, Барудиның хатыны Бибимаһруй 2 мең сум иганә итеп, янәшәдә ике катлы агач бина күтәрәләр. Кызганыч, 1898 елда яңа бина янып юкка чыга.
1870 елда һәр яңа мәдрәсә фәкать рус сыйныфы булганда гына ачылырга тиеш дигән канун кертелгән була. Шул сәбәпле галия, ягъни югары сыйныфта укучылар өчен бина төзергә рөхсәт алу мәсьәләсе фәкать 1901 елда гына уңай хәл ителә. Казан байлары җыелышып, таштан өч катлы, заманча, үзәктән ягып җылытыла торган яңа уку бинасы күтәртәләр, шул рәвешле бүгенге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе татар сәүдәгәрләренең милләт өчен гыйлемле руханилар хәзерләү иганәчелегенә һәйкәл булып тора. Ике бина да санитария һәм уку‑укыту таләпләренә туры китереп, заманча җиһазландырыла. Гомумән, Галимҗан Баруди үзен оста оештыручы, тирән белемле дин галиме итеп таныта.
Әйтергә кирәк, мәдрәсәгә терәлеп үк Йосыф хәзрәтнең мәктәбе эшләп килә. 1909 елда аның вафатыннан соң бу мәктәп бинасы да «Мөхәммәдия»гә кушыла. «Мөхәммәдия»- нең уку‑укыту комплексы әле моның белән генә чикләнми. Янәшәдә урнашкан 5 нче мәчетнең беренче катындагы ике бүлмәдә ярлы һәм ятим балалар өчен фәкыйрьләр мәктәбе эшли. Аларга кием‑салым һәм уку әсбаблары бушка бирелә. Бу төркем балаларны урамда хәер сорашып йөрүдән биздерү өчен, беркадәр акча да түләнә. Шул рәвешле, фәкыйрьләр мәктәбе ятим балаларны тәрбияләү-укытуга бәйле мөһим социаль мәсьәләне дә хәл итүне үз өстенә ала. Мәктәпне тәмамлаган балаларны, гадәттә, татар байлары өйрәнчек итеп эшкә урнаштыралар, мәдрәсәнең төп сыйныфларына кабул ителгәннәре дә була.
1913 елда Баруди йортының бер бүлмәсендә 3 мең китап тупланган коллекция нигезендә «Мөхәммәдия» шәкертләре файдалана торган шәхси китапханә ачыла. Бүгенге көндә ул китапларның бер өлеше Казан университеты фәнни китапханәсендә саклана.
Мәдрәсәнең 1918 елга кадәрге 35 еллык тарихында берничә этап бик төгәл күренеп тора:

«Мөхәммәдия»дә төрле елларда Газиз Гобәйдуллин, Борһан Шәрәф, Шәһәр Шәрәф, Йосыф Акчура, Кәшшаф Тәрҗемани, Габдулла Апанаев, Хуҗа Бәдигый һ.б. интеллектуаллар укыта.
1887 елда мәдрәсәдә 57 шәкерт белем алса, 1894 елга аларның саны 121 гә җитә, 1908 елда 344 була, соңрак 500 гә әйләнә.
«Мөхәммәдия» дүрт сыйныфны берләштергән, 12 ел укый торган күп баскычлы мәдрәсә булып җитешә. 1913–1914 уку елында программа 14 еллык итеп үзгәртелә. Анда башлангыч – 5 ел, урта сыйныф – 6 ел, югары сыйныф – 3 ел һәм төп курска кермәгән әзерлек сыйныфы (1 ел) була. Башлангычта атналык дәресләрнең 39 сәгате – дин тәгълиматына, 11 сәгате дөньяви фәннәргә бирелә, урта сыйныфларда аларның чагыштырмасы 1:3не тәшкил итә – дөньяви фәннәргә өстенлек бирелә. Галия сыйныфы рухани әзерләүне максат итеп куя. Биредә нигездә дини фәннәр укытыла. Бер сүз белән әйткәндә, «Мөхәммәдия»дә рус–Европа гомуми белем бирү мәктәпләрендәге барлык фәннәр дә укытылган. Шул сәбәпле Совет хөкүмәте һәм ВКП (б) ҮКның 1948 елның 10 февралендәге карары нигезендә «Мөхәммәдия»дә укыган кешеләрнең белеме педагогик училищега тиңләштерелә.
