Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Илһам Шакиров нәселен дәвам итүчеләр...

Илһам Шакиров нәселен дәвам итүчеләр...

Хәерле көн, дуслар. Карлы, буранлы яңа эш атнасын башладык. 2024 елның соңгы атналары бара, сизәсезме?

16 декабря 2024

Күптән түгел легендар җырчыбыз Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында булдык. Биредә атаклы нәселнең дәвамчылары белән таныштык.

- Мин Илһам абыйның бертуганы Кыяметдинның олы улы булам, - диде Флүр абый Шакиров. – Гаиләдә өч ир, бер кыз бала үстек. Күп еллар колхозда баш агроном булып эшләдем. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Илһам абый: “Иң тыныч, иң кирәкле һөнәр – ипи үстерүче. Дөрес юлны сайладың, молодец. Артист булмагыз, кирәк түгел”, - дип әйтә торган иде. Илһам абый безгә еш кайтып йөрде, үзебез дә аның янына Казанга бара идек.

– Сезнең гаиләдә күбесе җырлый, диделәр безгә...

– Әйе, Аллаһы Тәгалә барыбызга да андый сәләтне биргән. Энекәш, сеңелкәшләр кайда гына эшләсәләр дә җырлап яшиләр...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: