
Җиңү тәрәзәләрегез нинди?
Иртәгә Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп узачакбыз. Авылларда инде бүгеннән үк бәйрәм чаралары башланды.
08 мая 2024
Әле генә аралашып алдык: Балык Бистәсе, Кайбыч, Апас районнарында яшәүчеләр үз авылларындагы һәйкәл янына барган. Ә иртәгә район үзәкләрендә, башкалабыз Казанда бик зурлап Бөек Җиңү көнен билгеләп узачакбыз.
Традицион рәвештә 1-9 май көннәрендә бөтен ил буенча “Җиңү тәрәзәләре” Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Акциянең максаты: бәйрәм атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга рәхмәт белдерү, мәрхүм ветераннарны искә алу...
Балык Бистәсе Олы Елга авылы халкы да бу акциягә бик теләп кушылган. Дуслар, ә сезнең Җиңү тәрәзәләре нинди?
Добавить комментарий