“Госелле кеше нур эчендә яши”
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Традиция буенча, хөрмәтле Җәлил хәзрәт Фазлыевка сезне кызыксындырган сорауларны бирәбез.
-Җәлил хәзрәт, әби-бабайлар балаларны госелле йөртергә киңәш итә. Күздән, бәхетсез очраклардан саклый, диләр. Бу шулаймы?
-Шулай. Госелле кеше нур эчендә яши. Аны бер тышча саклап торган кебек була. Дөрес, госел алу балигълык яшеннән генә фарыз санала. Әмма кечкенәдән баланы госел коендыру күркәм гадәт. Безне дә шулай өйрәттеләр.
-Госел алганда берәр дога укыламы?
-Юк, укылмый, бары кыйблага арт белән тору шарт. Госел коенган кеше госелле дә, камил тәһарәтле дә була.
-Мунчада юынып бетергәннән соң да шулай госел коенып чыксаң буламы?
-Була гына түгел, кирәк. Безнең атнага бер мунча керүебез дә госел коену белән бәйле, димәк, мунчаны пәнҗешәмбе ягу саваплырак.
Бер табиб: “Әгәр дә ир белән хатын, якынлык кылганнан соң, госел коенмасалар, бер-ике елдан соң бер-берсеннән бизәләр. Аерылу, хыянәт итүнең дә сәбәбе шунда”,- дип язды.
Көн саен тәһарәт алсаң тагын да яхшы. Дини күзлектән генә түгел, сәламәтлек өчен дә әйтәм. “Аягым тирли” дип кешеләр табибка барып дару сорап йөри. Аны башта салкынча су белән, бармакларыңны аралый-аралый, көнгә кимендә биш мәртәбә юып кара. Аннары аяк тирләми!
Добавить комментарий