 
                Җиңүчеләр билгеле!
Ниһаять, “Татарстанның иң яхшы ансамбле” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Утызга якын коллектив арасыннан иң-иңнәре җиңүче дип табылды. (11 500 кеше тавыш бирде).
03 сентября 2024
Димәк, җиңүчеләрнең исемлеге:
-Иң яхшы рус ансамбле – Чистай районы халык рус җыр театры. (Сайтыбызда узган тавыш бирүдә дә иң күп тавышны алар җыйды);
  -Иң яхшы татар ансамбле - Сарман районы Мортыштамак авылының “Чишмә” фольклор ансамбле;
  -Иң яхшы керәшен ансамбле – Кайбыч районы Зур Тәрбит авылының “Тәңкәләр” фольклор ансамбле:
  -Иң яхшы мордва ансамбле – Чирмешән районының “Лемзер” ансамбле (село Старые Кутуши);
  Иң зәвыклы ансамбль – (иң матур ролик җибәрүче) – Кама Тамагы Олы Салтык авылының “Сандугач” ансамбле.
Конкурсыбызда катнашкан барлык ансамбльләргә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Җиңү яуламасагыз да, иң мөһиме – сезне башкалар да күрде. Киләсе елда да мондый конкурсны дәвам итәрбез дигән ният бар. Бергә булыйк, аралашып яшик!
 
        
    
Добавить комментарий