
Гөмбә күп!
Алабуга районының Дөм-Дөм авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәеваны якын-тирәдә белмәгән кеше юк.
07 августа 2024
Җәен җиләк, гөмбә җыеп, аны сатып, үзенә машина алган бик тырыш кеше ул. Быел да яраткан шөгылен дәвам итә: көн саен гөмбәгә йөри.
-Быел җиләккә бармадым, еланнар бик күп иде, авылның биш кешесен елан чакты, хастаханәдә ятып чыктылар,- диде Гөлнур апа. – Ә менә мәтрүшкә, себерке күп җыйдым. Хәзер гөмбә сезонын ачтым. Быел гөмбә бик күп, әйтеп бетергесез! Иртән китәм дә әбәдкә әллә ничә кәрзин җыеп кайтам.
Гөлнур апа гөмбәләрне тозлый да, киптерә дә. Аларны ел әйләнәсе сата, якшәмбе Чаллы базарына да алып бара. Күп еллардан бирле шөгыльләнгәч, өенә килеп алучылар да бар икән.
Дуслар, ә сез әле гөмбәгә бардыгызмы әле? Гөлнур Сәләмгәрәеваның банкаларын күреп, сез дә кызыкмадыгызмы?
P.S. Татарстан урманнарында ашарга яраклы эшләпәле гөмбәләрнең 200 дән артык төре үсә.
Добавить комментарий