МАҺРУЙ АБЫСТАЙ МӘКТӘБЕ
Иреннән дәресләр алып белемен камилләштергәч, Бибимаһруй абыстай 1889 елдан берничә кыз баланы укыта башлый. 1890 елда хәзерге Париж Коммунасы һәм Тукай урамнары кисешкән почмактагы йортта Казанда беренче җәдитчә укыта торган кызлар мәктәбе ача. Бибимаһруй мәктәбендә яңа ысул белән укыту тәртибен өйрәнгән кызлар соңрак үзләре дә мөгаллимлек эшенә алынганнар.
Бибимаһруй абыстай, 1893 елда түбән өйләренең бер бүлмәсендә тагын бер мәктәп ачып, махсус мөгаллимнәр билгеләп, ел саен урамда хәер сорашып йөрүче фәкыйрь кыз балаларны укытуны оештыра. 5‑6 кешелек тулай торак ачып, үз хисабына анда яшәгән кызларны ризык һәм урын‑җир белән тәэмин итә. Барудиларның үз балалары булмый.
Шулай ук Бибимаһруйның бу йортына сәүдәгәр хатыннары һәм олы яшьтәге ханымнар җыелып, Коръән укырга өйрәнә башлый. 1896 елда Бибимаһруй уку‑укыту эшләренә ярдәмче итеп киләчәктә үзе хатын-кызлар мәктәбе ачачак Ләбибә ханымны чакыра.
Бирнә һәм әтисеннән калган мирас акчасын Бибимаһруй, нигездә, мәгарифне үстерүгә сарыф итә. Сәүдәгәр кызының хисап кәгазьләреннән күренгәнчә, ул даими рәвештә «Мөхәммәдия» шәкертләренә уку китаплары сатып алып бүләк иткән, яхшы укучы балаларга матди ярдәм күрсәткән, мәдрәсәнең дүрт мөгаллименә Госманлы дәүләте уку йортларында белемнәрен тирәнәйтү мөмкинлеге тудырган, берничә авылда мәктәпләр төзеткән. 1904 елда Бибимаһруй вафатыннан соң аның васыять акчасына галим Таһир Ильяси Каһирә һәм Хиҗаз шәһәрләрендә 3‑4 ел укып кайта, «Мөхәммәдия» файдасына 8 мең сум иганә керә.
Шул ук елны Галимҗан Баруди Гайшә Сәетшакуловага өйләнә. Бу никахтан да балалар булмый.
«ӘД-ДИН ВӘ ӘЛ-ӘДӘБ» ЖУРНАЛЫ МӨХӘРРИРЕ
1905 ел 17 октябрь манифесты игълан иткән дин иреге турындагы хәбәр Россиянең төрле төбәкләрендә татар вакытлы матбугаты барлыкка килүгә хокукый нигез була. Дин мәсьәләләренә багышланган берничә журнал басыла. Алар арасында – кадимчеләр рупоры булган «Дин вә мәгыйшәт» (Оренбург), Риза Фәхретдин мөхәррирлегендә басылган «Шура» (Оренбург) һәм Казанда Галимҗан Баруди нәшер иткән «Әд-Дин вә әл-Әдәб» басмасы да бар.
Журнал 1906–1908 һәм 1913–1917 елларда нәшер ителә. Ике атнага бер тапкыр чыгару планлаштырылса да, андый даимилек сакланмый. Укучы кулына да шактый өзеклекләр белән генә барып ирешә.
1907 елның май ае башында «Мөхәммәдия» каршында татар укытучылары әзерләү курслары ачыла. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган 60лап кеше өч атна чамасы, полиция куып таратканчы, дәрес алырга өлгереп кала. 1908 елның маенда курсларны оештыруда инициатива күрсәткән бертуган Галимҗан һәм Салихҗан Барудиларны, Габдулла мулла Апанаевны һәм сәүдәгәр Габделхәмит Казаковны хакимият Вологда губернасына сөргенгә җибәрә. Вологдага барып җитмәс борын, хөкүмәттән рөхсәт алып, сөрелгәннәр төрле чит илләргә китеп бара. Галимҗан хәзрәт хаҗ кылырга юнәлә, Мәккә, Мәдинә, Каһирә, Дәмәшкъ, Истанбул, Берлин калаларында була. Аларның дүртесе дә вакытыннан алда, 1910 елның мартында Казанга кайтып җитә. Баруди полиция күзәтүендә яши. 1913 елда «Әд-Дин вә әл-Әдәб»не кабат бастыра башлый.
Сулдан уңга: Габдулла Апанаев, Салихҗан һәм Галимҗан Барудилар, Габделхәмит Казаков. Вологда шәһәре, 1908 ел. Сулдан уңга: Габдулла Апанаев, Салихҗан һәм Галимҗан Барудилар, Габделхәмит Казаков.
Вологда шәһәре, 1908 ел.
Басма материалларының яртысына якыны дини мәсьәләләргә багышланган булып, күбесенең авторы мөхәррир Галимҗан Баруди икәнлекне дә әйтергә кирәк. Һәр санда диярлек Коръән сурәләре, тәфсирләр, хәдисләр шәрехенә багышланган мәкаләләр урнаштырыла, дини бәйрәмнәр, халыктан килгән дингә кагылышлы сорауларга җаваплар, милли мәгариф алдында торган проблемалар, «Мөхәммәдия»дә укыту тәртибенә каршы чыккан, баш күтәргән шәкертләргә үгет-нәсихәтләр, галимнең педагогика һәм методика өлкәләренә караган берничә дистә мәкалә-язмасы да шушы басмада дөнья күрә. Гомумән алганда, дамелланың ислам дине белгече, уку йорты җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак әйткән фикерләре журналда тупланган.
Беренче рус инкыйлабы елларында Баруди фигурасы мөселманнарның иҗтимагый хәрәкәтендә ачык күренә. Ул 1905 елның 10–15 апрель көннәрендә Уфада узган руханилар корылтаенда Мәхкәмәи шәргыянең яңа уставын төзүгә өлеш кертә, Икенче һәм Өченче Бөтенроссия мөселман съездларында (1906 ел, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород) катнаша, соңгысында дингә кагылышлы карар проектын әзерли, «Иттифак әл-Мөслимин» партиясенең Үзәк комитетына сайлана.
БАРУДИ ЯЗГАН УКУ ӘСБАПЛАРЫ
XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында татар мәктәпләре өчен уку китапларына булган кытлык күп генә татар зыялыларын шушы өлкәдә эшләргә этәрә. Җәдиди мәдрәсәдә 1–2 ай эчендә укырга-язарга өйрәнгәч, вакытны файдалы итеп уздыру, яңа фәннәр өйрәнү өчен укыту сәгатьләре артып кала. Бер үк вакытта җәдиди мәктәпләрдә дин белеме укытуның сыйфатын яхшырту, кадими мәдрәсәләрдәге үзләштерү өчен авыр саналган фикъһе, гакыйдә, хәдис буенча уку материалларын яңарту һәм халык телендә язып җиңеләйтү мөһим бурыч булып тора.
Шушы четерекле мәсьәләне хәл итү йөзеннән, Баруди 1890 нчы елларда «Мәгарифел ислямия» исеме белән тугыз китапчык әзерләп бастыра, алар дистә тапкыр һәм аннан да күбрәк нәшер ителеп, бөтен ил буенча тарала. Сериянең тәүге басмасын «Сәвад хан» («Белемле бала») исемле әлифба тәшкил иткән. Ул Исмәгыйль Гаспралының кырымтатар телендә бастырылган әлифбасыннан Идел төбәге татар балалары өчен атап язылуы һәм аларның тел үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән булуы белән аерылып торган. Аннан соңгы китапларда намазны дөрес уку, догалар, гакыйдә, чисталык-гигиена кагыйдәләре, намазда укыла торган зекерләр, намаз төрләре, мәчеткә керү әдәпләре һ.б. мәгълүмат урнаштырылган.
Галимҗан Барудиның дәреслекләр язуда тагын бер юнәлеше – Коръән телен тирәнтен үзләштерүне күздә тотып язылган әсбаблары. Бу өлкәдә дә Баруди, К.Насыйри, Г.Буби, Х.Госманов, Ә.Максуди кебек, тел галимнәре белән янәшә эшли, гарәп теле синтаксисы (1891), морфологиясе һәм грамматикасы дәреслекләре авторы буларак таныла. Ул шулай ук урта мәктәпнең беренче сыйныф шәкертләренә атап гарәп теленә дә, хәдис белеменә дә караган дәреслек иҗат итә.
Шулай да мөдәррис методика өлкәсендә төп игътибарны башлангыч мәктәпкә бирә. 1891 елда башлангыч мәктәп өчен гади телдә язылган арифметика китабын нәшер итә. 1899 елда «Тарих әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») исемле пәйгамбәрләр тормышыннан кыйссалар, хикәяләр, гыйбрәтле хәлләрне туплаган уку китабы әзерләп бастыра.
Г. Баруди Икенче Бөтенроссия мөселман съездында катнашучылар арасында. Икенче рәттә, сулдан алтынчы. Санкт-Петербург, 1906 елның гыйвар ае. Г. Баруди Икенче Бөтенроссия мөселман съездында катнашучылар арасында. Икенче рәттә, сулдан алтынчы.
Санкт-Петербург, 1906 елның гыйвар ае.
1908 елда Баруди шулай ук Казанда «Милләт» исемле нәшриятны оештыручыларның берсе була. Биредә 1917 елга кадәр 1376 мең данәдә 256 исемдәге китап басыла.
Йосыф Акчура Галимҗан Барудига язган хатында болай ди: «Сез милләтегезнең иң Аллаһка ышанган, галим кешеседер; милләтегез көчле булсын, башка милләтләрдән артта калмасын өчен, максатыгызга ирешү өчен күп каршылыклар күрдегез, ләкин сез бүген зур бер «мәктәп» җитәкчесе».
САЙЛАНГАН МӨФТИ
1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәүдә узган Беренче бөтенроссия корылтаенда Галимҗан Баруди Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мөфтие итеп сайлана. 1917 елның июлендә Казанда булган корылтай Милли идарәне игълан итә.
Ноябрь аенда Баруди Милли идарәнең Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана. 1918 елның язында большевиклар Милли идарәне куып тараткач, Милли идарә әгъзалары белән Кызылъяр шәһәренә китә. 1919 елның мартында Уфаны аклар алгач, шәһәргә кайта. Ләкин бераздан шәһәр большевиклар кулына күчкәч тә мөфтилеген ташламый: сайланган мөфти буларак, дини вазыйфаларын үтәүне дәвам итә.
Барудига яңа хакимият белән хезмәттәшлек итәргә, дин кардәшләренең һәм ислам институтларының хокукларын якларга туры килә. 1921 елда илдә ачлык башлангач, Баруди, 4–6 июль көннәрендә Уфа губернасы Бәләбәй һәм Стәрлетамак өязләре авылларында йөреп, корылыктан интегүче халык белән очраша. Уфага кайткач, Совет хөкүмәте җитәкчесе Владимир Ленинга, милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталинга һ.б. түрәләргә атап, ачлыктан интегүче халыкка дәүләт ярдәме сорап мөрәҗәгать яза һәм башкалага юллый. Көз‑кыш айларында даими рәвештә ярдәм сорап, Мәскәү – Казан арасын таптый. Мәскәүдә ачлыктан интегүче мөселманнарга ярдәм итү фонды оештыра. Эшчәнлеген «Ачларга ярдәм итү комитеты» әгъзасы буларак киң җәелдерә. Шушы эшләр белән шөгыльләнгәндә Мәскәүдә 1921 елның декабрендә вафат була, Казанда җирләнә.
Автор: Илдус Заһидуллин

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: