Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яхшылык эшлә дә суга...

Яхшылык эшлә дә суга...

Мәктәпләрдә күркәм бер гамәл барлыкка килде – уку елы дәвамында төрле ярминкәләр үткәрелә.

17 декабря 2024

 

Һәм анда җыелган акчаны ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә яки хәйриячелек белән шөгыльләнүче берәр оешмага тапшыралар. Казан лицей-инженерлык үзәгендә дә (башлангыч мәктәп бүлегендә) әнә шундый ярминкә булып узган. Җыелган акчаны (100 мең сумнан артык) Сәйдә Ислямовага тапшырганнар.

Сәйдә кайчандыр үзе дә шушы мәктәптә укыган. Бүгенгесе көндә Мәскәү информацион технологияләр көллиятендә белем ала. Хәйрия ярминкәсендә үзе дә катнашкан. -Мәктәптә мине чын мәгънәсендә күтәреп кенә йөрттеләр,- диде Сәйдә үзе. – Мәктәп җитәкчелегенә, ярминкәдә катнашкан һәр балага, аларның ата-аналарына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Мәктәптә шундый зур хөрмәт күрсәттеләр. Балалар килеп-килеп кочаклады, хәтта күңел тулды. Ә акчага килгәндә... гаиләбез өчен бик зур ярдәм ул. Бәлки аны җәйге ял өчен тотарбыз, чөнки эсседә фатирда яту бер дә рәхәт түгел.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: