
“Гармунчы Галия!”
Дуслар, Тәтеш районының Келәш авылында яшәүче Галия апа Камалетдинова сезгә матур, имин яллар тели!
09 февраля 2024
Галия апабызга күз тимәсен дип карагыз. Сиксән биш яшен тутырган әбекәй бүген дә сәхнә түрендә. Алты яшеннән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән ул. “Гармунчы Галия” – Келәштә аңа бөтен кеше шулай дип эндәшә. Әбекәй мәрхүм җәмәгате белән алты бала үстергән. Бүген ул улы, килене янәшәсендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Галия апаның үткәне, бүгенгесе турында журналыбызның февраль саныннан укырсыз.
Добавить комментарий