Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Идел Болгары тарихындагы ак таплар

Идел Болгары тарихындагы ак таплар

Идел Болгарында кайсы кала «гаять зур шәһәр» саналган

29 июня 2017

Кайвакыт «соңгы елларга кадәр галимнәр ерак тарихыбызның болгарлар чорын гына өйрәнделәр, Алтын Урдага да, Казан ханлыгына да игътибар булмады», дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бер карасаң, бу чыннан да шулай. Әмма моңа галимнәр гаепле түгел. Алтын Урда һәм аның «кыйпылчыгы» дип йөртелгән Казан ханлыгы тарихын өйрәнү, йомшак кына әйткәндә, Мәскәү тарафыннан хупланмады. Әле бу, галимнәр гел болгар тарихын өйрәнделәр дә, хәзер бу өлкәдә чишелмәгән проблемалар калмады, дигән сүз түгел. «Ак таплар» күп әле. Бу мәкаләбездә шуларның кайберләренә тукталырбыз.
Идел Болгары IX–X гасыр чикләрендә дәүләт буларак оешып бетә һәм тиз арада ул, күрше-тирә (Киев Русе, Хәзәр) һәм ерак Шәрык илләре белән бәйләнешкә кереп, тарих битләрендә үз эзен калдыруга ирешә. Болгарларда рун графикасына нигезләнгән язмачылык борынгы төркиләр чорыннан ук килә, ә Х гасыр башларыннан ислам дине белән параллель рәвештә гарәп язуы тарала. XII гасырда исә, Андалусия (Көньяк Испания) гарәбе Абу Хәмид әл-Гарнати хәбәр иткәнчә, болгарларның Йакуб ибн-Ногман кебек үз тарихчылары да булган. Кызганыч, аларның әсәрләре сакланмаган, ә чит ил язучылары (башлыча гарәп-фарсы географлары, сәяхәтчеләр) калдырган хезмәтләрдә болгарларга кагылышлы язмалар бик кыска һәм информациягә ярлы. Шуңа күрә Болгар дәүләтенең монгол-татар яуларына кадәрге тарихын объектив рәвештә һәм теләгәнчә тулы итеп күз алдына китерү мөмкин түгел. Әлбәттә, археология материаллары да безнең өчен бик кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә, әмма алар күп очракта бер яклы, башлыча матди культурага караган информация бирәләр.
АЛАРНЫ ӘЛЕ ӨЙРӘНӘСЕ ДӘ, ӨЙРӘНӘСЕ
Археология материаллары нигезендә без Идел Болгары биләп торган территорияне ярыйсы гына төгәл билгели алабыз. Дәүләтнең үзәк биләмәләре Идел белән Кама елгалары кушылган җирләрдә – Кама аръягында урнашкан. Биредә Х гасырда ук Биләр, Болгар, Сувар ише эре калалар, йөзләгән авыллар калкып чыккан. Күп санлы болгар истәлекләре (шәһәр-авыл урыннары, борынгы зиратлар, акча һәм әйбер хәзинәләре, аерым табылдыклар) Татарстанның башка төбәкләрендә дә, күрше Чувашиянең көньяк-көнчыгыш районнарында, Ульян, Самара, Пенза якларында да бихисап. Монгол-татар яуларына кадәрге болгарларның эзләре соңгы елларда Әстерхан өлкәсендә (Самосделька шәһәрлеге) һәм Пермь краенда да (Рождествено, Кыласово шәһәрлекләре, мөселман зиратлары) ачылды.
Рус елъязмаларында болгар гаскәрләренең 1229 елда Җаек елгасы тирәсендә монгол-татарлар тарафыннан җиңелүе турында хәбәр урнаштырылган. Күрәсең, Җаек, ягъни Көньяк Урал далалары һәм анда яшәүче халыклар болгарлар контролендә булган, әмма бу якларда, шулай ук хәзерге Башкортостан җирләрендә болгар истәлекләре билгеле түгел.
Соңгы елларда тупланган материаллар Болгар дәүләтенең Идел белән Урал арасында ярыйсы ук зур территория биләп торганлыгын күрсәтәләр. Әмма безнең кулдагы чыганаклар илнең административ-территориаль бүленешен тулырак күзаллау өчен җитәрлек түгел әле. Сувар Х гасыр ахырларына кадәр мөстәкыйль бер кенәзлекнең (билекнең) баш шәһәре булгандыр дип фаразлана, чөнки биредә, Болгар каласындагы кебек үк, акча сугу үзәге дә булган. Ошель/Ашлы – Иделнең уң ягындагы төбәкләрдә яшәүче болгарларның административ үзәге. Шундый ук үзәкләр вазыйфасын Самара якларында Муром шәһәрлеге, Пенза якларында Юл (Юлово) шәһәрлеге үтәгән. Кашан белән Җүкәтау да аерым төбәк үзәкләре булгандыр дип фаразлана. Кызганыч, әлеге шәһәрләр дә, аларның тирә-юнендәге археологик истәлекләр дә әлегә начар өйрәнелгән.
КЕМНӘР АЛАР – СЛАВЯНМЫ, ТӨРКИМЕ?
Идел Болгары күз алдыбызга күпмилләтле дәүләт буларак килеп баса. Болгарлар килеп утырыр алдыннан безнең якларда имәнкискә кабиләләре яшәгән. Идел – Кама төбәкләрендә аларның 600дән артык (!) археологик истәлекләре билгеле. Имәнкискәлеләрнең этник йөзен галимнәр әле һаман ачыклый алмыйлар. Кемнәр алар – славяннармы, әллә төркиләшкән сарматлармы? Бүгенге көндә фәндә шушы ике фараз өстенлек итә. Беренче караш тарафдарлары күбрәк. Бу версияне бигрәк тә Мәскәү галимнәре алга сөрәләр. Имәнкискәлеләрне, болгарлар килеп утыргач, тулысынча көньяк-көнбатышка, славяннар җиренә кысрыклап чыгарылган кабиләләр дип саныйлар. Шик юк, аларның бер өлеше, Идел-Кама төбәгендә калып, болгарлар белән кушылып беткән булырга тиеш. Академик В.В. Седов, мәсәлән, славяннар Дунай буйларында Дунай Болгариясен, Урта Иделдә исә Идел Болгарын оештыруда актив катнашканнар, дип язып чыкты, тикмәгә генә Ибн Фадлан Алмышны сәкалиблар/славяннар патшасы дип атамаган, имеш.
Кыскасы, имәнкискәлеләрнең этник йөзен ачыклау принципиаль характердагы проблемага әйләнеп бара. Сораулар күп. Аларга җавап табу өчен максатчан казу эшләрен җанландырып җибәрергә кирәк. Кызганыч, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институтында әлеге проблема белән шөгыльләнүче татар белгечләре юк.
Тарихчылар арасында еш кына, Болгар дәүләте чикләрендә яшәгән халыклар арасында болгарлар үзләре күпчелекне тәшкил итмәгән, шунлыктан алар элек-электән биредә яшәгән абориген фин-угыр халыклары тарафыннан йотылып беткән булырга охшый, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Болгарларның антропологик сыйфатлары фин-угырларныкына якын, имеш. Сафсата! Йотылып беткәннәр икән, нишләп соң алар, исемнәрен һәм бигрәк тә телләрен саклап калганнар? Матди культуралары да, рухи мәдәниятләре дә төрки бабаларының борынгы традицияләрен дәвам итә? Аннан соң шуны да онытмаска кирәк: болгарлардан кала Урта Иделгә бит Хәзәр иленнән тугандаш барсил/берсула, сувар, бәләнҗәр ише кабиләләр дә күченеп килә. Аларның саны аз булгандыр дип уйламыйм. Ә менә болгарлар килеп төпләнгәнчегә кадәр дә, аннан соң да Идел Болгары калкып чыгачак территориядә фин-угыр археологиясенә караган истәлекләр юк дәрәҗәсендә.
Фин-угыр телләре төркеменә кергән мари, удмурт, мордва, коми ише халыкларның борынгы бабалары болгарларның якын күршеләре булган. Аралашып яшәгәннәр, әлбәттә. Багланышлар бер яклы гына булмагандыр дип уйларга кирәк. Менә шул багланышларны археология, антропология, фольклор һәм тел материалларына таянып өйрәнү безнең киләчәк бурычыбыз булырга тиеш.
1-2
Болгар чоры яугире. XII гасыр азагы – XIII гасыр башы. О.В. Федоров реконструкциясе.
БОЛГАР-БИЛӘР ПРОБЛЕМАСЫ
Идел Болгарының әүвәлге башкаласы кайда булган – хәзерге Болгардамы, Биләрдәме? Бу сорауга галимнәр XIX йөздә үк җавап бирергә тырышып караганнар. Күренекле Шәрык белгече В.В. Григорьев әле 1836 елда ук Биләр һәм Болгар/Бл’ар атамалырының мәгънәләре бер һәм алар тамыры Б-л-р булган сүзнең ике төрле диалекттагы әйтелеше генә”, – дип язып калдырган. Болгар иленең башкаласы мәсьәләсенә килгәндә, Григорьев аны Болгарда түгел, ә Биләрдә булгандыр дип уйлаган. Сүз уңаенда әйтеп үтик: Болгар-Биләр тиңдәшлеген лингвистик яктан XIX йөздә Н.И. Золотницкий, безнең көннәрдә Польша галиме М. Адамович яңадан исбатладылар.
Казан университеты професоры С.М. Шпилевский 1877 елда чыккан китабында яңа концепция тәкъдим итә: X гасыр башыннан алып XII гасыр урталарына кадәр Болгар иленең башкаласы Болгарда була, соңыннан еш кабатланып торган рус яулары хан резиденциясен Биләргә, ягъни тынычрак урынга күчерергә мәҗбүр итәләр. С.М. Шпилевскийның бу фаразына кискен каршы чыгучылар булуга карамастан (А.А. Спицын, П.А. Пономарев, М.Г. Худяков, А.С. Башкиров, В.Ф. Смолин), 1938 елда Болгар шәһәрлегендә системалы рәвештә казу эшләрен башлап җибәргән Мәскәү профессоры А.П. Смирнов тырышлыгы белән “Болгар – беренче башкала” концепциясе төрле бәхәсләргә урын калдырмаслык итеп рәсмиләштерелә.
1-3
Болгар хакиме. XII-XIII гг. М.В. Горелик реконструкциясе.
Болгар хатын-кызлары кия торган кием. VIII-X гг. О.Р. Гасыймов реконструкциясе.
1-4
Болгар хатын-кызлары кия торган кием. VIII-X гг. О.Р. Гасыймов реконструкциясе.
1-5
Алтын һәм көмеш йөгертеп эшләнгән бизәкле Коръән савыты. Эрмитажда сакланучы Борынгы Болгар Коръән савытыныңрепликасы (күчерелмәнөсхәсе). Автор: Р.А. Мөхәммәтшин. Казан Кремле музее.
1-6
Биләрдәтабылган фаянс тустаган. XI гасыр. Иран яки Гыйрак җирлегендәэшләнгән дип фаразлана.
1-8
Дөнья картасы. Әл-Истәхри. Б.э.ның 934 елы.
1-7
Кош рәвешендәясалган атаклы Болгар алкалары. Болгар зәркәнчеләре тарафыннан XI-XIII гасырларда эшләнгән.
1967 елда күренекле археолог профессор А.Х. Халиков җитәкчелегендә Биләрдә киң масштаблы казу эшләре башланып китә. Моңа кадәр археологлар биредә 1915 һәм 1928 елларда гына эшләп алалар, Биләр алар өчен чын мәгънәдә Тerra inсognita була. Яңа ачышлар А.Х. Халиковны инде күптән онытылган бәхәсләрне яңартып җибәрергә мәҗбүр итәләр.
1973–1975 елларда Мәскәүдә чыга торган “Советская археология” журналында Биләр – Болгар проблемасына багышланган мәкаләләр басылып чыкты. Әлеге мәкалә авторлары, А.П. Смирнов, Т.А. Хлебникова, Р.Г. Фәхретдинов кебек болгарчы-галимнәр, С.М. Шпилевский концепциясен яклап чыксалар, А.Х. Халиков исә В.В. Григорьевның “Биләр – Болгар дәүләтенең монгол яуларына кадәрге бердәнбер башкаласы” дигән фаразын яңа ачышлар нигезендә исбатларга омтылып карады. Соңрак әлеге бәхәсләргә бу юлларның авторы да кушылып китте.
Кайберүләр, археологлар гадәттә үзләре казып тикшерә торган истәлекнең тарихи әһәмиятен күпертеп күрсәтергә яраталар дип, мәсьәләгә җиңел генә карасалар да, яңадан күтәрелгән проблема бик җитди һәм катлаулы иде. Моның өчен инде күптән билгеле тарихи чыганакларны да яңа күзлектән карап тикшерергә кирәк иде.
