“Гомер буе сәнгатьтә мин...»
Хәерле көн, дуслар. Кышның беренче дүшәмбесе котлы булсын! Дөрес, әле табигать күбрәк көзне хәтерләтә. Шулай да синоптиклар бу атнада чын кыш киләчәк дип ышандыра.
02 декабря 2024
Күптән түгел без Тукай районы Яңа Бүләк авылында булдык. Күпләр беләдер дә, бу легендар җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган авылы. Биредә һәр ике кешенең берсе җырлый, яки гармунда уйный булып чыкты. Ә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Гыймазетдиновны исә бөтен тирә-якта беләләр. Ул Яңа Бүләк авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Аның мәдәният йортындагы бүлмәсендә ниләр генә юк – үзе ясаган курайлар, сорнайлар, ул икенче тормыш бүләк иткән баян белән тальян гармуннар. Һәм ул аларның барысында да уйный белә!
-Балалар бакчасына йөргән вакытта ук әти-әниләр мине үзләре белән төрле бәйрәмнәргә йөртәләр иде. Әтием гармунда уйный – мин тыңлый идем. Иң беренче булып агач калакларда уйнарга өйрәндем. Ул вакытта өйдә башка уен кораллары юк иде. Соңрак әти гармун алып кайтты, гармунда уйнарга өйрәтте, аннары алар белән концертларда йөри башладым. Гомер буе сәнгатьтә мин…
Тулы язманы журналыбызның декабрь саныннан укый алачаксыз.
Добавить комментарий