
«Икеләтә бәйрәм!»
Хәерле көн, дуслар! Җәй бүген! Әйтерсең кояш үзе сайлауларга барырга чакыра. Коллективта күбебез гражданлык бурычын үтәп кайтты инде.
08 сентября 2024
Татарстан Республикасы буенча Десантчылар берлеге рәисе Юрий Андреевич Суворов та гражданлык бурычын үтәргә кызы белән килде. Алар Казан шәһәренең 456 нчы номерлы сайлау участогында булдылар. Юрий Адреевич өчен бу көннәр аеруча истәлекле икән: кичә төпчек уллары Казан югары танк училищесында присяга кабул иткән. Әти кеше моны аеруча бер горурлык белән әйтте:
-Бүген икеләтә бәйрәм, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлыйбыз һәм танкистлар көне. Кәефләр бик яхшы. Ә сайлауларга килгәндә, бер генә кеше дә бу мөһим чарадан читтә калырга тиеш түгел дип саныйм. Без бит үзебезнең тормышның сыйфатын яхшырту өчен тавыш бирәбез. Десантчылар берлеге иҗтимагый оешма санала. Барлыгы бөтен республика буенча 3 меңнән артык кеше без. Барыбыз да сайлауларда катнаша, кемдер сайлау участогында эшли дә. Әйтәм бит, мондый мөһим эштә битараф калырга ярамый.
Добавить комментарий