Гөлләргә су сибү савап була!
Җомга көннәре белән, дуслар! Кәефләр ничек? Казан дөньякүләм чарадан соң кунакларны озата.
Гадәттәгечә, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.
-Җәлил хәзрәт, укучыбыз сорап язды: “Дога укый торган үсемлек дип, бүлмә гөле бүләк иттеләр. Гөлләр чынлап та андый көчкә ияме икән?”
-Әйе, ишеткәнем бар, “калатея” исемле дип әйтәләр бугай. Аның яфраклары башын аскарак иеп, сәҗдәгә киткән кебек тора. Күрәсең, “дога кылучы гөл” дигән исем шуннан чыккан. Әлбәттә, гөлләр дога укымый. Әмма Коръәннән укып беләбез: иң зур сәдака – үсемлекләргә су сибү. Шулай булгач, гөлләргә су сибеп, карап торсаң, барысы да рәхмәт укый, савап була. Үсемлекләрне карамыйча тилмертмәскә генә кирәк.
Добавить комментарий