Идел буе кораб урманнары: тарихи экскурс
Тарих сәхифәләре
11 марта 2020
Бурлакчылык беркайда да Россиядәге кебек киң таралмаган була. 1895 елгы фото.
УРМАН – УРТАК БАЙЛЫГЫБЫЗ
Кораб төзү өчен иң беренче чиратта кәүсәсе нык, тыгыз имәннәр кулланылган. Корабның бөгелешле өлешләренә диеп күп вакыт агачны тамыры-ние белән казып алганнар. Шулай ук мачтага яраклы төз наратлар, бөгелүчән карама, элмә агачы, зирек күп тотылган, сирәгрәк булса да, каен, усак агачларын да кулланганнар. Идел буе урманнарының әлеге агач төрләренә бай булуы XVIII–XIX гасырларда аларның аяныч киләчәген билгели.
Кораб төзү эше бөтен ил белән алып барыла, ул Петербургта үзәкләштерелгән була. Башкаладагы төп Адмиралтействоның таләпләре, заказлары буенча Казан адмиралтействосы Петербург верфьләренә үзендә әзерләнгән агачның 85% ка кадәрен ел саен җибәреп тора. Тора‑бара кораб төзелешенә урманнарны чама белмичә кисүнең зур зыян салачагын чамалаган хөкүмәт махсус чаралар күрә башлый. Зур елгаларга якын кораб урманнарын тәртипсез рәвештә кисү һәм кораб төзүдән тыш башка максатларда куллану тыела, законсыз урман кисүчеләрне зур штрафлар, тән җәзасы көтә. Урманны тоташ кисү туктатыла, кирәкле кораб агачларын гына кисү рөхсәт ителә. Болай эшләгәндә, урман мәйданнары кимемәгән дә кебек тоела, шулай да елга буйларында кораб төзү өчен яраклы агачлар бөтенләй калмый.
Агачны тамыры белән төпләп алу.
УРМАННАРНЫ – КАРТАГА
Петр I вакытында Идел буендагы кораб урманнарының күләмен беркем чамалап та белми. Петербургтан Казанга җибәрелгән капитан-командор Иван Козловка 1729 елда беренче мәртәбә биредәге кораб урманнарын барлау (описен төзү), күләмнәрен ачыклау максаты йөкләнелә. Ул һәм берничә солдат, урман каравылчылары, подьячийлар, геодезистлар Идел, Кама, Зөя, Сура елгалары һәм аларның кушылдыклары буенда үсүче кораб урманнарын барлыйлар, һәрберсенең тасвирламасын язып, картага төшерәләр. Төп елгалардан 100–200 чакрым ераклыкка кадәр сузылып үскән кораб урманнары барлана. Картада шулай ук киселгән агачларны төяп чыгару өчен билгеләнгән 30 дан артык пристань, аларның зурлыклары билгеләнә.
ЛАШМАНЧЫЛАР – КЕМНӘР АЛАР?
Идел буендагы кораб урманнарын әзерләп пристаньнарга чыгару эше 1718 елдан морзаларга, йомышлы татар, чуваш һәм мордваларга йөкләнеп куела. Әлеге авыр хезмәт шул чорлардан ук «лашман эше», ә аны башкаручылар «лашманнар», «лашманчылар» дип атала башлый. Урман кисү гадәттә кыш айларында башкарылып, башта җәяүле лашманнар эшкә барган. Алар юан‑юан имән агачларын балта белән чабып яки төпләрен казып, тамырларын чабып аударганнар, ботакларыннан арындырганнар, корабка яраклы өлешләрне әзерләгәннәр. Бу эшләр Казан адмиралтействосының кораб мастерлары, офицерлары тарафыннан тикшерелеп, күзәтеп торылган. Әзер агачларны атлы лашманнар, килеп, чана башларына куеп, пристаньнарга кадәр махсус алдан әзерләнгән юллар (сабан юллары) буйлап тарттырганнар. Бу эш яз җитеп, карлар эреп, юллар йөрмәслек булганчы дәвам иткән.
