ГЕНЕРАЛЬ КОНСТРУКТОРНЫҢ ЯШЕРЕН «ПАРОЛЕ»
Дөньяда салкын сугыш бара. Ил ашкынып кораллануда америкалылардан калышмас өчен зур акчалар сарыф итә. Җитмәсә, «свой-чужой» системасы белән дә проблемалар гел чыгып тора – дошман шифрны бик тиз чишә. Ябык киңәшмәдә КПСС Үзәк комитетының Оборона сәнәгате бүлеге җитәкчесе Иван Сербин шактый кискен сөйләшә: «Кайчанга кадәр ил тезләнеп торырга тиеш?!» Бурыч бик катлаулы: дошман чишә алмаслык система булдыру. Әлеге киңәшмәдә Казанның беркемгә дә билгеле булмаган конструкторлык бюросы җитәкчесе – 33 яшьлек Илдус Мостюков та катнаша.
Cвой-чужой» радиолокацион танып-белү системасы теге яки бу объектның, әйтик, самолет, кораб, су асты көймәсенең кайсы дәүләтнеке булуын билгели. Үтә яшеренлек тә шуңа бәйле: дошман хәзерге вакытта гамәлдә булган сорау-җавап кодларын белергә тиеш түгел. Парольне беләләр икән, дошманның разведчик самолеты, мәсәлән, безнең һава киңлекләренә «үзебезнеке» булып үтеп керә алачак. Әгәр ул атомтөш коралы йөртә торган самолет булса?
ШИФР – ШПИОН ӨЧЕН ТАБЫШ
«50 нче елларда, 60 нчы еллар башында безнең «свой-чужой» радиолокацион танып-белү системасы белән җиһазланды-рылган хәрби техника дошманнар кулына якынча өч елга бер тапкыр эләгә торган
була, – дип сөйләгән иде «Татарстан» журналы хәбәрчесенә Илдус Мостюков. – Кайвакыт самолет чит ил территориясенә төшеп утырырга мәҗбүр, кайвакыт союздашлар арасыннан берәрсе техниканы НАТО иленә урлап алып китә, кайвакыт сер җитештерү процессында ачыла. Иң аянычлысы шунда ки, дошман кулга төшергән безнең аппаратураны, мәсәлән, үз самолетына урнаштыра ала. Ул вакытта безнең ПВО системасы «сукыр»га тиң, ягъни аларны үзенебезнеке дип кабул итә. Америкалылар еш кына безнең чикләрдә шундый провокацияләр оештыра да. Мондый хәлдән соң, һәрвакыт бөтен системаны ашыгыч рәвештә үзгәртергә туры килә. Ә бу система бөтен корабларда, су асты көймәләре, самолетларда, барлык радиолокация станцияләрендә урнаштырылган бит... Эш күләмен күз алдына китерәсезме? Бик тиз арада яңадан җиһазландыру өчен дә һәр очракта берничә ел таләп ителә. Оборона сәнәгате тотрыксызлана, бу эшкә миллиардлаган дәүләт акчасы сарыф ителә». Әлеге ябык киңәшмәдә оборонага эшләүчеләр алдына шундый бурыч куела: «Аппаратура дошман кулына эләккәндә дә, сер чишелмәслек система уйлап табарга!» Гамәлдәгесен камилләштерү буенча иң яхшы тәкъдимнәргә ябык конкурс игълан ителә.
КРИПТОГРАФИК КОДЛАУ СЕРЛӘРЕ
Конкурста Казанда эшли торган конструкторлык бюросы җиңеп чыга – бу үзе үк шак-каткыч очрак. Эш шунда ки, гамәлдәге системаны күпкә җитдирәк штат һәм элемтәләргә ия Мәскәүдәге баш фәнни-тикшеренү институты эшләгән була. Ни өчен провинциядәге институтны сайлаганнармы? «Без проблеманы чишүнең иң перспективалы юлын тәкъдим иттек, концепциябезне ачык итеп формалаштырдык, аның тормышка ашырыла алуын исбатладык, – дип аңлата соңрак Мостюков. – Моннан тыш, без элекке системаны эшләүнең консерватив традицияләренә бәйле түгел идек. Коллективыбыз да яшь, энергия һәм кыю идеяләр ташып тора».
