
“Иген үстерү җайлырак”
Тукай районы Яңа Бүләк авылына баргач җирле фермер – Айдар Мингалиев белән таныштык. Зур гына ашлык амбары, тегермән ясап куйган. Берничә складлары да бар. Ике улы белән 160 гектар җирне эшкәртеп, җир җимертеп яшәп ята.
21 января 2025
-Безнең малайлар биш яшеннән трактор йөртте,- дип шаккатырды ул. – Олы улыбыз хәзер Чаллыда укый, икенчесе Яңа бүләк мәктәбендә белем ала. Җәй буе кырда эшлибез. Улларым төп ярдәмчеләрем, кечкенәдән бөтен эшкә өйрәнеп үсәләр.
Айдар Мингалиев КФХ булып җиде ел эшли. Авылдашларының пай җирләрен арендага алган. Аңа кадәр берничә ел үзенең пай җирләрен эшкәрткән. Җәмәгате Гүзәл дә шушы эштә – документларны алып бара.
-Хәзер арпа белән бодай гына үстерәчәкбез, -диде фермер. – Быелга кадәр күпләп бәрәңге утырта идек, ләкин туктарга карар кылдык. Бәрәңге үстерү чыгымлы. Эшләргә кешесе дә кирәк. Авылда эшләргә кеше аз бит хәзер. Иген үстерү исә җайлырак.
Добавить комментарий