Җиңү байрагын күреп кал!
Татарстан Республикасы Милли музее 6 май көнне 12.00 сәгатьтә “Байрак – Җиңү символы” исемле традицион акциядә катнашырга чакыра.
03 мая 2024
Музей фондларыннан тантаналы рәвештә ТАССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын чыгаралар. Байракны Почёт каравылы озата барачак.
Чарада Камал театры артистлары Фатих Кәримнең Милли музей фондларыннан булган хатларын да укыячак. (Белгәнебезчә, фронтовик шагыйрь кызларына күпләп хатлар яза. Гаиләсе аларны кадерле ядкарь итеп саклый.) Шулай ук чарада фәнни реконструкция бүлеге җитәкчесе Владислав Хабаров якташыбыз, Брест ныгытмасын саклаучы майор Петр Гаврилов турында лекция укыячак.
«Байрак – Җиңү символы» акциясе кысаларында барлык чараларга керү ирекле.
Добавить комментарий