
Ялларда Апас районы Чирмешән авылында МХО зонасында батырларча һәлак булган Ранис Камалиев истәлегенә чаңгы марафоны узды
Чара беренче тапкыр гына үткәрелүгә карамастан, тирә-як авыллардан да күп кеше килгән иде.
26 февраля 2024
-Дөресен генә әйткәндә, чаңгы марафоныбыз моның кадәр зур масштабта узар дип уйламадык,- ди журналист Алсу Әсхәдуллина. – Район админстрациясе, якташлар – барысы да идеяне күтәреп алды. Ранисның әти-әнисе, хатыны Айгөлнең дә күңеле булды, яралары бик яңа булса да, яшь аралаш елмая алдылар. Чирмешән авыл җирлегенә кергән, балалары махсус хәрби операциядә булган егетләрнең ата-аналарына бүләкләр тапшырылды. Ранис Камалиев истәлегенә чаңгы марафоны ел саен узсын дигән теләктә халык өйләренә таралды.
Добавить комментарий