
Геройлар онытылмый...
Капитан Марат Әхмәтшин җитәкләгән полк һөҗүмгә дучар була. Әлбәттә, Сүриянең Пальмира шәһәре янында барган ул яуда ниләр булганын хәзер төгәл генә берәү дә әйтә алмый. Әмма, шунысы хак – капитан Марат Әхмәтшин ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы берүзе тора.
12 февраля 2025
Аның полкындагы Сирия солдатлары, һөҗүмнән куркып артка чигенә, ягъни качалар. Тик полк командиры артка чигенми: соңгы чиккә кадәр дошманына ата. Нәтиҗәдә, үзе дә каты итеп яралана. Иптәшләре атыш тавышына килеп җиткәндә, капитан Әхмәтшин кан эчендә ята. Ә кулында – чекасы алынган граната. Әхмәтшин, бернигә дә карамастан, дошманга бирелергә уйламаган...
Марат һөҗүм вакытында өч литрлап канын югалта, хәрбинең гомерен саклап кала алмыйлар. Шулай итеп 36 яшен генә тутырып килгән геройны бик зурлап туган ягына алып кайтып җирлиләр.
Россия Герое исеме бирелгән Марат Әхмәтшин турында гыйбрәтле язманы журналыбызның февраль саныннан укыгыз.
Добавить комментарий