Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ятимлек ачысы...

Ятимлек ачысы...

“Без, биш баланы, ятимнәр йортына җибәрергә документлар әзерләп йөргән көннәрдә, әнинең гарип апасы авыл җирлеге идарәсенә барган. “Ни күрсәк тә бергә булырбыз, балаларны тәрбиягә үзем алам”,-дигән. Әнә шулай итеп бер оя ятимне апа үзенә сыендырган”.

10 марта 2025

Апас районы Олы Бакырчы авылында яшәүче Гайнетдинов Шәүкәт абый 1941 елда туган бала. Әтисе киткәндә әле ул тумаган да була. Малайга алты ай булганда әнисе дә бакыйлыкка күчә. Әнә шулай дөм ятим үсә ул.
-Әтием Баһаветдин авылда беренчеләрдән булып сугышка алына,- диде Шәүкәт абый. – Дүрт баласын кочаклап, әнием Бибикамал тормыш иптәшен фронтка озата. Иң олы кызына да унбер генә яшь була. Ике айдан соң мин туганмын. Ирсез калуны бик авыр кичергән әни. Әтинең фронттан бер-ике хаты килгән. Әни аңа минем турында язып салган. “Улыбыз бар, 18 августта туды. Шәүкәт дип исем куштым”,- дигән. Тик әнинең хәле көннән-көн авырая, миңа алты ай булганда үлеп китә. Әле ярый аптыебыз булган. Безгә ул бик яхшы тәрбия бирде.

Олы Бакырчының имамы Шәүкәт абый Гайнетдинов турындагы гыйбрәтле язманы журналыбызның март саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: