Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яшьләр сәхнә тота!

Яшьләр сәхнә тота!

Алсу Сөнгатуллина исеме сезгә танышмы? Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Казан композиторлар мәктәбенең күренекле вәкиле ул.

29 октября 2024

Аның иҗатында классик традицияләр, заманча юнәлешләр һәм татар халык музыкасы үзара үрелеп бара. Композитор үз иҗатында Көнчыгыш һәм төрки дөнья шигъриятенә һәм фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итә. Бу бигрәк тә 2024 елда Эдуард Артемьев исемендәге «Сибириада» халыкара конкурсында җиңү яулаган «Нурлы Казан» симфоник поэмасында ачык чагыла.

Сүз уңаеннан, 2024 елның 2 ноябрендә 18:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең конференц-залында композиторның иҗат кичәсе узачак. Кичәдә хор өчен романслар һәм әсәрләр, оркестр, вокаль һәм инструменталь музыка, балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган музыка да яңгыраячак. Концертта композиторның иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак. Ильяс Камал җитәкчелегендәге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрына кушылып Илгиз Шәйхразиев, Диләрә Нәбиуллина, Иркен Мостафин, Илнур Байназаров һәм яшь вокалист Альмир Сөләйманов чыгыш ясаячак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: