
Мәшһүр ханбикәләр: Нурсолтан
Тарих сәхифәләре
11 февраля 2019
Ни кызганыч, язма чыганакларда бу ханымнар турында мәгълүматлар бик аз. Бигрәк тә Фатыйма-солтан турында. Нурсолтан белән Гәүһәршад исемнәре елъязмаларда күбрәк очрый, чөнки алар Казан ханлыгында гына түгел, күрше илләрдә дә сәясәтче һәм дәүләт эшлеклеләре буларак танылганнар. Сөембикә-ханбикәнең сәяси эшчәнлегенә караганда, фаҗигале язмышы күбрәк билгеле. Гәүһәршад һәм Сөембикә турында сүз киләчәк язмаларыбызда булыр. Ә хәзер Нурсолтан турындагы язмабызны Фатыйма-солтаннан башлап китәргә ниятлибез.
КЕМ УЛ ФАТЫЙМА-СОЛТАН?
Элек-электән, борынгы кешелек җәмгыяте чорларыннан башлап диярлек, ыруг-кабилә юлбашчыларының, патша-корольләрнең, хан-солтаннарның кайчан һәм кем белән никахлашуларына нык игътибар биргәннәр. Бу эшләрдә инде беренче планда мәхәббәт түгел, бәлки сәясәт торган. Шул күзлектән чыгып, тәхеткә куелган дәүләт җитәкчеләре хатынлыкка яраклы чибәрләрне үзләре арасыннан түгел, күрше илләрдән, чит дәүләтләрдән сайлап алырга тырышканнар. Әлбәттә, идарәче аксөякләр катлавыннан. Кайчакта хәтта кәләшләрнең бөтенләй ят телдә сөйләшүләренә һәм башка дин тотуларына да игътибар итмәгәннәр. Ни генә димә, югары катлау әһелләренең никахлашуы нәтиҗәсендә «туганлашкан» дәүләтләр арасында ызгыш-талашлар, сугышлар сирәгрәк булган.
Фатыйма-солтан – Нугай морзасы Мусабәк кызы (сүз уңаеннан: Мусабәкнең өлкән улы Йосыф морза – Сөембикәнең атасы). 1467 елда аны, Казанга алып килеп, Ибраһим ханга кияүгә бирәләр. Ибраһим хан белән Фатыйма-солтанның Илһам, Ходайкол һәм Мәлик‑Таһир исемле өч уллары була. Без инде алар турында узган язмабызда сөйләгән идек. Исегездәдер, 1479 елда, Ибраһим хан үлгәннән соң, тәхеткә аның олы улын – Илһамны утырталар. 1485 елда Мәскәү гаскәрләре ярдәмендә ул тәхеттән куыла, әмма тиз арада нугайлар ярдәме белән яңадан тәхет хуҗасына әверелә. 1487 елның язында Иван III гаскәрләре Казанны камап ала, июльдә исә алар алдында шәһәр капкалары ачыла. Илһам ханны тәхеттән бәреп төшерәләр (Иван III кулына аны үзебезнең татарлар ук китереп тоттыралар) һәм хатыннары белән башта Мәскәүгә, аннан соң Вологдага сөргенгә озаталар. Әнисен, энеләре Мәлик‑Таһир белән Ходайколны һәм сеңелләрен Белоозеро тирәсендәге Карголом шәһәрчегенә сөрәләр. Фатыйма-солтан һәм аның улы Мәлик‑Таһир шунда үлеп калалар.
ТИМУР-БӘК КЫЗЫ НУРСОЛТАН
Ул да, Фатыйма-солтан кебек үк, Нугай далаларында туып‑үскән кыз. Унҗиде яшьләр тирәсендә Нурсолтанны Казан ханы Хәлилгә кияүгә бирәләр. Хәлил ханлык белән озак идарә итә алмый, яшь кенә килеш гүр иясе була. Тол калган Нурсолтанны, борынгыдан килгән йола буенча, аның энесе Ибраһим хан үзенә икенче хатынлыкка ала. Бу никахтан аларның Мөхәммәдәмин һәм Габделлатыйф исемле уллары, Гәүһәршад исемле кызлары дөньяга килә.
1479 елда Ибраһим хан, яшь кенә балаларын – ятим, хатыннарын тол калдырып, якты дөнья белән хушлаша. Мәрхүмнең өлкән хатыны Фатыйма-солтан Казанда кала, чөнки улы Илһамны әтисе урынына хан тәхетенә утырталар, Нурсолтанны Кырым ханы Миңлегәрәй үзенә хатынлыкка сорый – ул бу чибәр һәм акыллы хатынны кыз чагыннан ук белгән була инде. Нурсолтан ризалыгын бирә һәм тиздән, яңа гына ун яшен тутырган Мөхәммәдәминен Мәскәүгә, Иван III хозурына озатып (Мәскәү күзгә күренеп ныгый-көчәя, Казанны тынычлыкта калдырмас, бәлки, улымнан хан да ясап куяр әле, дигән өмет беләндер, күрәсең), төпчек улы Габделлатыйфны үзе белән алып, Кырымга – Бакчасарайга китеп бара. Аның яңа ире Миңлегәрәй – Кырымны Алтын Урдадан аерып алып, мөстәкыйль ханлыкка нигез салган атаклы Хаҗигәрәй ханның улы. Миңлегәрәйнең Нурсолтанга кадәр дә берничә хатыны булган, әмма Нурсолтан тиз арада һәм, әйтергә кирәк, җиңел генә аның иң дәрәҗәле һәм сөекле хатынына – олуг ханбикәгә әверелә. Чибәр, мөлаем һәм сөйкемле ханым башкаларыннан, күрәмсең, үзенең зирәк акылы, тыныч табигате, түземлелеге һәм кешеләр белән уртак тел таба алу сәләте белән аерылып торгандыр.
Миңлегәрәй күзлегеннән чыгып караганда исә, Нурсолтан аның никахлы хатыны гына түгел, бәлки Казан ханлыгын һәм Ногай Урдасын Кырым белән туганлаштырган илче-дипломат та. Өстәвенә, әле ул Мәскәү кенәзе белән дә дустанә мөнәсәбәттә тора – олы улы Мөхәммәдәмин Иван III кул астында Каширада яши. Шунлыктан Нурсолтанның әкренләп хан киңәшчесенә әверелеп китүен аңлау бер дә авыр түгел. Казан ханнарына, Нугай морзаларына Нурсолтан аша йогынты ясап тору үзе дә – Кырым файдасына.
Мәскәү ныгыса, Казанга тыныч яшәргә ирек куймас, дип, Нурсолтан дөрес уйлаган икән. 1487 елгы вакыйгалар шуны күрсәтә: Иван III, Казанны яулап алып, биредә Мәскәү протектораты урнаштыра. Илһам хан илдән сөрелә, Мәскәү тәрбиясе алган Мөхәммәдәмин исә, нәкъ әнисе фаразлаганча, хан тәхетенә утыртыла.
Эшләр әйбәт бара, инде төпчек малай турында да уйларга вакыт, ул да балигъ булып килә бит. Миңлегәрәй, сәясәт ихтыяҗларын күз алдында тотып, Габделлатыйфны Мәскәүгә, Иван III тәрбиясенә җибәрергә тәкъдим ясый. Нурсолтанның аны читкә җибәрәсе килми, әмма ире белән ризалашырга мәҗбүр була. 1493 елның 6 августында Габделлатыйфны Мәскәүгә озаталар.
Нурсолтан, улының язмышы өчен борчылып, Иван III кә хат юллый:
«Үзең аңлыйсыңдыр, кадерле улымны мин, зур ышаныч вә өметләр белән, синең карамакка җибәрдем. Ул бала язмышын үзең теләгәнчә хәл ит: йә үзеңдә тот, асра, йә олы абыйсы Мөхәммәдәмин янына җибәр, кулыңнан килгәнче тынычландыр аны. Ул үзе дә, аның абыйсы да бик яшьләр. Алар бер-берсен яратып яшәрләр. Безнең үтенечебез шул: син аларга үзең белгән кадәр яхшы шартлар тудырсаң иде. Алланың рәхмәте төшсен сиңа дип, теләктәш булып калабыз. Ә без инде синең туганың Миңлегәрәй патша белән бергә, үзебез исән‑имин чакта вә әлегә хәлдән килгәнчә, синең һәрбер эшеңдә ярдәмче булырбыз. Әгәр Мөхәммәдәминнең угланнары вә морзалары, хәтта казанлыларның барысы да, сиңа баш иеп һәм яхшылап үтенсәләр, син Габделлатыйфны алар янына җибәр. Әгәр инде җайлап, бик теләп, чын күңелдән үтенмәсәләр, үзең кара, үзеңдә тот, үзең белгәнчә асра... Энесен олы агасы янына җибәрсәң дә, үз яныңда калдырсаң да, аңа абыз (тәрбияче) дәрәҗәсендә бик яхшы бер кеше билгелә. Иң яхшысы аның әтисе Ибраһим кешеләреннән берәрсен...»
Иван III Нурсолтанның теләгенә каршы килми: Габделлатыйф Мәскәүдә калдырыла, «туенып тору өчен» аңа Звенигород шәһәре бирелә. Күңеле бераз тынычлангач, 1495 елда абыйсы Хәсән морза һәм илледән артык сакчысы белән Нурсолтан Мәккә-Мәдинәгә хаҗ сәфәренә чыгып китә. Кайтыр юлын Мисыр аркылы билгели. Озакка сузылган бу сәфәр аның исемен Мисырда гына түгел, Төркиядә һәм Якын Көнчыгыш илләрендә дә киң танытуга ярдәм итә.
Әмма сәфәрдән әйләнеп кайтуга, Нурсолтанга Казандагы улының хәлләре турында борчулы хәбәрләр ишеттерәләр. Биредә Шәрыкка йөз тоткан төркем Мәскәү яклы Мөхәммәдәмин ханга каршы көрәш башлаган икән. Бу көрәш хан тәхетенә Мөхәммәдәмин урынына Себер угланы Мамыкны (ул Бату ханның энесе Шәйбан нәселеннән) утырткач, беразга сүрелеп тора. Әмма Мамык уңышсыз хан булып чыга, берничә айдан аны куып җибәрәләр.
«ТУГАНЛЫК ҺӘМ ДУСЛЫККА ЧИК КУЯСЫҢ...»
1497 елдан башлап, тәхеттә – Габделлатыйф хан. Мәскәү воеводалары алдында ул Казан халкына гына түгел, шәхсән Иван III кә дә тугрылыклы булырга ант итә. Хакимлек итүенең беренче елларында ул үз антына, чыннан да, тугрылыклы кала, әмма соңрак озак еллар Кырым шартларында тәрбияләнгән хан мөстәкыйль сәясәт үткәрә башлый. Моңа хөкүмәт башында торган Коләхмәт катгый каршы чыга. Ике төркем арасында бәхәс куба, көрәш башлана. Көрәш 1502 елда Габделлатыйфның тәхеттән куылуы белән тәмамлана. Аны тоткын итеп, Мәскәүгә алып китәләр һәм Белоозерога сөргенгә озаталар. Казан тәхетенә яңадан Мөхәммәдәмин менеп утыра.
Мөхәммәдәминнең Казанга кайтуы Нурсолтанны сөендерсә, Габделлатыйф язмышы кайгыга сала. Иван III нең мондый кыланмышы хәтта Миңлегәрәйнең дә ачуын чыгара. Кырымнан Мәскәүгә хатлар агыла башлый. Миңлегәрәй ханның 1503 елда язылган хатыннан бер өзек:
«Без бит аны синең яныңа ачлыктан-ялангачлыктан җибәрмәдек. Син бездән, яхшы ният белән җибәрегез, дип үзең үтендең. Без җибәрдек. Хәзер инде үтенечем шул: яхшы гына, кадерләп кенә асра, яшәт үзеңдә, бир аңарга җир. Әгәр шулай итәргә теләмәсәң, җибәр аны үзебезгә. Син аны бер тапкыр җәзага тарттың бит инде. Җитәр, гафу ит аны! Әгәр безнең үтенечне үтәмәсәң, шуның белән безнең туганлык вә дуслыкка чик куясың булып чыга. Ул чакта безнең арадагы хаклык бетте дип уйларга кирәк».
Иван III Габделлатыйфны сөргеннән азат итәргә мәҗбүр була, аңа Мәскәүдә яшәргә рөхсәт итәләр. Әмма Нурсолтанның күңеле, олы улы хан тәхетен биләп торса да, тыныч түгел. Ул аңлый: Мөхәммәдәмингә бик авыр. Өстәвенә, әле бит Фатыйма-солтанның улы Илһам да Вологдада тоткынлыкта. Әйе, барысының да язмышы Иван III кулында, һәм ул бу хәлдән бик оста файдалана.
Шөкер, дөньялар үзгәреп тора, бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әнә, Мәскәүдән Иван III нең авырып китүе, үлем түшәгенә ятуы турында хәбәрләр килеп тора. Мөхәммәдәмин Мәскәүгә каршы түгел, әмма үз дәүләтеңнең мәнфәгатьләрен дә онытырга ярамый бит. Һәм ул, килеп туган уңайлы форсаттан файдаланып, Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген кире кайтару өчен көрәшергә карар кыла.
1505 елның 24 июнендә, зур ярминкә башланасы көндә, Казанда рус сәүдәгәрләренең товарларын талап алалар, үзләрен үтерәләр, әсирлеккә алалар, кыскасы, мәхшәр була. Алай гына да түгел, Мөхәммәдәмин 40 мең казанлыдан, 20 мең нугайдан торган гаскәр белән рус җирләренә бәреп керә. Түбән Новгородны яндыралар, талыйлар. Сугышлар 1506 елда да дәвам итә. Казанга ук килеп җиткән рус гаскәрләре, артык уңышка ирешә алмыйча, кире чигенә.

ХӘЛЛӘР КИСКЕНЛӘШКӘНДӘ
Мөхәммәдәмин авыр хәлдә: руслар белән гел сугышып торып булмаслыгын да аңлый, Мәскәүнең ныгуын, Казанның исә отыры көчсезләнә баруын да күреп тора. Ни генә булмасын, үзең тәхеттә утырганда, дәүләтең турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Һәм ул, әнисе киңәше белән булса кирәк, Мәскәүнең яңа бөек кенәзе Василий III кә, кылган гамәлләре өчен гафу үтенеп, хат яза. Энесе Габделлатыйфны әсирлектән тулысынча азат итеп, Кырымга кайтаруларын сорарга да онытмый. Бу теләккә Василий бик җитди карый, Мөхәммәдәмин хаты хәтта Боярлар Думасында (!) тикшерелә, анда Габделлатыйфның «гөнаһларын» гафу итәләр, әмма үзен Мәскәүдә калдыралар.
Василий III нең бу гамәлләре Нурсолтанны канәгатьләндерми. Ул үзе Мәскәүгә омтыла. Ниһаять, ире Миңлегәрәйдән рөхсәт алып, 1510 елның җәй башында Нурсолтан Мәскәүнең Кырымдагы илчесе Морозов, Миңлегәрәйнең кече улы Сәхибгәрәй, ханның өч илчесе, сакчы-хезмәтчеләре белән Мәскәүгә чыгып китә. Василий III Нурсолтанны кадерле кунагы буларак кабул итә. Нурсолтан Мәскәүдәге улы янында бер ай чамасы яши. Аннан соң Казанга юл тота, биредә бер елга якын яши, Мөхәммәдәминне Мәскәү белән дус яшәргә, сугышлар белән мавыкмаска чакыра.
1511 елның 22 июнендә Нурсолтан – яңадан Мәскәүдә. Кече улы янында ярты елга якын яшәп, декабрь башларында Кырымга кайтып китә. Габделлатыйфны әсирлектән ахыргача азат итә алмый ул, әмма Мәскәү дәүләте белән Кырым ханлыгы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуына сөенеп, бик канәгать булып кала.
Кырымның исә үзенең проблемалары: Миңлегәрәй авыру, урын өстендә; уллары әтисенең Мәскәү белән мөнәсәбәтләрендә урнаштырылган тышкы сәясәтен бер дә хупламыйлар. Литва кенәзе Сигизмунд та аларны Мәскәүгә каршы котырта. 1512 елда алар хәтта Мәскәүгә яу чабалар. Нәтиҗәсе бик аяныч: Василий III Габделлатыйфны тагын ирегеннән мәхрүм итә. Тагын Кырым белән Мәскәү арасында хатлар. Миңлегәрәй белән Нурсолтан Габделлатыйфны катгый рәвештә әсирлектән азат итүләрен таләп итәләр. Мәскәүдән уңай җавап килми.
1515 елда Миңлегәрәй хан үлеп китә. Кырымның яңа ханы Мөхәммәтгәрәй Мәскәү белән кырыс сөйләшә – сабырлыкның да чиге була ич. Василий III Габделлатыйфны азат итәргә сүз бирә. Шул арада Мөхәммәдәминнең озакка сузылган каты авыруы башлана. Ул тәхетне энесе Габделлатыйфка калдырырга теләве турында белдерә. Казан илчеләре бу турыда Василийга хәбәр итәләр. 1516 елда Василий III Габделлатыйфны әсирлектән азат итеп, «туенып тору өчен» аңа Кашира шәһәрен бүләк итә. 1517 елның ноябрендә 42 яшьлек Габделлатыйф кинәт үлеп китә. Көтелмәгән үлемнең сәбәбен ачыклый алмыйлар, әмма күпләр өчен ул сер булмый.
1518 елда Мөхәммәдәмин дә якты дөнья белән хушлаша. Өч иренең, сөекле улларының үлемен күреп тирән хәсрәтләр кичергән, җитмештән артык яшәп олы дөнья мәшәкатьләрен татыган Нурсолтан бикә бу хәлләрдән соң озак яши алмый. Инде 72 яшен тутырган ханбикә 1519 елда Бакчасарай шәһәрендә вафат була.
Добавить комментарий