Башта шуны искәртеп үтик: борынгы урыс елъязмаларында монгол-татар яуларына кадәрге вакыйгалар турында сүз барганда Болгар шәһәре бер тапкыр да телгә алынмый, Биләр исә Олуг шәһәр (“Великий город на Черемшане”) исеме белән 6 мәртәбә телгә алына (дөрес, бары тик 1164 елдан башлап). Аның каравы, Болгар белән Сувар турында Х гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп географлары язалар. Әл-Балхи хезмәтендә, мәсәлән, мондый юллар бар: “Болгар – халкы ислам дине тотучы илнең һәм Җәмигъ мәчете булган шәһәрнең исеме. Аннан ерак түгел җирдә тагын бер шәһәр урнашкан, Сувар исемле, биредә дә Җәмигъ мәчете бар. Бу шәһәрләрнең икесендә дә халык саны 10 меңгә җитә”. 1135–1136 һәм 1150 елларда Болгар илендә булып киткән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати: “Болгар – гаять зур шәһәр, бөтенләе белән нараттан салынган, ә шәһәр диварлары – имәннән”, – дип язып калдырган.
КАЙДА СИН, ЗУР ШӘҺӘР?
Нинди “гаять зур шәһәр” турында язганнар икән соң алар? Биләр белән Болгарның монгол яуларына кадәрге мәйданнарын чагыштырып карыйк: Биләр 620 гектар (шәһәр яны бистәләре белән 800 га) мәйданда урнашкан, Болгарның X–XI гасырдагы мәйданы 9 гектар (бистәләре белән 12 га), XII гасырда ул 25, бистәләре белән 35–40 гектарга кадәр киңәя.
Безне нәкъ менә X–XI гасырлар кызыксындыра, чөнки Биләрнең XII гасыр урталарында башкалага әверелүе беркемдә дә шик уятмый. Димәк, Болгарның ныгытылган мәйданы 9 гектар. Шуның 1 гектар (100 х 100 м) чамасын хан резиденциясе биләп торган дип фаразлыйк. Тагын бер гектарын урамнарга, җәмәгать биналарына, шул исәптән мәчеткә һәм аның каршындагы мәйданга “бирик”. Һөнәрче остаханәләре булганын да онытмыйк. Шәһәр халкы яши торган йортлар 7 гектар, бистәләрен дә кертеп 9–10 гектар җирдә урнашкан булып чыга. Халык саны күпме булган? Әл-Балхи хезмәтендә күрсәтелгән 10 меңме? Ай-һай, 1,5–2 меңнән артмагандыр, минемчә (якынча үзегез дә исәпләп чыгара аласыз). Халкы 10 меңгә җиткән шәһәр ул заманнар өчен бик зур шәһәр инде ул, Биләрдә дә шулкадәр үк халык яшәде микән әле, шигем бар. Нәтиҗә: Әл-Балхи Болгар турында язганда хәзерге Болгарны түгел, башка шәһәрне күз алдында тоткан. Бу шәһәрнең Биләр булуы мөмкин.
Хәзер Болгарда берөзлексез 80 ел чамасы алып барылган археология материалларына мөрәҗәгать итик. Искәртеп үтәм: Болгарны өйрәнүче археологлар үзләре дә шәһәрнең монголларга кадәрге, бигрәк тә X–XI йөзләрдәге тарихын, тышкы “кыяфәтен” юньләп күз алдына китерә алмыйлар. Чөнки шул чорларда тупланган борынгы катламнардан чыккан табылдыклар һәм корылмалар күп түгел. Әз булса да торак йорт һәм хуҗалык чокырлары бар әле, һөнәрчелек эзләре дә сакланган, әмма таш-кирпечтән салынган биналар юк, мәчет урыны да билгеле түгел. Мондый шәһәрне дәүләтнең башкаласы сыйфатында күз алдына китерүе кыен, әлбәттә.
Биләрдә, гәрчә ул әлегә бик начар өйрәнелгән булса да, башка хәл. Аэрофото материалларына караганда, биредә өч дистәдән артык кирпеч бина булган. Казып тикшерелгән өч бинаның икесе Х гасырда төзелгән. Эчке шәһәр уртасында торгызылган Җәмигъ мәчет – мәйданы 2500 квадрат метрга җиткән таш һәм агач бина – уникаль архитектура корылмасы. Ул тарихи 922 елда төзелгән дип фаразлана. Аның янында ак таштан салынган төрбәләрдә югары катлау кешеләре күмелгән некрополь – “ханнар зираты”.
Биләр белән Болгарны археологик яктан чагыштыру, минемчә, Болгар иленең әүвәлге башкаласы проблемасын дөрес хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу өлкәдә тикшеренүләрне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк дип саныйм.
 

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: