
Җиләкле җәй!
Ниһаять, җиләк чоры җитте! Бакчаларда кып-кызыл, баллы җимешләр тулышып утыра. Каен җиләгенә дә баручылар бар инде. Бик тиздән җир җиләге дә пешәчәк.
22 июня 2024
Балык Бистәсе Олы Елга авылында яшәүче Бәдретдиновлар хуҗалыгында әнә никадәр җиләк үсә. Үзләреннән артканны саталар да.
-Җиләкләрне карарга, җыярга балалар да булыша,- ди хуҗабикә Ләйсән Бәдретдинова. – Язын җиләкләр арасына шулай салам түшибез. Бердән, ул дымны саклый, икенчедән, яңгырлар яугач, җиләкләр чиста кала. Берничә елдан бирле шулай эшлибез, җайлы.
Олы Елгада җиләк үстерүчеләр шактый икән. Авыл юл буенда урнашканга күрә, трассага да чыгып сатучылар бар. Җиләккә сорау бик зур, ди елгалылар.
Дуслар, ә сезнең бакчада җиләк үсәме?
Добавить комментарий