Коллектив тәкъдим иткән концепция чыннан да революцион була. «Безнең идеянең нигезен криптографик кодлау тәшкил итте, – дип аңлата Илдус Шәйхелислам улы. – Кодлар очраклылык законы буенча секундына күп тапкырлар үзгәреп тора. Аппарат дошман кулына эләккән очракта, ул аның белән берни эшли алмый, чөнки анда программа юк. Ул көн саен махсус методика буенча яңартыла. Безнең 294 нче ОКБ бу чишелешне уйлап тапкач, аны илнең баш институты итеп үзгәрттеләр, ә мине генераль конструктор итеп билгеләделәр. Без уйлап тапкан «Пароль» системасы алдагы 15 елга бөтен радиоэлектроника сәнәгате үсешенә этәргеч бирде – ФТИлар, заводлар ачылды. Татарстанда гына да дистәләгән мең кеше эшле булды».
Ә АМЕРИКАДА НӘРСӘ?
Мостюков, аның коллективы һәм ил буенча дистәләгән чиктәш предприятиеләр хәл итәргә тырышкан мәсьәләнең никадәр катлаулы булуын аңлар өчен, срокларны әйтү дә җитә: «Пароль» дәүләт гомумгаскәр радиолокацион танып-белү системасын эшләү һәм производствога кертү өчен ике дистә елдан артык вакыт китә. Генераль конструкторның вәкаләтләре дә шактый киң: турыдан-туры ил хөкүмәтенә чыгудан алып, теләсә кайсы техник югары уку йортыннан иң перспективалы чыгарылыш укучыларын үзенә алу мөмкинлегенә кадәр.
Әлеге статус («аерым дәүләт әһәмия- тендәге») күп нәрсәгә мөмкинлек бирә, әмма уңыш юлында розаларга караганда аның чәнечкеләре күбрәк була. 1966 елда Мостюковка хәтта шелтә дә белдерәләр, берничә министрга да эләгә. Берлин янында совет истребителенең һаләкәте шундый бер җитди тикшерүнең сәбәбенә әйләнә. Очучы үз гомере бәрабәренә самолетны торак кварталлардан алып китә, әмма... инглизләр зонасындагы күлгә төшә.
«Көнбатыш гаскәрләр төркеме командующиена ничек тә (хәтта танклар куллануга кадәр) самолетны үз ягыбызга алып чыгарга боерык бирелә, ләкин тиздән әмерне гамәлдән чыгаралар, чөнки ул вакытта партиянең чираттагы съезды бара, халыкара хәлне катлауландырудан да куркалар, – дип искә ала Илдус Мостюков. – Инглизләр самолетны күлдән чыгаралар, аппаратураны тикшерәләр, һәм барлык кодлар яңадан ачыла. Тагын ашыгыч рәвештә яңарту, зур акчалар... Ә без һаман яңа системаны эшләп бетерә алмыйбыз»...
Сүз уңаеннан, шул ук вакытта америкалылар да «свой-чужой»га охшаш система өстендә баш вата. Безнең разведка бу турыда күбрәк мәгълүмат белергә тырыша, әмма эшләр шулкадәр яшерен бара ки, агентураның бер омтылышы да уңыш китерми. Ә 1970 елның октябрендә Мостюков һәм аның хезмәттәшләренә потенциаль дошман тәҗрибәсен мөстәкыйль өйрәнү мөмкинлеге туа: Америка генераллары утырган кечкенә генә самолет ялгыш Ленинаканга төшә.
Тоткарланган «кунакларны» кунакханәдә коньяк белән сыйлаган арада, Америка хәрби атташесы килгәнче, безнекеләргә ике тәүлек эчендә кызыксындырган өлешләрне сүтеп, Казанга алып китәргә, кирәкле мәгълүматны алырга һәм, Ленинаканга барып, самолеттан сүтелгәннәрне шик тудырмаслык итеп кире урыннарына урнаштырырга кирәк була. Мөмкин булмаганны булдыралар – америкалылар бернәрсә дә сизми. Ә Мостюков ике тәүлектән соң, өченче көннең иртәсендә министрга 150 битлек хисап тапшыра. «Министр: «Моның өчен нәрсә бирик?» – дип сорады. Мин эш өчен яңа «Волга», дидем, чөнки тегесе бөтенләй искергән иде», – дип искә ала Мостюков.
Мостюков сүзләренә караганда, чит ил самолетында алар үзләре өчен яңалык тапмый. Американың бездән әллә ни күпкә алдарак бармавын гына аңлыйлар…
ПОТЕНЦИАЛЬ ДОШМАНГА ФОРСАТ КАЛДЫРМЫЙЧА
«Безнең системаның хәрби сынауларына ике атна кала, җәнҗал чыкты, – дип искә ала Илдус Шәйхелислам улы. – Аның тотрыксыз эшләве ачыкланды. Һәм бу уңышлы дәүләт сынауларыннан соң! Безнең институт Ленин премиясенә лаек булганнан соң! Миңа инде Социалистик Хезмәт Герое да биргәннәр иде. Авиация маршалы Евгений Савицкий да бик борчылды, чөнки ул дәүләт кабул итү комиссиясе рәисе иде. Хәтта СССР оборона министры Гречкога: «Хәрби сынауларны туктатып торуыгызны, сәнәгатькә тикшерү өчен вакыт бирүегезне сорыйм», – дип, телеграмма да җибәрде. Мин нәрсә булганын аңлый идем, әмма вазгыять шулкадәр кискенләште, мине беркем дә ишетмәде».
Менә радиосәнәгать министры Петр Плешаков Мостюковны үзенә чакырта. Генераль конструктор аңлатма бирә: дәүләт сынаулары вакытында аппаратурага күпсанлы үзгәрешләр кертелде. Аларны серияләп җитештерелә торган аппаратурага кертергә кирәк иде, әмма хәрбиләр ашыктылар һәм хәрби сынауларга ул тиешенчә эшләнеп бетмәгән килеш эләкте.
«Нәрсә тәкъдим итәсең?» – дип сорый министр. Мостюков катгый рәвештә: «Барлык комплектларны алыштырырга!» – ди. Сынауларга ике атна калган, ә монда шундый тәкъдим! Плешаков башта үз колагына үзе ышанмый тора. Ләкин генераль конструктор моның бердәнбер вариант булуына инандыра.
«Безгә ике самолет бирделәр, һәм чартер рейслары белән безнең бригадалар система чаралары җитештерелә торган барлык заводлардан яңа аппаратураны китерделәр, – дип сөйли Мостюков. – Һәм барысы да эшләп китте».
Дүрт йөз берәмлектән артык хәрби техника катнашындагы хәрби сынаулар уңышлы үтә. Ә Казанның «Радиоэлектроника» ФТИ әлегә кадәр дәүләт танып‐белү өлкәсендә баш оешма булып тора.
Сынаулар турында доклад. Илдус Мостюков хәрбиләр арасында.
ӘЛЕГӘ КАДӘР ИҢ ЯХШЫСЫ БУЛЫП КАЛА
«Без бу эшне башлаганда, ОКБда 500 гә якын хезмәткәр эшли иде. Эш тәмамланганда – 3500дән артык. Институт, югалтулар белән булса да, СССРның таркалуын да, авыр 90 нчы елларны да кичерә алды.
Ул бүген дә РФ Оборона министрлыгы бурычларын уңышлы хәл итә. Әгәр иртәгә бүгенгедән мең тапкыр тизрәк эшли торган исәпләү машиналары пәйда булсамы? Моңа әзерләнергә кирәк, – дип аңлатты Мостюков «Татарстан» хәбәрчесе белән соңгы очрашуы вакытында. – Шуңа күрә системаны модернизацияләү буенча эшләргә кирәк, һәм бу эш алып барыла да».
...Күренекле генераль конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков бу елның 5 июлендә 96 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул уйлап тапкан «Пароль» дәүләт танып‐белү системасы һәрвакыттагыча хәрби кизүдә. Россия Федерациясендә генә түгел, Коллектив куркынычсызлык турында килешү оешмасына кергән илләрдә дә. Бу елларда дошман кулына аппаратура эләгү очраклары күп булды, ләкин алар өчен ул металл өеме генә.
Бу система әлегә кадәр иң яхшысы булып кала бирә.
Сафа Гәрәев
Добавить комментарий