ИДЕЛ БУРЛАКЛАРЫ
УЗГАН ЮЛ
Бурлакчылык, ягъни ләмкә киеп елга көймәләрен агымга каршы тартудан торган яллы хезмәт, дөньяның төрле җирләрендә бик борынгы заманнардан ук билгеле булса да, беркайда да Россиядәге кебек киң таралмаган була. XVIII гасыр–XIX гасырның беренче яртысы – Идел буенда бурлаклар аеруча күп заман. Моның бер сәбәбе – кораб урманнарын Петербург верфьләренә ташуның зарурлыгы. Петербургка агач запасларын билгеләнгән вакытка илтеп җиткерү дәүләтнең мөһим бурычы булганга күрә, җәйге‑көзге сезонда ялланып көймә тартучы бурлакларга шактый түләнелгән. Һәр сезонда уннарча мең ир‑ат (алар арасында хәерче крестьяннар, исерекләр, тормыш төбенә төшкәннәр, сукбайлар күп була) бурлак булып ялланырга дип, елга пристаньнарына агыла, эш көтеп яр буенда бөтерелә. Агач төялгән көймәләрне бурлаклар ялланып үз иңнәрендә, шулай ук атлар белән тарткан. Бурлакларның яр буйлап үтә торган юллары «сакма» («бечевник») дип аталган. Бурлаклар юлы Иделнең таулы уң як яры буйлап үткән. Кайбер уңайсыз урыннарда гына елганың сул ягына чыгып тартканнар.
Идел елгасы ярындагы татар авылы. 1914 ел.
Идел балыкчылары. XVIII гасыр. И.Георги рәсеме.
КАЗАННАН – ПЕТЕРБУРГКА
Идел буе кораб урманнары Идел елгасының югары агымында Петр I вакытында тирәнәйтеп казылган Вышний Волочек су юлы системасы аша озын юллар үтеп, Тверца, Мста, Волхов елгалары буенча, Ильмень, Ладога күлләре аша Петербургка таба озатылган. Бу юл озын гына түгел, бик михнәтле дә. Хәзерге сусаклагычлар булмаган заманда Идел елгасының агымы бик көчле, язларын ярларыннан ташып чыгып, зур мәйданнарда тугайларны су баса. Йөзәр өчен дә һич уңайлы булмаган, елганың суднолар үтәрлек фарватеры һәр ел үзгәреп торган, элеккеге юл ком утырып югалган, ә яңасының кайдалыгы су астында күренми торган – бу хәл көймәләрне алып барган лоцманнарга зур уңайсызлыклар тудырган.
Яр буеннан бурлаклар йөри торган юл да бер дә җиңелләрдән булмый – үтәргә авыр сазлыклы урыннар, ерганаклы, таулы урыннар бихисап, Иделгә килеп кушылучы елгаларны да кичәргә кирәк. Казаннан Идел буйлап күтәрелүче көймәләр Рыбинскига кадәр генә бара алган. Зур көймәләр сай елгадан бүтән бара алмаганга, йөкләрне кечерәк көймәләргә күчереп, юлны дәвам иткәннәр. Вышний Волочек турыларында йөкләрне кайчагында тагы да кечерәк көймәләргә берничә тапкыр күчереп кенә юлны дәвам итеп булган.
Әлеге су юлында урман ташучы көймәләрнең дә еш кына тоткарлануы бу юлны тикшеренүләргә этәргән. 1735 ел башында Казанга Петербургтан флот лейтенантлары Петр Чаплин һәм Петр Прончищев солдатлар һәм геодезистлар белән бергә килеп төшә. Аларга Идел елгасы буйлап кораб урманнарын ташу юлларын тикшереп, кораб урманнары чыгарылучы Зөя, Сура елгаларындагы присьтаннарга кадәр сузылган юлларның барысына да опись ясап, картага төшерү йөкләнелгән була. Бу сәяхәт Идел белән Кама кушылган урыннан алып югарыга таба Казан, Чабаксар, Козьмодемьянск, Сундырь, Кострома, Ярославль, Рыбинск, Углич аша Кимры авылына (хәзерге Тверь өлкәсендәге шәһәр) кадәр бара. Сура һәм Зөя елгаларындагы пристаньнарга кадәрге су юллары җентекләп тикшерелә. Төп игътибар елгаларның фарватерын ачыклауга, көймәләр комга утыра торган урыннарны билгеләүгә, бурлакларның үтә торган юлларыннан маршрутны төгәлләүгә юнәлтелгән була. Шулай ук елга буйларындагы кораб урманнарын барлау дәвам ителә.
Чаплин белән Прончищев тасвирламасында язылганча, сакма Идел белән Чулман кушылган урыннан алып, югары агымда Иделгә Ока елгасы кушылган җиргә кадәр уң як яр буйлап бара. Сул як яр тәбәнәк, язын тугайлар су астында калып, җәен дә үтә алмаслык хәлдә сазлыклы була. Бу урыннарны агач-куаклар басып китә, су да тирән түгел – суднолар комга утыра. Шулай ук озын култыклар күп. Елганың ком яткан сай урыннары башка җирләрендә дә шактый – елга уртасында ком өелеп утрау ясалган урыннар җитәрлек. Елганың төп агым юлы – фарватеры ел саен үзгәреп тору суднолар йөртүне үтә катлауландыра.
Төзегән планнарыннан күренгәнчә, Иделдә Казан янәшәсендә агач-куаклар үсеп утырган өч зур утрау булган. Берсе – Ирихов утравы. Ул Казансу елгасының кушылган җирендә буйга сузылган утрау. Казаннан чыгып, елганың түбәнге агымы буйлап барганда, Югары һәм Түбән Ослан арасында ике зур утрау – Кәҗә һәм Казак (Казачий) утраулары булган. Соңгысында Казан губернасы вице-губернаторы, шул ук вакытта Казан адмиралтействосы обер-комиссары Нефед Кудрявцевның йорты урнашкан.
А.И. Свечинның Казан, Түбән Новгород, Оренбург губерналарындагы кораб урманнары картасы фрагменты. 1765 ел.
ТАНЫЛГАН СӘЯХӘТЧЕЛӘР – КАЗАНДА
1735 елда кораб урманнарын ташый торган су юлларын тикшерүче Петр Чаплин була, ул – танылган рус диңгезчесе. Витус Беринг, Алексей Чириковлар белән бергә, 1 нче Камчатка экспедициясендә катнашкан шәхес. Тагын күп кенә танылган кешеләрнең исемнәре Казан һәм Казан адмиралтействосына бәйле. Мәсәлән, 1733 елның мартында диңгезләр гизүче, рус флоты офицеры, капитан-командор Витус Беринг, 2 нче Камчатка экспедициясенә барышлый, Казан аша үтә. Ул биредәге адмиралтействода азык‑төлек юнәтә, Тын океандагы экспедициясенә берничә кораб төзүчене үзе белән ала. Себер һәм Ерак Көнчыгышны тикшерүче Д.Я. Лаптев һәм Х.П. Лаптев (алар исеме белән Лаптевлар диңгезе аталган) 1738 елда Лена елгасын тикшерер өчен чираттагы экспедицияләре вакытында Казанда булалар. Казан адмиралтействосында аларны канат, такелаж, җилкәннәр, балталар, киез итекләр һәм толыплар белән тәэмин итәләр.
ТАРИХИ ДОКУМЕНТЛАР
Идел буенда кораб урманнарын әзерләүдә, урманнарны саклауда күпсанлы кимчелекләр, крестьяннарның шикаятьләре нәтиҗәсендә Сенат Петербургтан Казанга подполковник Александр Свечин җитәкчелегендә тикшерү комиссиясе җибәрә. Свечин комиссия белән 1763 елда Казанга килеп, күп кенә кораб урманнары әзерләнә торган урыннарда, лашманнар яши торган авылларда булып, урындагы хәлләрне тикшерә. Крестьяннарның шикаятьләре буенча тупланган кимчелекләргә 168 пункттан торган документ эшләнә. 49 пунктлы икенче документта лашманнарны авыр хәлгә китерүче сәбәпләр ачыклана, 39 пунктлы өченче рәсми язуда Казан губернасы имән урманнарын саклау һәм арттыру мәсьәләләре күтәрелә. Соңгысында ачыкланган кайбер кимчелекләр турында тулырак мәгълүмат бар. Мәсәлән, имән урманнарын саклаучы вальдмейстерларның башбаштаклыгы чиктән аша – уйдырма сәбәпләр табып, кешеләрне кораб урманы кисүдә гаепләү, булмаган гаепләренә күз йомарга вәгъдә биреп, моның өчен акча сорау гадәти хәл санала. Зыяны чынлыкта күренмәсә дә, «таптыйлар», «имән чикләвекләрен ашыйлар» дип, имән урманнарында йорт хайваннарын (аеруча дуңгызларны) йөртүне тыялар. Хәер, халыкның үзендә дә урманга сакчыл караш булмый. Халык саны арта барган саен, чәчүлек, көтүлек җирләре күбрәк кирәк, шуңа урманнарны төпләп, чәчү җирләрен арттыру XVIII гасырда зур темплар белән алып барыла. Кисәргә тыелган имән агачларының төптән тамырларын чабып, чирәм, балчык белән каплыйлар, аннары агачлар корыгач, бу җирләрдән чәчүлек җирләре ясыйлар. Урманнарда янгыннар еш чыгып тора, беркем дә үз артыннан учагын сүндереп китү турында уйламый. А.И. Свечинга Идел буендагы кораб урманнары картасын элеккеләреннән тулырак итеп яңадан ясау бурычы да бирелә. 1765 елгы картада Казан, Түбән Новгород, Оренбург губерналарындагы кораб урманнары аерып күрсәтелә, кыйммәтле агачлар яхшырак үссен өчен, биредәге урманнар вак агач-куаклардан чистартылган, имәнннәрнең аскы ботаклары киселгән була.
Добавить комментарий