Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яңа эш атнасы имин булсын

Яңа эш атнасы имин булсын

Әле быел кычыткан ашы пешердегезме?

20 мая 2024

Буада яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлнур Айзат ялларда әнә нинди тел йотарлык тәмле аш пешергән. Шагыйрәнең иҗатын социаль челтәрләрдә күзәтеп баручылар белә: чын мәгънәсендә уңган ханым ул. Яңа җырлар иҗат итә, узган ел “Баллы кирпеч” исемле китабын чыгарды. Моннан тыш авыру җәмәгатен дә карый. Кычыткан ашын да җәмәгатенә дип махсус диетик ризык итеп ясаган. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар.

Кычыткан ашы өчен: күркә сөяге (шулпа өчен), күркә итеннән фарш, 2 бәрәңге, 1кишер, ярты баш суган, 1 аш кашыгы ак май (кыздыру өчен), 300 гр май кычытканы, 2 йомырка, 2 тырнак сарымсак, тоз, борыч, яшел суган, каймак кирәк булачак.
Сөяк кайнаган (35-40 минут) тозлы шулпага фарш түгәрәкләрен, сарымсак, бәрәңге, ак майда 2-3 минут кыздырылган суган һәм кишер салып пешерергә. Пешеп җиткәндә, кычыткан турап салырга һәм шулпаны болгата-болгата туглаган 2 йомырканы өстәргә.
2-3 минуттан сүндереп, сөлге белән кәстрүлне каплап куярга. Биш минуттан соң табынга яшел суган, борыч, каймак белән бирергә мөмкин.
Кычыткан ашын аш итеп тә, аш-пюре итеп тә ашарга мөмкин.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: