Гошер сәдакасын бирер чак
Уңышның күп өлеше инде бакчалардан җыеп алынып, базларга салынды.
18 сентября 2024
Ислам дине, уңышның уннан бер өлеше белән бүлешергә куша. Бу көннәрдә гошер сәдакасын җыю актив рәвештә дәвам итә. Изге эшкә Татарстанның барлык районнары да диярлек кушылды.
Чирмешән районы мәчетләре тарафыннан 24 тонна гошер җыелган. Халык бәрәңге, кишер, суган, кабак кебек яшелчә уңышлары белән бүлешә. Кайбыч районы мөхтәсибәтендә дә, бу изге эшкә районның барлык мәчетләре кушылган. Нәтиҗәдә, 10 тоннадан артык яшелчә җыелган. Аның бер өлешен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына һәм Казан шәһәренең инвалидлар оешмасына тапшырганнар. Ә калганын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм Ислам динен кабул итүгә 100 ел тулу исемендәге мәдрәсәгә, Буа картлар йортына җибәрәчәкләр.
2024 елның 21 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде. Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мәҗбүри.
Татарстанда республика күләмендә гошер сәдакасы шактый күптәннән җыела. 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна, 2020 – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда – 827 тонна гошер сәдакасы җыелып, мохтаҗларга таратылган.
Добавить комментарий